Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Әнигә, дус кызыңа, кыз туганыңа 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?

Егетләр колагына киңәшләр.

Әнигә, дус кызыңа, кыз туганыңа 8 мартка нәрсә бүләк итәргә?

Конфет һәм чәчәк белән генә калмыйча, үзенчәлеклерәк бүләк сайларга телисеңме? Алайса бу исемлек синең өчен.

Әнигә

Массажер

Әнинең сәламәтлеген саклау – мөһим бурыч. Массажер – ял итәр, арыганлыкны бетерер өчен шәп җайланма. Ә ял иткән әни – иң шат әни.

Һава дымландыргыч

Тагын бер файдалы әйбер. Кыш көне фатир һавасы шактый коры була. Бу тән тиресе һәм чәчләрне киптерә. Шулай ук һава дымландыргыч тәмле исләр дә таратып, һаваны хушландыра.

Йомшак плед

Әйбәт плед киң, йомшак  һәм матур булырга тиеш. Кич белән уңайлы креслога утырып шул пледка төренеп, китап уку, чәй эчү, телевизор карау – моннан да рәхәтрәк тагын нәрсә бар?

Эскәтер

Матур йорт җиһазлары яратучы әниләргә бик шәп бүләк. Аннары бүләк эскәтер җәелгән өстәл артында бергәләп чәй эчүе күңелле булачак.

Дус кызыңа

Пижама

Матур төшләр күреп, тыныч йоклар өчен дип теләкләр теләп бүләк итәргә мөмкин.

Электрон китап

Китап укырга яратучылар өчен идеаль бүләк. Алар авыр түгел, сумкага сыя һәм вакытны бөтен җирдә дә файдалы үткәрәгә мөмкинлек бирә.

Прическа ясау приборы

Матур күренергә яраткан кызларга туры килә. Чәчне турылап та, бөдрәләтеп тә була. Юлга алып йөрергә дә үңайлы.

Бизәнү әйберләре салу өчен шкатулка

Бизәнү әйберләре яраткан кызларга штукатулкасыз яшәү килешми. Аксессуарларны тәртиптә тотарга ярдәм итә.

Кыз туганыңа

  • Зонт
  • Тапочка
  • Маникюр наборы
  • Наушник бүләк итәргә мөмкин.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев