Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ришат һәм баллы кавын

Бервакыт Ришатның әтисе кавын алып кайтты.

Бик тә зур иде ул кавын, тик ярты ягы яшел, ярты ягы сары иде аның. Ришат әтисе янына йөгереп килде.

—  Әти, әтием, кавын тәмлеме ул? Татлымы? Әтисе:

—  Өлгермәгән әле ул, улым, карават астында синең ту­ган көнеңне көтеп бер атна ятса, өлгерер, телеңне йотарлык баллы булыр.

Бер көн үтте. Ришат карават астына еш карый. Кавын туган көнгә өлгерер микән?

Икенче көн бик озакка сузылды. Кавынны тәмләп ка­рыйсы килү теләге бик көчле иде, алай да түзде Ришат.

Өченче көнне, өйдә беркем дә юк чакта, малай кавынны бераз гына кисеп алды да тәмләп карарга уйлады. Кавын авызда эри иде — өлгерүе җиткән!

Урамга чыккач та, Ришатның күз алдыннан теге тәмле кавын китмәде. Ничек инде тагын кабып карамыйсың! Ул йөгереп өйгә керде. Бу юлы инде кавынның зуррак өлешен кисеп алды. Бераз уйнагач, башына шикле уй килде:

—  Кавынның икенче ягы да өлгерде микән, ашап кара­мый булмас...

Кавынның бу ягы да бик татлы иде.

—  Бигрәк тәмле! Шундый тәмле!

Әти-әнисе кайтканчы, шулай кат-кат тәмләде ул кавын­ны. Ә алар кайтып кергәч, сөенче алды:

—  Әти, кавын өлгергән! Кавын өлгергән, әни!

Әти белән әни бер дә сөенмәделәр. Тик аптырап бер-бер-сенә генә карап куйдылар.

Ришат тиз генә карават астына үрмәләде һәм кечкенә чынаяк зурлыгындагы кавын кисәген тотып чыкты. Әти-әнисе моны күреп шаккатты.

— Ә монысын, улым, тычканнарга дип калдырдыңмы­ни? Мөгаен, туган көнеңә дусларың түгел, тычканнарны чакырасыңдыр?..

Ришат телен йотты, кавын чыннан да бик тә, бик тә тат­лы булган, ахры...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев