Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Поезд

Нәсимнең поезд үткәнен якыннан күрәсе килә.

Үзләре турысыннан үткәндә ерактан тепловоз кычкырт­канын ишеткән саен ул, карарга дип, тәрәзәгә каплана, ләкин, никадәр генә инәлеп карамасын, поезд үзе күрен­ми. Бары тик аның артыннан калган аксыл төтен генә һа­вада бераз эленеп тора да эреп, юкка чыга иде.

Поезд карарга барыйк дип күпме ялынды инде ул әбисенә. Тик әбисе әле аякларым сызлый, әле вакытым юк, әле башым авырта дип, сәяхәтне һаман кичектерә килде, Ә Нәсимнең күрәсе килә шул поездны, бик күрәсе килә...

Әнисенең чыгып киткән көнен бүгенгедәй хәтерли әле Нәсим. Әтисе эштә, әбисе базарга киткән чак иде. Әнисе кайтты да, кызу-кызу әйберләрен җыеп, сары чемоданга тутырды. Аннан соң кәгазьгә нәрсәләрдер язып  Нәсимгә-тоттырды:

—Мә,   улым,   әтиеңә   бирерсең!

Үзе чемоданын алып чыгып китте.

Соңгы вакытта аның әнисе әллә нишләгән иде. Элек ул Нәсимне сөя, уйный, шаяра, көлә торган иде. Аннары озак­лап югалып тора башлады. Кайткач та орынып-бәренеп йөри иде. Аңардан бу көннәрдә әтисенә, әбисенә, хәтта Нәсимгә дә җитәрлек эләгә иде.

Ә әтисе... Һи, Нәсимнең әтисеме? Эштән никадәр арып кайтмасын, Нәсим белән уйнарга, шаярырга вакыт тап­мый калмый. Ниләр генә ясап бирмәде ул аңа! Дус малайларының берсендә дә Нәсимнеке шикелле кызык уен­чыклар юк. Шуның өстенә әтисе әкиятләрне кү-үп белә. Мөгаен, әбисенекеннән дә күбрәктер.

Әтисенең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала Нәсим. Ишектә күренүгә, каршысына йөгереп бара да муенына асылына.  Әтисе, елмаеп,  аны күтәреп  ала  һәм туп чөйгәндәй түшәмгә кадәр ыргыта. Аның көрәк кадәр кулларына килеп төшүдән Нәсим һич кенә дә курыкмый. Чөнки бер дә авырттырмасын белә. Киресенчә, аңа шул­кадәр рәхәт булып китә. Рәхәтлектән ул чырык-чырык көлә башлый, аңа әтисе дә кушыла. Аннан соң көрәшеп тә ала­лар. Кайвакыт Нәсим әтисен җиңә: аның өстенә менеп кунаклагач, шатлыгының чиге булмый:

—  Әби, кара әле, мин җиңдем!—дип, әбисен чакыра. Соңыннан алар әбисе җылыткан ашны бергә утырып ашыйлар. Кайвакыт Нәсимнең ашыйсы килми, бары тик әтисеннән аерылырга теләмәгәнгә генә өстәл янына кунаклый иде.

Ул көн исә башкачарак төгәлләнде. Нәсим, әтисе ишек­тән керүгә:

—  Менә, әти, әнием сиңа бирергә кушты! — дип сөен­че алган иде. Тик, нигәдер әтисе Нәсим көткәнчә куан­мады, киресенчә, аның кәефе китте, чырае караңгыланды. Моны Нәсим дә сизенде, әтисен артык борчымаска тырышты.

Төн җитте. Күптән йокларга вакыт, ә әнисе һаман юк та юк. Икенче, өченче көнне дә кайтмады ул. Әйе, озак күрми торгач әнисен дә сагына башлады Нәсим. Соңгы вакытларда үзен еш ачуланганын да онытып сагына иде. Әнисенең кайдалыгын сорап өйдәгеләрне йөдәтеп бетерде. Ахырда   әбисе:

—  Әниең поездга утырып киткән, улым,— дияргә мәҗ­бүр булды. Менә шул көннән соң Нәсим аңына поезд ба­лаларны әниләреннән аеручы явыз бер нәрсә булып кереп калды. Ничек кенә якыннан күрергә шул поездны?! Аңа әнисе һәрчак поездда йөридер, улын күрер дә, сагынга­нын белеп, төшеп калыр һәм алар бергәләп өйгә кайтыр­лар кебек иде. Кайтсын гына, әнисен бүтән беркайчан да поездга утыртмас ул. Тепловозлардан калган төтен якын­да сыман күренсә дә, Нәсим тимер юл янына бара белми, әбисе  үзен  генә  җибәрми  иде.

Шулай да оныгы көн дә сорап, йөдәтеп бетергәч, әби­се түзмәде, беркөнне Нәсимне тимер юл буена алып китте. Менә нинди икән ул поездлар йөри торган юл! Бер-берсенә юл аркылы агачлар белән беркетелгән рельсларның ераккарак киткән саен аралары якыная икән һәм, ниһаять, тоташ тасма хасил итеп, алар күздән югалалар. Шул рельсларга карап, яр башындагы яшел чирәмдә озак утырдылар алар. Ә яшел поезд, нигәдер, килмәде дә килмәде. Нәсимнең бик көткәнен белми микәнни ул?

Әбиее кайтырга кыстый башлады. Тик Нәсим:

— Әби, әбекәй, тагын әз генә утырыйк инде?! Килә ул, барыбер килә,— дип туп-туры күзенә карагач, ул яшькә томаланып, тыелып калды. Никадәр өмет, ялвару бар иде оныгының сүзләрендә һәм инәлгән карашында!

Нәсимнең сизенүен раслагандай, борылыш артыннан поездның башта кычкыртканы, уфылдавы ишетелде. Ни­һаять, көткән күңелләрне шомландырып та, өметләндереп тә үзе дә килеп чыкты. Менә хәзер поезд туктар, әнисе төшәр һәм алар өчәүләп өйгә кайтып китәрләр сыман иде...

Өметләр тепловоздан калган төтен кебек таралдылар. Поезд туктап тормады, килгән тизлектә ыжгырып узып та китте. Вагон тәгәрмәчләре, «без киттек, без киттек, без киттек» дип бара торгач, бөтенләй күренмәс булдылар. Поезддагылар яр башында утырган Нәсим белән әбисенә күз дә салмадылар диярлек, бары тик чәченә ак бантик таккан, Нәсимнең үзе кебек кечкенә кыз гына аларга ка­рап  кул   болгап  узды...

Кайтканда алар сөйләшмәделәр. Өмете алданудан Нә­симнең күз читләрендә тәгәрәп төшәргә өлгермәгән ике энҗе бөртеге ялтырый иде.

Поезд туктамыйча узды дип кенә сабый күңелендә өмет сүнәме соң? Инде юлны бер белгәч, әбисен борчып тормый, поезд карарга күршедәге иптәш малае Хәким белән бергә йөри башладылар. Хәким аның чын дусты. Яраткан экс­каваторын Нәсим юкка гына бүләк итмәде лә аңа! Бу бү­ләккә Хәкимнең ничек сөенгәнен күргәч үзе дә дустыннан ким шатланмады.

Беркөнне кичкә каршы, алар тимер юл буеннан кайтып килгәндә, Нәсимнәрнең капка төбендә ике кешенең басып торганын күрделәр. Чү! Әтисе белән әнисе түгелме соң? Әнисе икәнлегенә ышану белән Нәсим, дөньясын онытып, шунда йөгерде. Ул әнисен шулкадәр сагынган, шулкадәр сагынган иде ки, зурларның кулларын бутый-бутый нәрсә турындадыр кызып сөйләшүләрен баштарак игътибарга да  алмады.  Якынайгач кына  ярсулы  сөйләшүне  ишетте.

—  Мин — аның анасы!

—  Анасы икәнеңне элегрәк оныткан идеңмени? Бар, әнә үзең илтеп бирергә кушкан балалар йортыннан эзләп ал улыңны.— Әтисенең гадәттәге тыныч тавышы ачулы яңгырый иде.

Әнисе   ярсып   кычкырды:

—   Кайсысына бирдең? Әйт! Суд аны барыбер миндә калдырачак. Бездә ана белән баланы аера торган закон юк!

Ишетсә дә, бу кычкыруның мәгънәсен аңламаган Нә­сим йөгереп килеп җитте дә:

—  Әни! — дип аның иңенә сарылды.— Ә мин беләм: син поезд белән кайттың! — дип мактанды ул.— Нишләп мин сине күрмәдем? Без Хәким белән икебез көн саен поезд карарга йөрдек, сине көттек.

Көтелмәгән бу хәлдән Сәлах та, Суфия да югалып калдылар. Аннан соң Суфия аңына килде һәм улын коча­гына кысып коча, үбә башлады.

Суфия Нәсимне җиргә төшерде һәм ни әйтергә белми сүзсез калды. Бераздан Сәлах улына дәште:

—  Улым, әниең сине бөтенләйгә алып китәргә кайткан, барасыңмы?

Нәсим, сүзнең ни турында барганын аңламаса да, дерт итеп китте һәм кулларын әнисенең күлмәк итәгеннән ыч­кындырды:

—  Кая алып китә? Кая барабыз? Әти, син дә барасың­мы? Әби дә барамы? — Ул, җавап эзләп, әле әтисенә, әле әнисенә карады.

—  Юк, синең үзеңне генә алып китәм, ди әниең... Ишегалдыннан әбисенең тавышы ишетелде:

—  Нәсим, улым, поездны күрдеңме? Кил, әйдә, кары­ның  ачкандыр,  ятимкәем  минем!  Тамак  ялгап  чык.

Нәсим әбисен ишетмәде дә кебек:

—  Әнием, ник алай, ник бергә китмибез? Әбием ялгыз каламы? Ә нигә китәбез? Үзебездә генә торыйк...— Нәсим­нең тавышында аптырау да, ялвару да бар иде.

Суфия яшькә манчылган күзләрен улыннан читкә алыр­га мәҗбүр булды, ләкин җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Бу минутта гүя аңа улы түгел, вөҗданы карап тора иде. Вөҗданыннан качып та, аны алдап та булмый шул.

Ә Нәсим, әнисеннән күзен дә  алмый, җавап көтте.

Шулвакыт ерак чокырдан уфылдый-уфылдый чиратта­гы поезд узып киткәне ишетелде. Аның тавышына зурлар, ихтимал, игътибар да итмәгәндер, бары тик Нәсим генә, үзе дә сизмәстән, әнисенең итәгенә кабат чытырдатып ябышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев