Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Куркак куян (Булган хәл)

Мин елмаеп куйдым, менә сиңа куян бүрек!

Табигатьтә яшәү өчен көрәш барганда, көчсез җанвар, мөмкинлек булса, кешегә сыена. Кешенең аны дошманыннан саклап кала аласын каян белә, ничек сизә диген. Менә шуңа бер мисал.

Уттай янып торган кызгылт көлтә койрыклы, хәйләкәр, җитез төлке кыр куянына ауга чыккан. Куянның арт аяклары көчле һәм озын, ә алгы аяк­лары кыска. Арткы аяклары озынрак булганга, аның арткы аяклары үз гәүдәсеннән дә алга чыга­рылып куела һәм көчле итеп этәрелә. Шуның өчен куян сикерә-сикерә баргандай йөгерә, ал аяклары җиргә тимәгәндәй тоела. Төлке, кыр куянын менә-менә тотам дип, тигез, тиз йөгерә, ә куян очып барган кебек чаба. Колакларын артка салган. Зур күзләре дошманының һәр хәрәкәтен күрә, күзәтә. Кыргый табигатьтә яшәү өчен кискен көрәш бара. Көчләр тигезсез, куян тиз арый, ә төлке түземле, көчле. Ярыш соңгы чигенә җитеп килә кебек. Соңгы мизгел... Төлке, кыр куянын тотам-тотам дип, кыр юлыннан йөгергәндә, җир астыннан чыккан кебек, мин аларга каршы килеп чыктым. Куян, мине күрү белән, шунда ук минем яныма сикереп килеп утыр­ды. Китми янымнан. Сизә ул: кешедә көч икәнен. Чыннан да, төлке миннән куркып, шып туктап калды. Аралар ерак та түгел. Мин бер куянга, бер төлкегә карыйм. Ул, күзләрен миңа сирпеп, арлы-бирле боргаланып торды да көлтә койрыгын болгап ки­теп барды. Мин, карашым белән аны озатып, куян минеке инде хәзер, дип уйлап куйдым. Хәзер җә­һәт кенә колагыннан эләктереп алам үзен, бүреккә тиресе булыр. Тиздән кыш та җитә. Куяныма бо­рылган идем, койрыгын гына күреп калдым. Мин елмаеп куйдым, менә сиңа куян бүрек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев