Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Син нинди бәхетле, әнием!

1 гыйнвар - балалар шагыйре Рафис Корбанның туган көне.

Мин бәләкәй чакта рәсем ясарга бик ярата идем. Әле укырга кергәнче үк, дүрт-биш яшьләремдә чакта үземнән бер генә яшькә кече энем белән ярыша-ярыша рәсем ясый торган идек. Хәер, ул ясый белми. Ләкин әни Казаннан алып кайткан төсле карандашларны аның белән дә бүлешергә туры килә иде. Рәсем белән мин мәктәптә укыган чакта да мавыктым. Мәктәптә үткәрелгән төрле конкурсларда җиңүче булып калганым да булды. Бер елны «Ялкын» журналының «Чаткы» конкурсында да җиңеп чыктым бугай әле. Кызганыч, авыл җирендә сәнгать мәктәпләре булмау никадәрле талантларны дөньяга чыгармый калдыра. Миңа да рәссам булып китәргә язмады. Сәнгать училищесына керү өчен, башлангыч сәнгать мәктәбен үтәргә кирәк икән шул. Ә менә шагыйрь булыр өчен, Аллага шөкер, махсус мәктәпләр кирәк түгел...
Шигырьне мин икенче сыйныфта укыган вакытта ук яза башладым. Хәер, ул язмаларым шигырь булудан шактый ерак иде. Ләкин беренче укытучым Фәнзия апа аларны укып: «Бу бит шигырь. Син шагыйрь булачаксың!» — дип, мине үсендереп, иңнәремә канатлар куймаган булса, мин шигырь яза башлаган булыр идем микән?! Минем бу хакта Фәнзия апага беркайчан да әйткәнем юк. Ул моны хәтерли микән?.. Бәлки, хәтерлидер. Соңлап булса да әйтим, рәхмәт аңа! Җөмләләрне гади итеп кенә түгел, ничектер илһамланып, дүрт юлга бүлеп, рифмалаштырып язарга маташуымны күргән ул. Шигырь булудан шактый ерак торсалар да, аларны «шигырь бит бу!» дип, үзе дә ышанган һәм миндә дә ышаныч, өмет чаткылары уята алган изге кеше Фәнзия апа!
Ә шигырь язу сәләте миңа әниемнән күчкәндер. Ул да яшь чагында шигырьләр язган. Аларны бер дәфтәргә җыйнап районда чыга торган гәзиткә дә җибәргән булган. Ләкин болар гәзиттә басарлык булып бетмәгәннәр әле дип, кире кайтарганнар. Әнә шуннан соң язуын ташлаган. Кем белә, әгәр укыса, махсус белем алган булса, бәлки, шагыйрә чыккан булыр иде аннан да. Киңәш бирүче, өйрәтүче кешесе булмаган шул дүрт сыйныф белемле, шигъри күңелле кызга. Әйе шул, шигырь язар өчен дә укырга кирәк икән.
Кайбер ачы телле бәндәләр миңа шигырьне, имеш, әнисе язып бирә, дип сөйлиләр иде. Әйе, миңа шагыйрь җанын әнием биргән. Мин аның дәвамы. Аның күңелендә шигырь булып яралырга насыйп булмаган сүзләр минем йөрәгемдә шигырьләнәләр. Мин әнием алдында рәхмәтле дә, бурычлы да. Әгәр дә әдәбият сөючеләр, Рафис Корбан атлы балалар шагыйре бар дип таныйлар икән, аларны минем әниемә дә рәхмәтле дип саныйм. Менә күр, әнием, күпме кеше сиңа рәхмәт укый! Син нинди бәхетле!
Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев