Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Блогер буласың килсә...

Блогер – иң популяр һөнәрләрнең берсе. Һәм иң кызыгы — блогер булу өчен билгеле бер яшькә җитү дә кирәкми.

Блогер... Бүген иң популяр һөнәрләрнең берсе инде ул, әйеме? Һәм иң кызыгы — блогер булу өчен билгеле бер яшькә җитү дә кирәкми. Социаль челтәрдәге аакунтыңны алып барырга онытмау, ягъни даимилек кенә кирәк. Һәм, әлбәттә, контент, ягъни язылучыларның күңеленә хуш килерлек язмалар йә видеолар кую. 

Тема тап

Булачак блогер беренче чиратта тема сайларга тиеш, диләр белгечләр. Ягъни, үзеңнең бөтен тормышыңны төшереп бару әллә ни нәтиҗә бирмәячәк. Ә менә нинди дә булса яраткан шөгылеңне чагылдыру... Җырлаганыңны видеога төшерергә була, мисал өчен. Үзеңдә артистлык осталыгы сизәсең икән, кечкенә генә мәзәкләр сәхнәләштереп карарга була. Яисә уенчыкларың турында сөйләргә. Рецептлар белән кызыксынучылар тәм-том әзерләгән видеоларын язылучылары хөкеменә чыгара. 

Сүз уңаеннан — балалар өчен видеоконтент яхшырак, дигән фикердә икән белгечләр. Ә менә 8-11 сыйныфларда инде кызыклы текстлар да язарга була. Әйтик, мәктәп, уку, имтиханнарга әзерлек турында.

Тырыш

Блог алып бару өчен даимилек кенә түгел, тырышлык та кирәк, дип кисәтә белгечләр. Бүген дә нәрсә дә булса куярга кирәк бит инде, дип иренеп кенә эшләүнең бернинди мәгънәсе юк. Һәм ялыкмас өчен, үзеңә нәрсә кызык — язылучыларыңа да шуны тәкъдим итәргә кирәк. 

Негативтан саклан

Блог алып бару, карайлар, лайклар җыю сиңа бик ошаячак, әлбәттә. Ләкин интернетта негатив та күп, кызганычка каршы. Һәм сиңа иртәме-соңмы тискәре комментарийлар да ишетергә туры киләчәк. Мондый комментарийларның күбесе махсус синең кәефеңне бозу өчен языла, шуңа күрә провокациягә бирешмә. Алар белән бәхәскә керү дә урынсыз, иң яхшысы игътибар итмәк, ягъни «игнор».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев