Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бик сагынсаң әгәр...

Интернат-мәктәпкә ияләшү бер айдан — бер елга сузылырга мөмкин. Аны ничек җиңеләйтергә соң?

Интернат-мәктәптә уку гади мәктәптән аерыла. Монда инде син дәресләрдән соң өеңә кайтып китмисең, көн дә әти-әниең, туганнарың белән күрешеп тормыйсың. Торган бүлмәң ничек кенә яхшы булмасын, ара-тирә өй сагындыра. Белеп тор, бу гадәти хис. Син өйрәнгән мохитеңне алыштырдың, әйләнә-тирәдәге кешеләр дә бүтән. Кемдәдер сагыну хисе бик көчле булырга, ә кемдәдер ул бераз гына сиздерергә мөмкин. Интернатка ияләшү бер айдан — бер елга сузылырга мөмкин. Аны ничек җиңеләйтергә соң?

Өйдәге кебек 
Бүлмәңә өйдәге предметларынңны алып кил. Мәсәлән, яраткан чинаягың, йомшак уенчыгың, постер... Хәзер инде интернет алга киткән заманда туганнар белән аралашу да проблема түгел. Видеоэлемтә аша әти-әниеңә шалтыратып аралаш. Әти-әниең синнән дә ныграк сагынып тора, белеп тор. 

Дуслар
Беренче чиратта, дуслар табарга кирәк. Дус булса, көнең күңеллерәк үтәчәк. Югарырак сыйныф укучылары белән дә танышып куй. Алар укытучылар турында күбрәк белә һәм файдалы киңәшләре белән ярдәм итә алалар. 


Бүлмәдәш
Бүлмәдәшләр белән килешеп яшәү җиңел түгел. Алар без белгән «Универ» геройларына охшамаган булырга да мөмкин. Иң кызыгы, еш кына безгә, чыннан да, бернинди уртак кызыксынулар булмаган бүлмәдәшләр туры килә. Тик... безгә барыбер берничә ел буе — шатлыкта да, кайгыда да аралашып яшәргә туры киләчәк. Шуңа күрә алдан ук төрле кешеләр белән уртак тел табарга өйрән. Һәм интернатта бөтен нәрсәнең дә (шартлы рәвештә әйткәндә, билгеле) уртак булуын онытма. 

Шөгыль 
Синең хоббиең бармы? Аның турында интернатта да онытма. Дәресләрдән соң буш вакытыңны яраткан шөгылеңә багышла. 

Интернатта нинди түгәрәкләр бар? Нинди студияләр эшли? Барысын да алдан өйрәнеп куй. Кыскасы, шөгылең булса, сагынулар да бераз басылып торыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев