Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Күчтәнәч

Рөстәм әле кечкенә булуына карамастан, җәяүләп әбисе янына күрше авылга барырга курыкмый.

Юлда көндез ке­ше өзелеп тормый, авыл кырларында да һәрвакыт эшчеләр очрый.

Менә бүген дә Рөстәм ике авыл арасындагы тузанлы юлдан атлап бара. Кулында төенчек. Төенчегендә әнисенең әбисенә биреп җибәргән күчтәнәчләре: сары җимеш, һинд чәе, күмәч, катык.

Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Ярты юлга җит­кәндә, Рөстәмнең үтереп эчәсе килә башлады. Кулындагы катыклы савытка күзе төшкән саен, сусавы арта бара сы­ман. Өстәвенә, аның сусаганын сизгәндәй, иңбашына күзгә күренмәс шайтан да килеп кунаклый. Озын койрыгын, очлы озынча колакларын селки-селки, йомры күзләрен ялт-йолт китереп, үчекләпме-үчекли:

— И малай! Шундый эсседә җәфа чикмә, ике дә уйлап тормыйча, тәмле катыгыңны эч! Әбиеңә: «Абынып егылдым да катыгым түгелде», — диярсең.

Рөстәм, авыр сулап, бер кулындагы чүлмәккә, бер, маң­гай тирләрен сөртә-сөртә, кояшка карый. «Әллә бераз гына эчеп куясымы соң?..»

Шулчак аны яшькә үзеннән зуррак бер малай куып җит­те. Рөстәм янына килеп җиткәндә, атлый-атлый, шешәсен­нән соңгы йотым суын эчеп куйды. Бу исә Рөстәмне тагын да ымсындырып җибәрде. Әнисе, юлда эчәрсең дип, Рөстәмгә дә су биргән иде, тик ул барып җиткәнче генә түзәрмен әле дип алмады шул аны. Аласы калган икән шул.

Теге малай да, Рөстәмнең эчәсе килүен сизеп:

—  Карале, кулыңда катыклы савыт түгелме соң?! Бу эс­седә нигә азапланасың? Эч тә куй шуны! — дип, теге шай­тан сүзләрен хуплады.

Ниһаять, Рөстәм катыкны эчәргә җыенгандай хәрәкәт ясады. Тик шулчак аның күз алдына ап-ак чәчле, зәңгәр күзле әбисе килеп басты...

Рөстәм, телен ялап, тирән итеп сулады да:

—  Катык тәмлесен тәмле... — диде. — Тик ул әбиемә күчтәнәч бит... Әй, түзәм лә мин!.. Кемгәдер аталган ризык­ка кагылу — гөнаһ.

«Гөнаһ» сүзен ишетүгә, аның иңбашында утырган шай­тан, хәлсезләнеп, җиргә егылып төште. Рөстәмгә исә нинди­дер көч өстәлгәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев