Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аждаһа елын ничек каршыларга?

Кытай календаре буенча, Яңа 2024 ел — яшел агач Аждаһа елы.

Кытай календаре буенча, Яңа 2024 ел — яшел агач Аждаһа елы. 

Бу — үсү һәм чәчәк ату символы. Яшел төс яшәешне, үсешне һәм яңарышны тасвирлый, ә агач тотрыклылыкны, көчне һәм ныклыкны гәүдәләндерә. Шулай итеп, яшел Аждаһа елы безгә тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итә. 

Аждаһа, еш кына борынгы белемнәрне һәм хәзинәләрне саклаучы көчле җан иясе буларак, хакимлек, зирәклек символы да булып тора. Димәк, Яңа елда бездән тәвәккәл гамәлләр, акыллы фикерләр көтелә.

Кытайда Аждаһага көмеш һәм алтын ялтыравы бик ошый, дип ышаналар. Шуңа күрә Яңа ел каршылаганда, бу төстәге киемнәр бик тә урынлы булачак. Шулай ук сары яки кызыл төсләр дә — отышлы вариант.

Аждаһа елында туганнарга яшел төсмерләрдән баш тарту яхшырак, дип санала. Зәңгәр төсләрне исә быелгы Аждаһа, гомумән, яратмый. 

Өегезне яшел төсләр белән бизәгез. Өстәлгә аждаһа сыны куегыз яки тәрәзәгә сурәтен ясагыз.

Яшел шәмнәр яндырырга, гирляндалар эләргә дә була. Ләкин моны өлкәннәр белән бергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып эшләргә кирәк.

Бәйрәм өстәле ризык-нигъмәтләрдән сыгылып торырга тиеш. Балык, башка төрле диңгез продуктлары, тәмләткечләр, сарымсак, борыч — Аждаһаның яраткан ризыклары. Суши-роллар белән дә сыйланырга мөмкин. Табынга күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш куела. Әйтик, әфлисун — муллык билгесе, ә помело — гаилә бәхете символы. Аждаһа ит ризыкларын да бик хөрмәт итә. Тәм-том да артык түгел.

Иң мөһиме: Яңа ел теләкләре әйтергә онытмагыз! Теләгегезне, кәгазь битенә язып, мендәр астына куярга мөмкин. Әгәр дә сез үз көчегезгә чын күңелдән ышансагыз, Аждаһа аны үтәячәк, дип санала. 

Яңа ел барыгызга да көтелмәгән шатлыклар, яңадан-яңа җиңүләр алып килсен, дуслар! Барлык борчуларны да үткәндә калдырып, киләчәккә кыю адымнар белән атлагыз. Чөнки зирәк Аждаһа ел буе сезнең белән булачак һәм һәрвакыт ярдәм итеп торачак.

Лариса Шәемова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев