Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Урам балалары

Повестьтан өзек.

1

Тезләрен кочаклап, көчек шикелле бө­гәрләнеп яткан малай дер калтырап уянды. Тышта караңгы төшеп тә өлгергән икән. Бая ике кат свитер киеп, юрганга төренеп яткан иде дә. Суык барыбер үзенекен итте, тәне калтырый, теше тешкә тими.

Караватта ятып түзмәде малай, өйнең икенче ягына чыгып, өстәл янына килде. Ике стакан белән буш шешәдән башка бер­нәрсә дә юк. Ул киштәләрне, тартмаларны ачып карады. Ичмасам, ярма йә бер-ике бәрәңге табылсачы...

Ачыккан, калтырануыннан тынычлана алмаган малай җан ачуы белән:

– Әни тагы эчәргә киткән! - дип кычкы­рып елап җибәрде.

Кала читендәге шушы агач йорттан кеше өзелми. Әнисенең шешәдәш дуслары өчен монда ишек һәрчак шар ачык. Ике ел элек Данилның әтисе үлгән иде. Кеше коткарам дип, күлдә баткан... Әллә кайгысыннан, әллә ялгызлыктан әнисе эчүгә сабышты.

Берзаман әллә нинди ят ирне өйгә алып кайтты да, бергә яши башладылар.

Әтисе дөнья куйганнан бирле Данил тыныч тормышны онытты. Тәмле аш авыз иткәне, җылы өйдә йоклаганы, яхшы кием күргәне булмады. Әйтерсең лә, әтисе үзе белән бөтен котны алып китте. Туганнары да юк бу калада. Әтисе үләр алдыннан Үз-бәкстаннан күчеп кайтканнар иде алар. Бө­тен якын кешеләре шул якта торып калды.

- Болай булмый, - дип, үзалдына сөйләнде Данил. - Ничек тә өйне җылытырга кирәк...

Шул ният белән ул тышка чыкты. Иха­таның теге, бу ягына барып карады. Утын түгел, чыра да юк. Шушы март ае тиз генә үтеп китми дип сукранды ул үзалдына. Җир кардан арынса, көннәр дә аязыр, өйдә дә ул тиклем салкын булмас иде.

Ихатада бернәрсә дә тапмагач, Данил бакчага чыкты.

- Таптым, - дип куанды ул, бакча урта­сында үсеп утырган чыршыны күреп. Тиз генә агачның корыган ботакларын сынды­рып алды да өйгә йөгерде.

Шуннан ылыслы ботакларны ваклап, ипләп кенә мич эченә өйде. Шырпы сызып, ылыска якынайтуы булды - анысы шытырдап янып та китте. И, куанды малай, и, сөенде! Ялкынга учын якынайта биреп, җылынырга утырды. Тик бу шатлыгы озакка бармады. Ылыслар тиз арада көлгә әйләнеп өлгерде, ә ботаклары тырпаеп калды. Ут сүнде...

Кәгазь салырга кирәк булган дип уйлады малай. Өй буйлап кәгазь эзләргә тотынды. Саргаеп беткән гәзит тапты. Өстәл астында тузып яткан чүпрәк-чапракны да мичкә тыкты.

Кәгазь янып китте. Ялкын чүпрәкләргә күчте.

- Сүнмә инде, ут, сүнмә! - Данил, өшеп беткән бармакларын җылытырга маташып, янә ялкынга кулын якынайтты. Учак бер дә дөрләргә ашыкмады. Иске-москы пыскып, өйгә төтен таралды.

Шулчак тышта кемнеңдер йөткергәне, берәүләрнең шаркылдап көлгән тавышы ишетелде. Ишек ачылып китте дә кичке кунакларның йөзе күренде. Бусагада әнисе, үги әтисе һәм тагы ике ир пәйда булды...


 

Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар -аның төзүче буласы килә. Аның зур йортлар салып, үзенең дә туларның берсендә бәхеткә тиенеп яшисе килә. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәхәтли торган сүзләр генә... Күпме дәвам итәр болай? Танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повестенда Данил исемле малай тормыш урамнарында адашып калмасмы?

 

 

Китапны тулысынча укыр өчен безнең редакциядән сатып ала аласыз. Бәясе 110 сум. Телефон: 54-00-27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев