Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әнфисә кемгә елмая?

Әлегә кадәр тыныч кына яшиләр иде безнең йорт ма­лайлары.

Тавыш юк, гауга юк, көнләшү юк. Гомумән, һәркем үз эшендә, һәрни үз урынында, һәркемнең дусты яисә иптәш малае бар. Телисең икән, кызлар белән дус­лаш. Бергә кинога, мәктәпкә бар. Бер партада утыр. Әнә, мисал өчен, озын Мидхәт өченче каттагы җирән Улина белән, ә управдом малае — кечкенә буйлы, ябык чырай­лы, әмма ут ташы кебек чая Габделбәр — елак Нәҗибә белән бер партада утыра.

Тик көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә икенче кат­тагы моңарчы бер ялгыз карчык кына яшәгән зәңгәр бал­конлы квартирага сумаладай кара мыеклы, хәрбиләрчә мәһабәт сынлы запастагы полковник кайтып төште. Кай­тып төште дип, үзе генә булса, бер хәер иде. Ялгызы гы­на түгел шул. Үзе кебек ак йөзле, почык борынлы, якты кара күзле Әнфисәсе белән. Анысы бик җентекләп үтүк­ләнгән кара итәктән, нәфис ак муенын кысып торган зәң­гәр якалы матроскадан.

Менә шул кыз кайтканнан бирле безнең йортта ма­лайлар белән кызлар арасындагы дуслык чәлпәрәмә кил­де. Мидхәт тә иң арттагы партада үзе генә утыра башла­ды. Малайлар кызлар белән генә түгел, хәтта үзара ачы­лып китеп сөйләшми башладылар. Бер дә юктан тавыш, бәхәс чыккалый торды. Полковник кызына әһәмият бир­мәгән бер генә кеше — ул да булса кечкенә Габделбәр иде. Ул һаман да иң алдагы партада үзенең елак Нәҗи­бәсе белән утыра иде.

Әллә ялга гына, әллә бөтенләйгә кайтты инде полков­ник. Малайлар ул кадәресе белән кызыксынмадылар. Ә менә Әнфисә турында күбрәк беләселәре килде.

— Эх, малай, скрипка уйнаганын тыңлап тордым. Вәт уйный...

—  Дөрес булса, менә дигән җырчы, ди ул.

—  Балерина, ди.

—  Ә мин шигырь яза икән, дип ишеттем.

Хәер, Әнфисәнең кем булуыннан бигрәк, малайларны аның елмаюы гаҗәпләндерде. Әллә ничек кенә, бит урта­ларын чокырайтып, зур кызлар төсле серле итеп, матур итеп елмая иде ул. Шуңа күрә малайлар һәрвакыт, нин­ди дә булса кызык ясап, аны елмайтырга тырышалар. Бу турыда бер-берсенә ләм-мим сүз әйтмәсәләр дә, әлеге те­ләк ал арның күз карашларыннан, кыланышларыннан си­зелеп тора.

Тик Әнфисәне елмайтырга тырышып егетлек күрсә­түләр әледән-әле кабатланып торса да, ул көзне полков­ник кызы бер малайга да елмаймады.

Кышын Әнфисә өйдән сирәк чыкты. Чыкса да, кулы­на скрипка тартмасын тотып, таркау, битараф бер кыя­фәт белән каядыр китеп югала торган булды.

Ә ял көннәрендә алар әтисе белән чаңгы шуарга йөри­ләр иде. Өстенә калын йон свитер, башына ал бантлык кигән Әнфисәне шәһәр читендәге Газинур тавында ма­лайлар ул кышны ял саен диярлек очраттылар.

Аннары яз килде. Декабристлар урамындагы өч кат­лы йортта яшәүче малайлар аны үз мәшәкатьләре, үз ыгы-зыгылары белән каршы алдылар. Йорт каршындагы ка­ен ботакларына өр-яңа сыерчык оялары тезелеп китте, урам яктагы өрәңге башлары тигез итеп кыркылды, те­левизор антенналары беркетелгән торбалар аяз күк төсе­нә буялды.

Ә инде шушы йорт яныннан ук шәһәрчекне урталай бүлеп аккан исемсез инештә боз кузгалгач, малайлар да, кызлар да, бүтән язлардагы кебек, баш-башларына чыл­бырлы тимер баганалар утыртылган бәләкәй күпергә җы­ела торган булдылар...

Беркөнне күпергә, болай да ал йөзен тагын да ал су­ландырып торган ал башлыгын киеп, Әнфисә дә төште.

Кайбер малайлар, аны күргәч үк, зур, тоташ болыттан аерылып киткән нәни болыт кисәге шикелле, күпернең икенче башынарак авыштылар һәм, гадәттәгечә, бер-бер-сен уздыра-уздыра ярышырга керештеләр. Аларның, Ән­фисәне елмайтыр өчен, берсеннән-берсе җитезрәк булып күренәсе килде. Әмма Мидхәт барысыннан да уздырды. Ул күпер иңсәсенә дә башкаларга караганда озаграк асы­лынып торды, агып килгән бозларны да колга белән баш­каларга караганда җитезрәк эләктерде.

Тик чибәр Әнфисә, аңа карап елмаю түгел, хәтта ире­нен дә кыймылдатмады. Киресенчә, аның каядыр инеш борылышына текәлгән якты күзләре моңсу иде. Мидхәт башына әллә кечкенә Габделбәрне күпердән инешкә төр­теп төшерим микән дигән уй да килеп китте. Кем белә, бәлки, ул Әнфисәне елмайту бәрабәренә бу уен тормыш­ка да ашырган булыр иде. Ләкин нәкъ шул чакта бата-чума, әйләнә-тулгана йөзгән калын бозлар арасыннан чем-кара йонлы, ак маңгайлы бәләкәй көчек агып килгәне күренде. Кызларның кайсыдыр аһ итте, малайларның кай­сыдыр уңайсыз гына, урынсыз гына көлеп куйды. Чибәр Әнфисәнең йөзе агарды. Аның куе керфекләрендә яшь бөртекләре ялтыравын күргәч, Мидхәт токлы чыбыкка орынгандай сискәнеп китте.

Ул да булмады, малайлар арасыннан берәү атылып чык­ты да, җәһәт кенә күперне әйләнеп, яр буена йөгереп төш­те һәм, үзле кызыл балчыктан тая-тая, су читенә килде.

Көчек кызганыч тавыш белән чиный һәм ишелеп ак­кан бозларга менәргә тырыша. Тик менә алмый: инде алгы аякларын куйды, инде сикерде дигәндә генә, әлеге боз кисәгенә тагын да зуррак икенче бер боз килеп бәре­лә, көчек янә суга егылып төшә, агымга каршы борылып йөзә башлый. Тик кая ул — ак сыртлы салкын соры дулкыннар аны баштанаяк күмеп китә, бер урында бөте­реп тора, бозларга китереп ора.

Су читенә төшкән малай әлеге кечкенә Габделбәр икән. Менә ул инеш буенча тагын да түбәнрәк йөгерде. Агып барган көчек белән тигезләште. Бераз гына уйланып тор­ды да, алдындагы боламыкланган карны сөреп чыгып, тагын алга йөгерде.

Көчек инде тәмам хәлдән тайган иде, ахры: тыпыр­чынмый да, чинамый да, бозларга да менәргә тырыш­мый. Дулкыннар ирегенә бирелгән килеш, бата-калка ага да ага гына.

Күпердәге малайлар икенче караганда, Габделбәр, кы­зарган куллары белән ярсып килгән боз кисәкләрен чит­кә этәрә-этәрә, бил тиңентен суда тора иде инде.

Менә ул, агым бәреп екмасын өчен сәер хәрәкәтләр ясап, инеш уртасыннан ук агып барган эт баласын эләк­тереп алды да ярга ташланды. Ләкин ярга чыгып җит­тем дигәндә генә, әллә таеп китте, әллә яр буенда чәче­леп яткан боз кисәкләренә абынды, кинәт футбол кы­рында туп кочаклап ауган капка сакчысы сыман, эт ба­ласын кочаклап, бөтен гәүдәсе белән су читенә каплан­ды. Аның аякларына бозлар килеп бәрелде, гәүдәсе аша дулкыннар сикереп үтте.

Күпердәге малайлар, дәррәү кубып, инеш буена йө­герделәр. Габделбәр янына беренче булып барып җиткән кеше — Әнфисәнең әтисе — кара мыеклы полковник иде. Ул Габделбәрне тиз генә яр читенә тартып алды да, күз ачып йомганчы юеш киемнәрен салдырып, аңа үзенең озын шинелен бөркәде.

Әнә инде алар дүртәү — кара мыеклы полковник, офи­цер шинеленнән ике күзе генә елтырап барган Габделбәр, тузгыган чәчле Әнфисә, аның кулында йомшак ал баш­лыктан дерелдәп торучы ак маңгае гына күренеп барган көчек — күпергә якынлашып киләләр. Чибәр Әнфисә бер үз кулындагы эт баласына, бер әтисе шинеленнән елты­рап барган күзләргә карап бәхетле елмая.

Әй матур иде дә инде бу елмаюлы йөз. Белмим, ма­лайларның кайсы гына шул зәңгәрсу офицер шинеле эченнән Әнфисәнең нурлы йөзенә карап барырга теләмә­де икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев