Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җәйне ничек онытылмаслык итеп үткәрергә?

Тормышта күңелле мизгелләр бигрәк тә тиз үтә. Бу чордан гадәти көнкүрешкә ничек кабат ияләнергә соң?

«Җәйне ничек онытылмаслык итеп үткәрергә?» дигән сорауга һәр яшүсмер үзенчә җавап кайтарыр иде. Кемдер диңгезгә бару турында хыяллана, сәяхәт итәргә теләүчеләр дә бихисап.

Кем өчендер ял — ул өйдә, артык мәшәкатьләрсез көн үткәрү. Ә кайберәүләр җәйге каникулларын лагерьдан башка күз алдына китерә алмый. Анда инде көндәлек режим, яңа танышулар, төрле чаралар, күңелле уеннар, дискотека...

Кыскасы, вакытны кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәрү урыны инде ул. Тик бар әйбер дә вакытлыча шул. Тормышта күңелле мизгелләр бигрәк тә тиз үтә. Бу чордан гадәти көнкүрешкә ничек кабат ияләнергә соң?

Дисциплина

Һәр сәламәтләндерү һәм ял лагерының үз кагыйдәләре һәм принциплары бар. Анда көннең һәр сәгате, һәр минуты төгәл бүленгән. Йокы сәгатьләре, иртәнге һәм кичке аш, көндәлек зарядка ясау, төрле чараларда актив катнашу, уеннар өчен махсус вакытлар билгеләнгән. Биредә үткәргән өч атна вакыт дәвамында тулысынча режим буенча яшәргә өйрәнергә була. Соңыннан инде бу режимны өйгә кайткач та үтисең. Вакытында йоклыйсың, уянасың, тукланасың, зарядка ясыйсың, спорт белән шөгыльләнәсең. 

Лагерьдан соң беренче адымнар

Күп кенә яшүсмерләр өчен лагерь тормышыннан гадәти режимга кире кайту авыр булырга мөмкин. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу — синең тормышыңдагы яңа ачылмаган китап кебек. Шуңа күрә лагерьдан соң беренче адымнарны дөрес итеп оештыру мөһим. 

Ял ит

Әгәр дә гадәти тормышка ияләнү авыр икән, сиңа берничә көн ял итү файдага булачак. Яраткан китабыңны укып ал, дусларың белән табигатьтә яки саф һавада йөреп кайт, гаиләң белән вакыт үткәр.

Спортка тартыл 

Әгәр дә син лагерьда яңа спорт төрен үзләштергәнсең икән, бу күнекмәләрне ташлама, киресенчә, аны көндәлек режимыңа керт. Тренировкаларны дәвам итү өчен бу спорт төре буенча түгәрәкләргә язылырга була. Онлайн дәресләр хәзер модада. Өйдән чыкмый гына да спорт белән шөгыльләнә аласың. 

Яңа максатлар куй

Лагерь — тормышта булган максатларыңны һәм өстенлекләреңне яхшырак аңларга булыша. Синең кызыксынуларың артырга, булганнары, киресенчә, юкка чыгарга мөмкин. Аларга ирек бирергә кирәк. Ниндидер яңалыкка омтылудан курыкма!

Аралашуны өзмә

Лагерьда бер бүлмәдә яисә палаткада булган дус-иптәшләрең турында да онытма. Алар белән аралашуны дәвам ит. Виртуаль аралашу гына түгел, ә очрашу да оештырырга була бит. Мәсәлән, кунакка чакырып, аны үзең генә белгән кызыклы урыннар белән таныштыр. Бу очракта ул да синең тормышыңа кушылыр. 

Дуслар порталы булдыр 

Дуслар белән көн саен очрашып тору мөмкин түгел, билгеле. Чөнки сез төрлегез төрле шәһәр, район, авыл кешеләре. Тик виртуаль аралашу дигән әйбер дә бар бит әле. Лагерьда булган хәтирәләрне синнән һәм андагы дусларыңнан башка берәү дә белми. Ә ул вакытларны искә төшерү — үзе бер кызык. Шуңа күрә дә социаль челтәрләрдә үз төркемегезне булдырыгыз. Һәм сезнең алга таба да уртак кызыксынуларыгыз барлыкка киләчәк, менә күрерсең!

Гөлинә Гусамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев