Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мактанчык борын мәхәббәте

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Борын.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Борын. Зур да булмаган, кечкенә дә булмаган, матур да, ямьсез дә түгел икән. Таманча гына борын, ди. Ә-ә! Тагын шул: бу Борынның төбеннән кап-кара мыек төртеп тора, ди. Әмма үзе ай-һай мактанчык, ди. Кәпрәергә, һаваланырга, юкка да үзен күккә чөеп җибәрергә ярата, ди.

Шулай бервакыт, урамда борын чөеп йөргәндә, икенче бер Борынга тап булган ул. Анысы кечерәк тә, җыйнаграк та, матуррак та икән. Сипкелле дә, ди, әле. Чып-чын кызлар борыны инде. Менә шул Сипкелле Борын Мыеклы Борынга сер бирмичә, аның яныннан кәттә генә узып киткән. Мыеклы Борынга бу бер дә ошамаган. Ул бераз башын иеп торган да Сипкелле Борын артыннан йөгергән. Куып җиткән дә әйткән:

— Син мине мыскыл иттең, минем кебек күренекле Борынны күрмичә узып киттең, — дигән.
— Син кем соң? — дип сораган Сипкелле Борын.
— Минме? Шуны да белмисеңме әллә? Мин... Мин... Әмма ул сүзен әйтеп бетерә алмаган, кабарынып, сыбызгы кебек сызгыра башлаган.

Сипкелле Борын көлеп җибәргән. Мыеклы Борынны:
— Син бөтенләй дә борынга охшамагансың. Син — тыңкыш сыбызгы! Белдеңме?.. — дип үртәгән.
— Нинди сыбызгы булыйм мин! Менә бит — чып-чын борын... Хәтта мыекларым да бар...
— Ә нигә сызгырасың, алайса? Сыбызгы гына сызгыра бит...

Мыеклы борын ык-мык иткән, әмма ни әйтергә дә белмәгән. Борын астыннан мыгырданып китеп барган. Гомерендә беренче мәртәбә кыенсынган, кызарган ул... Әмма һич кенә дә ачуыннан кызармаган. Ул үлеп гашыйк булган!
Моны Сипкелле Борын да сизгән. Ул Мыеклы Борын янына үзе килгән.

— Син ояла, кызара беләсең икән. Димәк, синең күңелең яхшы... Шуңа да миңа ошадың. Әйдә дус булабыз, — дигән ул яңа танышына.

Мыеклы Борын Сипкелле Борынның бу тәкъдимен шатланып кабул иткән, үз күңелендә туган җылы хисләрне мәңге сакларга сүз биргән.

Әйе шул, мәхәббәт, сөю хисе һәркемнең иң ерак күңел почмагында яшеренеп яткан иң матур сыйфатларны да уята, иң якты хисләрне яңарта, аларны тыйнак, матур, игелекле һәм мәхәббәтле итә. Сипкелле Борын белән Мыеклы Борын дуслыгы хакындагы бу хикәят — шуның ачык дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев