Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Профессор Мияугөл

Хәзер миңа математикадан бирелгән эшләрне Мияугөл генә эшли.

Эдик белән мәктәптән кайтып килә идек.

—  Айрат, мин вакыт машинасы уйлап таптым,— дип колагыма пышылдады   ул. Аннары,   тыңлап   тормыйлармы   дигәндәй, як-ягына каранып алды.

—  Хыялый инде син,— дидем мин, ышанасым килмичә.

—  Бәлкем, космик кораб та ясагансыңдыр әле?

—  Ник, ышанмыйсыңмы әллә? Әйдә алайса безгә киттек, мин сиңа аны якын дус итеп кенә күрсәтә алам. Тик бу турыда беркем дә белмәсен, яме. Әгәр берәр галим ул машинаны кулына төшерсә, аны мин уйлап тапканга берәү дә ышанмаячак.

Эдик  физика  белән   математиканы  су  урынына  эчә.   Узган ел ул,   төсле   телевизор   җыеп,   бөтен   мәктәпне   шаккатырды. Хәтта укытучылар да аның белән кул биреп исәнләшәләр. Менә нинди зур кеше ул, минем дустым Эдик!

Өйләренә кайткач, без аның бүлмәсенә уздык. Эдик суыткычка охшаган бер әйбергә төртеп күрсәтте. Мин кычкырып көлә башладым.

—  Ә-ә, шәп суыткыч ясагансың икән!..

—  Син үзең суыткыч,— диде дустым, үпкәләп.— Вакыт ма­шинасы ул. Төгәл эшләми бугай әле ул. Кичә мәчебезне икенче вакытка җибәргән идем, кире кайтара алмадым. Киләчәккә алып барамы ул, үткәнгәме — анысын әйтә алмыйм.

—   Әкият сөйләмәсәнә? Нинди вакыт машинасы булсын ди инде бу!!!

—  Алайса, әйдә, кабинага кереп утыр,— диде Эдик, гарь­ләнеп.— Кара аны, киләчәктә яисә үткәннәрдә калсаң, миңа үпкәләмә. Кабат әйтәм: дөрес эшләми бугай ул.

—  Нигә кермәскә, керәм! — дидем мин, «уйлап табучының» алдаганлыгына һич тә шикләнмичә.

Эдик мине кочаклап алды.

—   Бәлки, без соңгы тапкыр очрашабыздыр. Әти-әниеңә нәр­сә тапшырырга?

—  Юк белән башны катырма,— дидем мин, борынымны җые­рып.— Бу суыткыч белән абзар артына да китеп булмый.

Юкка әтәчләнгәнмен икән! Эдикның сүзе дөрес булып чык­ты. Кабинага кереп утыруга чак кына сизелерлек сызгыру ише­телде. Ярдан ыргытылган таш кебек, ниндидер төпсез упкын­га төшеп киттем. Бүтән берни дә хәтерләмим.

...Кояшлы матур көн иде. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ниндидер бер ял паркында эскәмиядә утырам. Җир өстеннән ике-өч сан­тиметр биеклектә очып йөрүчеләр арасында бер генә карт-ко­ры да күренми — барысы да зифа гәүдәле, яшь, матур кеше­ләр. Бәс, мин утырган эскәмия дә һавада эленеп тора икән! Агачлар пластмассадан ясалган (тотып карадым), ботактан ботакка кунып, чут-чут итеп сайраган кошлар да робот кына булып чыкты.

—  Абый,— дидем мин, янымнан узып баручы бер ир кеше­не туктатып,— мин ничәнче гасырга эләктем икән?

—  Вакытдромда белешергә зиһенең җитмәдемени, энекәш? — диде ул, мине оялтып.— Син утызынчы гасырда, Казан шәһә­рендә.

Аның киеме егерменче гасыр модасыннан әллә ни аерыл­мый иде. Шул ук костюм-чалбар, күлмәк, галстук.

—  Рәхмәт,— дидем мин, чөгендер кебек кызарып,— мон­нан соң һәрвакыт игътибарлы булырмын.

—  Сиңа ничә яшь?

—  Унике.

—  Сәер, бик сәер,— диде танышым, баш чайкап.— Вакытдромда унсигез яше тулмаган балаларга билет бирү тыела бит. Хәер, компьютер да ялгыша күрәсең.

—  Нигә тыела?

—  Моннан илле ел элек бер яшүсмер таш гасырыннан утыз беренче гасырга мамонт алып кайткан иде. Мамонт, бу сәер мо­хитны күреп, вакытдромның астын-өскә китергән. Хәзер бала­ларга вакыт машинасында сәяхәт итү катгый тыела. Ярар, мин бик ашыга идем, бабамның бабасы янына — егерме сигезен­че гасырга барып кайтырга кирәк. Ул — Цефей йолдызлыгы­ның Юлбарыс планетасында безгә охшаш акыллы затлар яшәгәнлеген исбат иткән атаклы галим. Аның легендар сәяхәте турында күбрәк беләсе килә. Ә аягыңдагы кроссовкаңны салып ыргыт, юкса штраф чәпәүләре мөмкин.

—  Нигә?

—   Гафу ит, энекәш, вакытдромга соңга калам,— диде дә танышым бик тиз күздән югалды.

Шулай аптырап утырганда, яныма чәченә ак бантик бәй­ләгән бер кыз килеп утырды. Кыяфәтенә караганда, ул минем яшьтәш булырга тиеш.

—  Син ничәнче класста укыйсың? — дип сорадым мин, юри кызыксынып.

—  Безнең гасырда мәктәпләр юк,— дип җавап бирде ул, минем кроссовкамнан күзләрен ала алмыйча.— Кешелек туп­лаган белемне безнең баш миенә тууга ук яздыралар. Көндә­лек информацияне без шәһәр урамнарына куелган компьютер­лардан беләбез.

—  Алайса, син күп беләсең инде,— дидем мин, аннан көн­ләшеп.

—   Бездә барысы да күп беләләр.

—  Ә син Тукайны беләсеңме?

—  Ул минем иң яраткан шагыйрем.

—  Татармы соң син?

—   Без барыбыз да җирлеләр.

—  Ә нигә син татарча сөйләшәсең?

—  Син бит үзең шушы гүзәл телдә сөйләшергә теләк бел­дердең,— диде кыз, минем ахмаклыгыма шаккатып.

—  Белдерүләр, урамдагы тамгалар нинди телдә языла?

—  Эсперантода билгеле.

—  Нигә бу каеннар пластмассадан ясалган, кошлар да чын түгел?

—   Кешеләр табигатьне саклап кала алмаганга күрә.

—  Мин үзем егерменче гасырдан. Әйт әле, Өченче бөтен­дөнья сугышы...

Шулчак шәһәр өстендә кыр казы кебек каңгылдап очкан зур аккош күренде.

—  Нинди кош бу? — дип сорадым мин, исем китеп.

—   Безнең заман очкычлары ул. Аларны күптән юкка чык­кан кошларга охшатканнар. Бик беләсең килсә, бездә кисло­род махсус фабрикаларда ясала.

—   Күп сорау биргәнемә ачуланмагыз,— дидем мин уңай­сызланып.— Ни өчен сездә кешеләр очып йөри?

—   Элек урамнар бик пычрак булган. Шуңа күрә без хәзер телепатия идарә итә торган микроочкыч башмаклар киеп йөри­без.

Мин бармагым белән кызыл мәрмәр түшәлгән юлны сыпы­рып карадым. Шаккаткыч, бер генә тузан әсәре дә юк. Ул ара­да каршыбыздан ап-ак күсе йөгереп узды.

—  Ә менә егерменче гасыр урамнарында күселәр йөгереп йөрми,— дидем мин мактанып.

—  Ул гап-гади робот, җиргә төшкән чүпне җыеп йөри,— диде кыз, урыныннан торып.— Ярар, миңа китәргә вакыт. Сау бул, егерменче гасыр!

Ул күздән югалгач, аяк астымда урала-урала бер мәче сыр­палана башлады. Әһә, Эдикларның Мияүгөлләре бит бу!

—  Кил монда, кил, пес-пес-пес!

Мәче үрсәләнеп битемне яларга кереште.

—  Мин сине беләм, Айрат. Син Эдикның классташы. Тирә-юньгә күз  салдым — бер генә җан  әсәре дә  күренми.

—  Айрат, дим!

Йа! Моны инде могҗиза дип кенә булмый — мәче кешечә сөйләшә! Хәлемнең начарлануын сизгән Мияугөл ашыга-ашыга сөйләргә кереште:

—  Мин бер шаян малай кулына эләктем. Ул, кызык ясыйм дип, кешелекнең бар белемен минем мигә яздырды. Шуннан соң кеше кебек уйларга, борчылырга, яратырга өйрәндем һәм телә­сә нинди телдә сөйләшә алам.

Мияугөл елый иде.

—  Елама,— дидем мин, аны тынычландырырга тырышып,— егерменче гасырга кайткач, мәчеләр өчен гомуми урта белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары ачарбыз. Миңа да мате­матикадан булышырсың, юкса минем ул фәнгә көч җитми.

—  Их, Айрат, мин бит профессор булуыма шатланып ела­мыйм. Чын мәче буласым килә минем, ишетәсеңме?!

Кинәт таныш сызгыру ишетелде. Күз алларым караңгыла­нып китте, гәүдәм авырайганнан-авырая бара, чытырдатып күз­ләремне йомдым.

Күзләремне ачсам, Эдикның вакыт машинасында утырам икән мин.

—  Айрат, чык тизрәк! — дип кычкырды дустым бар көче­нә.— Чык, дим! Юкса, бу каһәр суккан машина сине палеозой эрасына алып китәчәк.

Мин урынымнан кузгалмакчы булдым — селкенерлек тә хә­лем   юк.   Эдик   якадан   өстерәп   чыгармаса,   эшләр   харап   иде.

—  Уф! — диде дустым, маңгай тирен сыпырып.— Исән-сау кайтуыңа һич ышанып булмый. Их син, күчтәнәч тә алып кайт­магансың, ичмаса.

—  Утызынчы гасырга барып кара, күчтәнәч турында уйлар­лык вакытың булыр микән,— дидем мин, акланырга теләп.— Анда, малай, чәчләр үрә тора. Хәер, бер күчтәнәч бар барын да... Мияугөл професс...

Мәче шундый усал итеп карады, хәтта тәнемнән электр то­гы  узгандай  булды.   Шунлыктан   авызны  йомарга  туры  килде.

—   Күчтәнәч, имеш! — диде үпкәләгән дустым, борынын «лышт» итеп тартып.— Туа туганнан мәче халкын яратмыйм, алып кит, үзеңә булсын!

Хәзер миңа математикадан бирелгән эшләрне Мияугөл генә эшли.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев