Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Хыянәт»

Карасак, мәктәп бакчасындагы эскәмиядә икәү утыралар. Сизгәнсездер инде кемнәр икәнен...

Сүзне Фәрит башлады:
— Малай,— диде,— укытучылар ашыйлар микән? — диде.
Фәритнең аны-моны уйламый әйткән бу сүзе икебезне дә уйга калдырды. Чыннан да, укытучылар ашыйлар микән? Озак баш ватканнан соң, ашамыйлардыр, дигән нәтиҗә ясадык. Чөнки безнең өчен — беренче класс укучылары өчен — укытучыбыз Мөршидә апа изге җан иде. Без аңа динчеләр Аллага табынган кебек табына идек. Шуңа күрә ул бүтән кешеләр сыман булмаска, ашамаска һәм, гомумән, адәми зат эшли торган эшләрне эшләмәскә тиеш иде. Ничек инде ул! Авызыңны шапылдатып ипи аша да, шупырдатып чәй эч. Андый эшне эшләсә, Шәмсетдин Гайнелбикәсе эшләр, ә Мөршидә ала... Юк, юк!

— Алайса ничек ачтан...

Ничек ачтан үлми икән, дип әйтергә теләде инде Фәрит, тик теле әйләнмәде. Мөршидә апа турында шулай дияргә кемнең теле әйләнсен. Әллә ниләр булуы ихтимал.

Ихтималын ихтимал да, беләсе килә шул. Ләкин ничек? Әниләрдән сорасаң инде... Һәй, әйтәләрме соң алар. Юк белән башны катырма, дәресеңне укы, диярләр.

Үзебез тикшереп карасак кына инде... Караңгы капкач, Мөршидә апалар өе янына барабыз дә качып кына тәрәзәдән күзәтәбез. Ярамаган эш эшләнсә эшләнә, сорауга җавап табарга кирәк.

Тавыш-фәлән чыгармаска тырышып, рәшәткә башына мендек, тәрәзәгә күз салдык, һәм көтелмәгән хәлдән икебез дә чак кына егылып төшмәдек: безнең Мөршидә апабыз өстәл артында Шәмсетдин Гайнелбикәсе белән кара-каршы утырып мичкә тәгәрәткән бәрәңге ашый иде. Бер генә бөртек тә арттыру юк — мичкә тәгәрәткән бәрәңге. Бәрәңгенең көйгән кабыклары өстәл өстенә чүмәлә хәтле өелгән.

Мөршидә апаның бу кыланышын Фәрит белән төрле яклап тикшердек, әй-яй-яй, диештек. Бераз юашланып китеп, Мөршидә апаны гафу итәргә, акларга азапландык — чыннан да, ашамыйча торып булмыйдыр.

— Ярый инде, ашасын да,— диде Фәрит,— прәннек, печенье булса ярый да. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгене соң... Аны мин дә ашамыйм. Әтидән куркып кына...

— Кәнфит суырса да әле ярарые, әйеме, Фәрит! Көлле бәрәңге... Кит инде, кит...

Мөршидә апабыз беренче тапкыр безгә шулай «хыянәт» итте. Хәзер инде без дәресләрдә, әниләренең җим алып кайтканын көтеп ояларында утырган карга балалары кебек, Мөршидә апаның һәр сүзен авызларны ачып тыңламый башладык, "этлек"кә каршы " этлек "не без дә эшли алабыз, нибуч. Мөршидә апаның «хыянәтен» белмичә алгы партада утыручы Әлфиянең башына чиертеп алырга да курыкмыйбыз, сөйләшеп тә куйгалыйбыз. Мөршидә апа безнең тәртипсезләнгәнне күреп кисәтү ясаса, исебез дә китми, үзең дә әллә кем түгел, янәсе, мичкә тәгәрәткән бәрәңге ашыйсың әле.

Тик ни әйтсәң дә, Мөршидә апа Мөршидә апа шул инде, әкиятләрне шундый итеп сөйләп җибәрә, шундый матур итеп җырлый — бәрәңге турында оныта язган идек... Ә беркөнне... Юк, монысын сөйләмим. Әллә сөйлим микән? Сөйлим әле. Сөйләргә булгач, Сәет абыйдан башлыйк инде. Хәзер ул Сәет абый, ул чакта армиядән яңа кайткан Сәет кенә иде. Безнең дошманыбыз иде ул. Ник дигәндә, юлда шуңа очрасаң, салма ашыйсың киләме, энекәш, дип, баш бармагы белән маңгайда «салма» ясый иде. Аның авыртуларын белсәгез, ашка салган чын салманы да ашаудан бизәр идегез. Аннан соң беләктән «кәҗә мае» чыгара иде Сәет абый. Бала-чаганың ата дошманы инде.
Бервакытны Фәрит белән кайтып киләбез. Төнлә белән кайда нишләп йөргәнбездер инде, хәтерләмим. Карасак, мәктәп бакчасындагы эскәмиядә икәү утыралар. Сизгәнсездер инде кемнәр икәнен...

Ачу чыкты. Безнең Мөршидә апабыз белән Сәет утырсын әле. Ни хакы бар?!

— Таш алып җибәримме Сәет тәрегә,— дигән иде Фәрит, Мөршидә апага эләгер, дип курыктык.

Ул арада Сәет Мөршидә апаны кочаклап алды. Юк, кочаклашканга аптырамыйбыз без, кызлар белән егетләр кочаклашканны күргәнебез бар иде. Монда бит Сәет Мөршидә апаны кочаклый. Менә нәрсә ачуны кабартты. Кочакласын бүтәннәрне, беткәнмени! Әнә Гайнелбикә апа шәп кыз. Йөргән егете дә юк.

Мөршидә апа да инде, бер сүз дәшми, кочаклаттыра. Колак төбенә утыртсын иде Сәетнең, авызы кыйшайсын иде.

— Әйдә сызгырабыз,— диде Фәрит. Бармакларны җайлап авызга каптык. Сызгырабыз дигәндә генә, Мөршидә апабыз Сәетне үбеп алмасынмы. Монда Сәетнең печтеки генә дә гаебе юк. Күреп тордык, Мөршидә апа үзе үпте.
Бу инде бәрәңге ашау гына түгел, аңлыйсыздыр. Мондый «хыянәт» өченме?! Мондый «хыянәт» өчен нинди җәза бардыр, белмим, без башта уйлаган эшебезне эшләдек — әче итеп сызгырдык. Сызгырдык та йөгердек. Бездән соң ни булгандыр. Ә икенче көнне үзәгенә үттек Мөршидә апаның. Такта янына да бастырып карады, әтиләрегезгә әйтәм, дип тә куркытты, без исебезгә дә алмадык. Син шулай — без шулай.

Дәрестән соң алып калды Мөршидә апа.

— Ни булды сезгә! — ди. Дәшмәдек.
— Югыйсә мин үпкәлим. Сез мине рәнҗетәсез. Мин сезнең апагыз,— дигән иде Мөршидә апа, Фәрит әйтеп салды бит:
— Син безнең апа түгел! Син Сәет белән үбешәсең!

Кып-кызыл булып кызарды Мөршидә апа, әле дә күз алдымда. Бер сүз дәшмичә озак торды. Аннан соң гына:

— Барыгыз, кайтыгыз,— диде.

Иртәгесен Фәрит белән икебезне чакырып алды да:

— Гафу итегез, икенче алай эшләмәм,— диде, һәм сүзендә торды. Бүтән без аның Сәет абый белән бергә торганын, үбешкәнен күрмәдек. Шуңа күрә «хыянәтен» дә гафу иттек...

Менә нинди хәлләр була дөньяда. Йә ярый, телемә салынып барасы җиремә соңга кала язганмын. Мөршидә апа белән Сәет абыйларга ашыгам. Өйләнешкәннәренә егерме ел тулган. Котлап чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев