Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тауда

Малайлар көнозын эшләделәр - ишегалдында кар тавы ясадылар.

Малайлар көнозын эшләделәр - ишегалдында кар тавы ясадылар. Сарай кырыена күп итеп кар өйделәр дә өстенә су сиптеләр. Эшләре беткәч:

- Без килгәнче ката торсын. Төштән соң рәхәтләнеп шуарбыз, - дип, өйлә­ренә ашарга таралыштылар.

Алтынчы фатирда яшәүче Котька Чижиков - бик хәйләкәр малай! Иптәш­ләре эшләгәнне тәрәзәдән генә карап утырды. «Әйдә, тау ясашырга чык!» -дип чакырсалар да, башын гына чайкады: аңа ярамый, янәсе. Малайлар төшке ашка кайтып кына киткәннәр иде, син күр дә мин күр, тимераякларын эләктерде дә «выжт!» тауга.

- Ай-яй! Менә ичмасам тау! Шәп! Хәзер рәхәтләнеп шуам! Тауга менә генә башлаган иде, борыны белән бозга капланды.

- Ай-яй! Бигрәк тайгак икән.

Аягына торып басуы булды, тагын барып төште. Тагын торды, тагын егылды... Менә алмый гына бит.

Инде нишләргә? Әһә-ә, ком сибәргә кирәк.

Кулына фанер кисәге алды да тауга ком ташый башлады. Бераз сибә дә өскә үрмәли. Янә сибә, янә үрмәли. Ниһаять, тауның башына ук менеп җитте. - Менә хәзер шуарга була!

Ләкин кая ул шуу?! Талпынуы булды, корсагы белән комга барып та төште. Ята шулай капланып.

- Ничек шуасың инде бу комда?

Котька үзе сипкән ком өстеннән дүрт аяклап аска төшеп китте. Ул арада малайлар да килеп җиттеләр. Карыйлар - тауга кемдер ком сипкән.

- Тауны кем бозган? Кем ком сипкән? Син күрмәдеңме, Котька?

- Юк, күрмәдем. Аны мин сиптем. Чөнки бик тайды, тауга менеп булмады.

- Эх син, акыллы баш! Нәрсә уйлап тапкан бит! Без никадәр тырыштык, ә ул ком сипкән! Хәзер ничек шуабыз инде?

- Бәлки, кар явар...

- Бәлки, бәлки... Тик кайчан явар соң ул? Безнең менә бүген, хәзер шуасы­быз килә.

- Алай булгач, белмим инде.

- Һе, белмисең?! Ә без беләбез. Кулыңа көрәк ал да ком өстенә кар сал! Котька тимераякларын салып ташлады да эшкә кереште. Малайлар да тик

тормадылар, карга су сиптеләр.

- Менә хәзер, су каткач, шуарга була!

Котькага канатлар үстемени! Ул хәтта тауның бер кырыена баскыч та ясап куйды.

- Бу баскыч минем кебек тагын берәрсе тауга ком сипмәсен өчен, - диде ул.

Николай Носов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев