Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Светофор маҗаралары

...Йөзләгән машинаның пипелдәгәне урманга хәтле ишетелә икән. Нишләргә дә белмәгән велосипедчылар, җәяүлеләр, шоферлар күз алдына килгән аның.

Борын-борын заманда бик зур бер калада яшәгән, ди Светофор малае. Ул ел буе урам чатында сакта торган. Бик күп хәвеф-хәтәрне булдырмый калган. «Ярый әле Светофорыбыз бар», – дип сөенгән шәһәр халкы.

Җәйге каникуллар башланган. Мәктәпләр бушап калган. Малайлар-кызлар авылда, табигать кочагында, әллә нинди күз күрмәгән илләрдә рәхәтләнеп ял итәләр икән. Бик кызыккан Светофор малае. Тыз-быз йөргән машина тавышыннан, шәһәр шау-шуыннан шулкадәр туйган булгандыр инде ул. Озак уйлап тормаган: «Миңа да ял кирәк лә», – дигән дә, беркемгә әйтми-нитми, кинәт кенә сәяхәткә чыгып киткән.

Таң атканда ук юлга чыккан Светофор малае караңгы төшкәч кенә бер урманга барып җиткән. Бик куе карурман икән ул. Шуңа микән, Светофор малаеның өч күзе дә ялт-йолт яна башлаган, ди. Төн кошы ябалак моны күреп алган да барлык җәнлекләр, кошлар, хәтта бөҗәкләр ишетелерлек итеп ухылдап куйган. Дәррәү бөтен табигать сискәнеп уянган. Өч күзле бик явыз җанвар килгән, дип бик куркышкан урман ияләре. Үткер күзле ала карга якынрак килеп караган да бар дөньяга сөрән салган.

– Ииии, курыкмагыз, Светофор икән бит бу. Шәһәр кунагы. Юл хәрәкәтен көйләп-җайлап тора ул. Кышын урманда азык беткәч, шәһәргә барырга туры килгән иде. Шунда күрдем мин аны, – дигән ул.

– Әйе, мин – Светофор малае. Бераз урманда яшим әле, дуслар. Сезгә юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәтермен. Кызыл утым янганда, юл аша чыгарга ярамый. Сары төсем сабыр итәргә куша. Ә яшел сигнал хәрәкәтләнергә рөхсәт бирә.

– Юк, миңа Светофор кирәкми, – дип улаган Бүре, – Светофор кушканча гына йөгерсәм, мин беркайчан да Куянны куып тота алмам. Аучылардан да качып котыла алмам.

– Миңа да кирәк түгел. Бүре арттан куганда, һич тә туктап торырга чамам юк, – дип шыңшыган Куян.

– Безгә дә кирәкми Светофор, – дигән сукыр тычканнар, – без җир астында үзебезгә җайлы юллар салабыз.

Шулай гапләшеп торганда, шәһәр ягыннан әллә нинди куркыныч авазлар, кычкырышлар ишетелгән. Ала карга тиз генә шәһәргә очып барып кайткан да андагы коточкыч хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.

– Каратавыш анда, ыгы-зыгы... Светофорны эзлиләр. Машиналар да, кешеләр дә бер ноктага җыелышкан. Хәрәкәт туктап калган. Светофор, син урманда кирәк түгел. Син кешеләргә бик кирәк, – дигән ул.

Светофор малае шунда гына нинди олы хата ясаганын аңлап алган. Йөзләгән машинаның пипелдәгәне урманга хәтле ишетелә икән. Нишләргә дә белмәгән велосипедчылар, җәяүлеләр, шоферлар күз алдына килгән аның. Ансыз шәһәр урамнарында иминлек тә, тынычлык та юк бит!!! «Ничек тиз генә кайтып җитәргә?» – дип борчылган Светофор малае.

Шулвакыт ала карга кардәшләрен ярдәмгә чакырган. Кошлар очыртып кына Светофор малаен шәһәргә алып кайтып куйганнар.

Светофор җиң сызганып эшкә тотынган. Юл хәрәкәтен көйләгән, ахылдашкан халыкны тынычландырган. Үзенең шулкадәр мөһим эш башкаруына шатланып туя алмаган. Кешеләр аны тагын да хөрмәт итә башлаганнар. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт үтәгәннәр. Светофор да аларны беркайчан да ташлап китмәскә вәгъдә биргән, ди.

 

Лариса Шәемова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев