Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сугышчан бурыч

Әгәр дә Нәбир математикадан икеле алып кайтмаса, бу хикәягә Мәгълүмә әби керергә тиеш түгел иде.

Икелегә килгәндә, монысы беренче чиректә Нәбирнең өченче икелесе инде. Нәбир рус теленнән икеле алгач, мәктәпкә аның әтисен чакырттылар, язма эштән икеле алгач — әнисен. Бүген ал арның кайсын чакырганнар­дыр — әлегә билгесез.

Әнә Нәбир кызарып кайтып керде дә, борынын тарта-тарта, сүзсез генә чишенде. Әлмәттән кунакка килгән Мәгълүмә әбисенең ягымлы сүзләренә дә игътибар итми­чә, кухняга узды.

Бераздан Нәбирнең әнисе дә кухняга керде. Улының өреп тутырылган шардай түгәрәк кызыл йөзенә, сизелер-сизелмәс кенә пар чыгып торган йомшак чәчләренә сы­нап карап торды. «Тагын икеле алдыңмы?» — дип сора­ды.

Нәбир раслап баш какты. «Әни, класс җитәкчесе Сә­кинә апа сине чакырды», — диде.

Әни кеше, беркавым ни әйтергә белмичә тынып, ап­тырап торгач:

— Нәрсә җитми сиңа, малай актыгы, нигә укымый­сың?.. Тамагың тук, өс-башың бөтен, китап-дәфтәрләрең Җитәрлек, — дип, гадәттәге битәрләү сүзләрен тезеп кит­те. Шулай ук гадәтенчә: «Әтиең кайтсын әле менә!» — дип кисәтеп куярга да онытмады.

Әнисенең сүзләрен әллә ишетте Нәбир, әллә юк — аннан-моннан әштер-өштер кайнар токмач капкалады да, өс-башын киенеп, агач мылтыгын асып, бәрелә-сугыла ишеккә ташланды. Чыгып барышлый аның: «Әни, мин уйнап керәм әле, дәресләрне аннары әзерләрмен», — ди­гән ваемсыз сүзләре генә ишетелеп калды.

Тышта саргаеп, кызарып килгән өрәңге яфраклары, тәрәзә рамнарына ышыкланып, пышын-пышын үзара нәр­сә турындадыр сөйләштеләр, нигәдер тыелып кына көл­деләр.

Әни кеше Нәбир чыгып киткәч тә әле озак кына улын битәрләп, сукранып йөрде. Ә Мәгълүмә әби сүзсез-нисез баш чайкап утырды.

Кичкырын Нәбирнең әнисе мәктәпкә барып кайтты. Ул ачулы иде. Нәбир уеннан кергәч, алар арасында мон­дый сөйләшү булып алды:

— Нәрсә диде, әни, Сәкинә апа?

—  Улың ялкау, укыса укый ала, укымый гына, диде.

—  Син ни дидең?

—  Нәрсә әйтим, колагын борырмын, дидем.

—  Ә нигә бормыйсың?

—  Атаң кайтсын әле менә... Гомере озын булыр, әнә үзе дә.

—  Тагын нәрсә булды, нигә шаулыйсыз?

Нәбир әтисенең пошмас-ягымлы тавышыннан сизде: давыл аны урап узачак.

—  Ни булсын, әнә малаең тагын икеле алып кайт­кан... Тагын бер икеле алса, ике аягымның берсен атла­мыйм мәктәбенә.

—  Туктале, әнисе, син генә бармыйсың лабаса, узган атнада мин барган идем. Аннары һаман-һаман балага кыч­кырырга да ярамый, ипләп кенә аңлатырга кирәк.

— Аңлат, нигә аңлатмыйсың. Син яклый-яклый шун­дый тыңлаусызга әйләнеп бара инде ул. Әле без өйдә чакта шулай...

Нәбир мондый сөйләшүләргә күнегеп бара иде инде. Шуңа күрә ул әтисе белән әнисе янында озак тукталып торасы итмәде, залга кереп телевизор кабызды.

Бу кичне әтисе белән әнисе Нәбиргә бик озаклап акыл өйрәттеләр. Мәгълүмә әби колагына әледән-әле: «Укы, улым... Дәрес хәзерләмичә барма... Иртәгә без Владивос­токка Камилә апаң туена очабыз... Син монда рәтле генә йөр, кара аны...» — дигән сүзләр ишетелгәләп торды.

Иртәгесен Нәбир мәктәптән кайтканда, Мәгълүмә әби өйдә ялгызы гына иде инде.

—  Киттеләрме, әби?

—  Киттеләр, улым, киттеләр.

— Әби, аш!

—  Әй Алла, онытып та җибәргәнмен синең мәктәптән кайтасыңны. Әйдәле, улым, бергә-бергә пешереп алыйк әле ашны. Син әнә бәрәңге әрчи тор, ә мин, газны кабы­зып, ашка ит юып салыйм.

Нәбир, бу нәрсә була соң әле дигәндәй гаҗәпләнеп, әбисенә текәлде, башын иеп уйланып торды. Аннары, әби­се сузган пычакны алып, бәрәңгеле табак янына килде, теләр-теләмәс кенә әрчи башлады...

—  Тизрәк кыймылда, улым, аш кайный.

—  Ярар сана! — дип кычкырып салды Нәбир, ниһа­ять, түземлеге бетеп, әбисенә тәмам ачуы чыгып.

—  Ашыйсың килмәсә пешермим, сүндерәм газны.

Нәбир Мәгълүмә әбинең дистәләрчә җыерчыклар ка­тып калган тыныч йөзенә күтәрелеп карады, ашыгыбрак әрчергә тотынды.

Ашап-эчкәч, Нәбир, гадәтенчә, кием элгече янына кил­де, агач мылтыгын кулына алды. Бер әбисенә, бер кием­нәренә карый-карый:

—  Әби, мин уйнап керәм әле, дәресләрне аннары хә­зерләрмен, — диде.

   — Миңа димәгәең, ник бер дә хәзерләмисең инде. Ми­нем дәресләрмени алар?!

Гаҗәпләнүдән Нәбирнең авызы ачылып калды. Нәрсә кылана соң бу Мәгълүмә әби. Әтисе белән әнисе бер дә алай итмиләр иде ич.

—  Әби, курткамның бер төймәсе төшкән, тагып бир әле, — диде Нәбир, нишләргә белмичә озак кына ишек төбендә таптанып торгач.

Мәгълүмә әби башта, бәләкәй кулы белән авызын кап­лап, тавышсыз гына көлде. Аннары кинәт кырысланды.

—  Солдатка баргач, кем тагып бирер соң төймәләрең­не?! — диде, тәрәзә яңагында эленеп торган бәләкәй мен­дәрчеккә төртеп күрсәтте, — әнә энә, кәтүк комод тарт­масында, бик матурлап кына үзең тагып куй әле, улым, төймәңне, күрсәт әле егетлегеңне.

Нәбир, мышный-мышный, бармак очларын каната-ка-ната, чирек сәгать чамасы төймә тагу белән шөгыльлән­де. Төймә ныгыгач, җепне теше белән шартлатып өзде дә энәне өстәлгә ташлады.

—  Нәбир, улым, энәне урынына кадап куй! — диде Мәгълүмә әби йомшак кына. — Солдатка баргач, мыл­тыгыңны төрле җиргә ташлап йөрсәң, рәхмәт әйтмәсләр.

Нәбир ачудан энәне мендәргә батырып ук җибәрде. Кызарып-бүртенеп янә кием элгече янына килде. Нәрсә турындадыр уйланып торды. Курткасын киясе итте дә, ни өчендер кимәде. Чөйгә элеп куйды. Китап-дәфтәрлә­рен алып түр якка чыкты, дәрес хәзерләргә утырды.

Иртәгесен Мәгълүмә әби Нәбирне ярты сәгать чамасы алданрак уятты. Чалбары үтүкләнмәгән иде, аны үтүк-ләтте. Ул көнне китапларын да сумкасына үзе тутырды Нәбир, ботинкаларын да үзе чистартты. Хәер, бу хәлләр икенче, өченче, дүртенче көннәрне дә, аннары да шул көйгә дәвам итте. Нәбир өчен эш-мәшәкать белән тулы тынгы­сыз көннәр башланды.

Математикадан тагын бер икеле алып кайткач та орышмады әбисе Нәбирне. Шулай да: «Нигә аны миңа әйтәсең, гадәттә кешеләр бер-берсен яхшы хәбәр белән сөендерәләр, ә син, үзеңнең начарлыгыңны сөйләп, мак­танып торасың», — дип, үзәгенә үтәрлек итеп әйтте.

Класста да болай оялмаган иде Нәбир, әбисе янында колакларына кадәр кызарды. Тавышы да бик мескен, бик зәгыйфь чыкты аның:

—  Әби, Сәкинә апа сине мәктәпкә чакыргание.

—  Нигә чакыргание, улым?

—  Мин икеле алганга.

—  Син икеле алганга нигә мине чакыра икән соң ул?

Нәбир дәшмәде, башын тагын да аскарак иде...

Караңгы төшәр алдыннан яшь укытучы Сәкинә Нә­бирләргә үзе килде. Нәбир, кеше-кара күргәнче, урамга чыгып шылырга маташкан иде дә, Мәгълүмә әби кычкы­рып өлгерде:

—  Улым, кая барасың, әнә синең янга укытучың килгән.

—  Мин синең янга да килдем, әбекәй, — диде укыту­чы кыз, маңгай чәчендәге яңгыр тамчыларын кага-кага. — Нәбирнең әтисе белән әнисе, улларының кайбер дәрес­ләргә битараф икәнен белә торып, еракка китеп барган­нар... Инде бөтен җаваплылык сезгә төнгә.

—  Нишләп миңа төшсен, кызым! Җаваплылык Нә­бирнең үзенә төшә. Зур ич инде ул безнең Нәбир. Аның яшендә бабасы, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, пар­тизаннарга ияреп сугышчан бурычлар үтәп йөрде.

—  Нишләтергә дә белгән юк инде аны, әбекәй, бүген тагын икеле алды.

—  Алмасын, нигә ала? Без кушабызмыни аңа икеле алырга, әллә сез кушасызмы? Ала икән, үзе җавап бир­сен. Мисал өчен әйтик, сугыш вакыты, ди. Нәбир су­гышчан бурыч үтәргә тиеш. Ә ул ялкаулана, мылтыгын чистартмый яисә патроннарын онытып калдыра... Нә­бир аркасында сугышчан бурыч үтәлми. Инде аның өчен кем җавап бирә? Командирмы? Иптәшләреме? Әти-әнисеме?!

Моңарчы борынын еш-еш тартып, ут кебек кызарып тәрәзә артындагы өрәңге яфракларына карап торган Нә­бир, кинәт стенага борылып, мышык-мышык еларга ке­реште.

Укытучы Нәбирне юатырга ымсынган иде дә, Мәгъ­лүмә әби аны бүлдерде:

— Тимә, еласын. Ояла, гарьләнә, елый белгән кеше­дән рәт чыга аннан...

Шушы әңгәмәдән соң ун көн вакыт узды. Әлегә Нә­бирнең икеле алганы ишетелми. Тиздән аның әтисе белән әнисе кайтып җитәр. Алар кайткач, нәрсә булыр тагын?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев