Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Супермалай

Ул — супермалай.

Ул, теләсә, әллә ниләр эшли, әллә нәрсәләр майтара ала...

Теләсә, кибеткә барып, ипи-сөт алып кайта ала.

Чишмәдән «ә» дигәнче су алып кайта ала. Теләсә.

Утын кисә ала.

Елап яткан энесен юата ала. Әгәр теләсә.

Буш вакытында (ә аның буш вакыты күп!) китаплар укый ала. Урындыкны төзәтә ала. Идәнне себерә-юа ала...

Тагын әллә нәрсәләр, әллә ниләр эшли ала...

Әгәр теләсә... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев