Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кәрим маҗаралары: Могҗизалы туган көн (Майруза Насырова)

Кәримнең күңеле бүген  искиткеч могҗиза тели. Ә могҗиза кайда?

Бүген Кәримнең туган көне. Әти-әнисе туган көне белән котлап малайга зур лего бүләк итте. Менә шәп бүләк бу! Лего, нәкъ Кәрим теләгәнчә, бик зур. Детальләре  шундый күп, һичшиксез җаның теләгән нәрсәне ясап булачак.  Нәрсә ясарга ? Нәрсә тели ул бүгенге тылсымлы көндә?  Җавап күптән әзер. Кәримнең күңеле бүген  искиткеч могҗиза тели. Ә могҗиза кайда? Иксез-чиксез зәңгәр күктә әлбәттә. Очарга  бик тә ярата  малай.  Барлык хыяллары зәңгәр күккә дәшә аны. Шуңа күрә  бүләк ителгән “Лего”дан тиз генә бер очкыч ясап та алды Кәрим. Хыялын эшкә җигеп, очкычы  белән чиксез күкнең чикләрен тапмакчы булып, күккә күтәрелде. Очкыч аны тыңлый, кая тели — шунда илтә малайны. Бу юлы бик еракка очты Кәрим. Бик еракка. Инде приборлар тактасында  ераклыкны һәм биеклекне күрсәткән саннар бик тә зурайдылар. Мөгаен,  кире борылырга да вакыт җитеп киләдер, югыйсә  кайтыр юл да озак булачак.  Малай очкычын кирегә борырга ниятләп штурвалга үрелде. Тик нәрсә бу?!.. Очкычның каршыннан бик кечкенә генә алтынсыман шар тәгәрәп бара түгелме? Юк ла инде, ни эшләп тәгәрәсен ди! Очып бара бит ул! Әйе, дөрес күрә Кәрим, шар очып бара! Үзенең  кечкенә генә ялтыравык  канатлары да бар. Ул канатлар бик еш җилпенгәнлектән,  малайга чак-чак кына күренеп  кала. Һәм шар чыннан да алтын! Ә канатлары — көмештән бугай. Кая әйди ул Кәримне? Малай очкычны  тиктормас шар артыннан юнәлтте — булгач булсын бер маҗара! 
Очкыч алтын шар артыннан юнәлде. Кай арададыр малайның башы җиңелчә генә әйләнеп алды. Ни булды бу? Кәрим берни аңламыйча як-ягына карады — җитез шар  һаман очкыч алдыннан бара, ә тирә-якта биектән-биек таулар...
Менә алда бик зур бер борынгы замок күренде. Шундук таныды аны Кәрим. Гарри исемле тылсымчы малай турында китабын да укыды, фильмнарын да күп тапкырлар карады ул. Менә гаҗәп! Чиксез хыялы Кәримне  вакыт һәм киңлек аша җилдереп кенә тылсымчылар мәктәбенә —Хогвартска алып килгән түгелме?! Малай  җитез генә приборлар тактасындагы вертолет канатлары сүрәтләнгән кнопкага басты. Хәзер инде очкыч һавада  асылынып тору режимына күчте. Малай  җиргә күз салды.  Әйе шул, әнә, түбәндә Хогвартсның дүртпочмак формасындагы ишегалды. Ә анда бик күп малайлар һәм кызлар — булачак тылсымчылар.  Шулчак  малайларның берсе, гади генә себеркегә атланып, очкычка таба күтәрелде. Менә ул уң кулындагы кечкенә генә таягын селкеп алды. Очкыч алдында торган  алтын шар,  көмеш канатларын кагып, шул малайга омтылды. Икенче мизгелдә шар малай  кулындагы таякның очына кунып канатларын җыйды. Кәрим белән тылсымчы малайның карашлары очрашты. Бу бит Гарри! Гарри Поттер! Малайлар башларын иеп бер-берсен сәламләделәр. Нинди могҗиза! Менә кая алып килгән Кәримне тылсымлы алтын шар — Гарриның җитез снитчы! Әйе, аңлады хәзер Кәрим — бу бит Гарриның җитез снитчы! Билгеле инде, Кәрим аны күпме тырышса да тота алмас иде, чөнки снитчны  бары Гарри гына тота алган. Шуннан бирле ул аңа гына буйсына, аңа гына ярдәм итә. Менә Гарри тылсымлы  таягы белән җиргә күрсәтте. Кәрим аска карады. Мәктәп ишегалдындагы  балалар төркеме кинәт кенә дулкынланып куйды. Һәм менә шаккаткыч могҗиза: балалар тиз-тиз хәрәкәтләнеп  HAPPY BIRTHDAY ! (Туган көнең белән !) сүзләрен ясап бастылар. Кәрим аптырап Гаррига карады: бу нәрсә, янәсе? Каян белдең? Каян белдегез? Гарри ихлас көлеп, тылсымлы таягы белән маңгаена төртеп күрсәтте. Кәрим дә эшне аңлап, маңгаена шапылдатып сукты. Ничек белмәсен ди, тылсымчылар бит алар!.. Кәрим кулларын күкрәгенә кушырып, елмаеп  “Мин бик шат, зур рәхмәт!”— дигән хисләрен белдерде. Күзләрен җирдәге тылсымлы күренештән озак ала алмый торды ул. Алгы тәрәзәгә шаку тавышын ишеткәч кенә каршындагы Гаррины күрде.  Гарри тылсымлы таягын  снитчына тидереп алды. Шул мизгелдә снитчтан нәкъ шундый ук  шар аерылып китеп,  очкычның ишегенә бәрелде.  Кәрим сораулы күзләрен  тагын Гаррига төбәде. “Ач ишегеңне!” – дип ымлады аңа яшь тылсымчы якты елмаеп. Тылсымы уңышлы  килеп чыкканына ул үзе дә чиксез шат иде бугай.  Кәрим ишекне ачуга, снитчның тылсымлы игезәге  кабинага  очып кереп, приборлар тактасында  урын алды. Кәрим кулын күкрәгенә куеп Гаррига ихлас рәхмәтен җиткерде. Гарри тагын аска күрсәтте. Ишегалдындагы укучылар баягыча тезелгән көе саубуллашып кулларын болгыйлар. Гарри да кулын болгады. Кәрим үз чиратында, очкычының  канатларын селкетеп, яңа дуслары белән саубуллашты. Очкычы, Хогвартс өстендә бер зур әйләнеш ясаганнан соң,  кайту ягына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев