Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ялган һәм дөреслек турында мәкальләр

Ялган җиңмәс, дөреслек җиңәр.

Хаклык агачы ташка утыртсаң да үсә.

Бер ялган сүз мең хакыйкатьне боза.

Бер ялган сүзне кайтарып алыр өчен, кырык  дөреслек эшләргә кирәк.

Бер ялган сүз сөйләсәң, тугыз дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.

Дөреслеккә булышыйм дисәң, ялган сүз белән дус булма.

Елан - аяксыз, ялган сүз - тамырсыз.

Мең сүздән бер хак сүз яхшы.

Ялган сүз еланнан яман.

Ялган әйтеп файда тапсаң, соңыннан

зарар табарсың.

Ялган - озын аяклы, гайбәт - озын ко­лаклы.

Ялган сүз гел артка барыр, туры сүз гел алга барыр.

Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.

Ялган сүзнең аягы кыска.

Ялган сүзнең соңы яман.

Ялгыш әйтсәң - кичерелер, ялган әйтсәң - кичерелмәс.

Туры әйткән котылыр, ялганлаган то­тылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

1

6

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев