Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тиенгә койрык нигә кирәк?

Тиенгә койрык ул - руль шикелле, очарга ярдәм итә.

Беркөнне Зает бабасы белән урманга чикләвек җыярга барды. Быел чикләвек күп. Гөмбәләр дә күренә. Ара-тирә тукранның тук-тук иткән тавышы ишетелә.

Бер кечкенә капчык чикләвек җыелгач, бабасы белән Зает юан агач төбенә тамак ялгап алыр­га утырды. Ул агачның тамырлары, карт кешенең кулларында бүлтәеп чыккан кан тамырлары кебек, җирдән калкып-калкып чыкканнар.

Менә бабасы термостагы җимешле чәйне кәсәләргә салды, әбиләре пешергән күмәчне сындырып куйды. Шулай тәмләп чәй эчеп утырганда, күзләре тиенгә төште. Тиен, койрыгын җәеп, агач­тан агачка, ботактан ботакка бик җиңел сикереп, чикләвек җыя. Очып кына йөри.

Шунда Зает бабасыннан сорый:

- Бабай, шундый матур, йомшак койрык тиенгә нәрсәгә икән? - ди.

Бабасы дәшми генә тиенгә ымлый, кара, янәсе. Зает бер тын бабасы белән шым гына тиенне күзәтеп утыра. Тиен чикләвек җыя да каядыр ба­рып яшереп килә. Киткәндә, килгәндә, ботактан ботакка очканда, агачтан агачка сикергәндә койры­гы җәелеп китә, хәрәкәтләнә икән. Гүя аңа очарга ярдәм итә, хәрәкәтләрен тигезләп тора күк. Зает, шулай тиеннең ботактан ботакка, агачтан агачка очып йөрүен күзәтеп, бабасына:

-  Бабай, тиеннең койрыгы руль кебек, сикергәч, тигез итеп ботактан ботакка очарга ярдәм итә ши­келле, - ди.

-  Әйе шул, улым Зает. Тиенгә койрык ул - руль шикелле, очарга ярдәм итә. Әле койрыгы аны сал­кыннан да саклый. Тиен йоклаганда койрыгы белән ачык җирләрен каплап йоклый. Койрык аны төрле ерткыч җанварлардан да коткара. Ник дисәң, бо­тактан ботакка сикереп, дошманнарыннан качарга ярдәм итә.

-  Бабай, бүтән биредә чикләвек җыймыйк әле. Бу - тиен чикләвеклеге. Куркытмыйк аны.

Бабасы да килеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев