Фотога төшәм дип...
Машиналар юк чакны чамалап, юл уртасына берәм берәм чыгып фотога төштек. Әлбәттә яхшырак кадр тотасы килеп тоткарланырга туры килде.
Сабак...
Бервакыт шулай, фотосессиягә чыктык. Үзебез белән бер шәп журналны да эләктердек. Андагы фотоларны, позаларны кабатлап төшәргә уйладык. Менә бер малай машиналар юлында утыра. Кызык идея. Без дә кабатларга булдык. Машиналар юк чакны чамалап, юл уртасына берәм берәм чыгып фотога төштек. Әлбәттә яхшырак кадр тотасы килеп тоткарланырга туры килде. Төшүченең йә күзе йомыла, йә чәче «оча»... Кыскасы, фотога төшкәндә онытылып китәргә була икән бит. Юл уртасында озаккарак тоткарлангач, күңелгә ниндидер шом йөгерде: «Нишлибез соң?», матур фотолар ясыйбыз дип саклык турында онытканбыз. Ә шунда машиналар килеп чыкса... Тиз генә юл читенә чыктык. Юл белән шаярырга ярамый. Әнә бит нинди матур чәчәкләр, печән өемнәре. Шулар янына ашыктык. Кыскасы, юлда фотога төшмәгез. Куркыныч!
Трендлар артыннан кума
Интернетны ачып укыган идек. Чәчләр үрә торды. Шулай фотога төшкәндә аянычлы хәлләргә очраган кешеләр байтак икән.
Хәзер урбанистик (шәһәр) стиль модада. Интерьерда стеналарны бетон кебек буйыйлар, келәмнәр һәм «асфальт» текстуралы линолеумнарга заказ бирәләр. Фототрендларда мондый фондагы сурәтләр бик популяр.
Мода тенденцияләре еш кына фаҗигаләргә китерә. Мәсәлән, Төркиядә биш егет машина юлында фотога төшәргә булган. Ә йөк машинасы йөртүчесе аларны күрмичә кала һәм туктарга өлгерми. Егетләрнең өчесе генә исән калган.
Селфи урыны түгел
Тимер юлларда да фото төшеп, селфи ясап йөрергә ярамый.
Шуны истә тотарга кирәк: хәтта хәрәкәтсез торган поезд да куркыныч булырга мөмкин. Сез интернетта күргән видеоларны беркайчан да кабатларга тырышмагыз! Әйтик, күптән түгел берничә малай фотога төшү һәм сурәтләрне социаль челтәрдә урнаштыру өчен вагон түбәсенә менгәннәр. Нәтиҗәдә, аларның берсе авыр җәрәхәтләнгән, ул электрлы контакт чыбыгын күрмәгән. Ә бер яшүсмер тимер юллар буйлап тиешсез урында йөргән, машинист сигналлар биргән – тегесе игътибар бирмәгән. Нәкъ соңгы моментта полиция хезмәткәре егетне поезд астына эләгүдән коткарып калырга өлгергән. Малай колакчыннарда музыка кабызган һәм берни дә ишетмәгән булып чыккан.
Ай Кызы.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев