Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Канатлы хыял

Айтуганның ерактагы дәү әниләренә кунакка барганы юк иде әле.

Бүген әнисе ике билет алып кайткан. Иртәгә юлга чыгачаклар.

Бу хәбәрне ишеткәч, сөенеп бетә алмады малай. Ничек инде шатланмыйсың ди? Ике бәхет берьюлы килде ич! Дәү әнисен күрмәгәнгә елдан артты инде. Сагынды Айтуган дәү әнисен. Димәк, иртәгә күрәчәк ул аны. Алар самолетта очачаклар. Самолетка утыру да малайның күптәнге хыялы иде. Район үзәгеннән шәһәргә кечкенә самолет оча очуын.

Икенче көннең җитүен түземсезләнеп көтеп алды Айту­ган. Урыннары да алгы рәттә, очучылар кабинасы янына туры килгәч, тагын да куанды.

Пассажирлар утырып бетүгә, самолет гүләп эшли дә баш­лады. Очып китәргә хәл җыйгандай, бер урында талпынып торды да йөгереп китеп тә барды. Озак та үтмәде, самолет кояш яктысында ялтырап, югарыга биеккә юл алды.

Айтуган тәрәзәдән карады. Мамык болытлар янәшәдә генә йөзә. Аларны узып киткәндә хәтта самолетның канат очы күренми диярлек. Мондый биеклектән җир өстенә караганы юк иде әле аның. Дөрес, Айтуганның, ферма буендагы су ма­нарасына менеп, авылларына карап торганы бар. Әмма само­леттан күзәтеп бару бүтән икән. Бөтен күз күреме җир бер ноктага җыелган төсле. Әнә түбәндә агачлар күренә. Нарат урманы дип уйлады малай. Бигрәк төз күренәләр. Аннан соң тигезлек башланды. Самолет, уңга каерылып бераз очкач, таулы-чокырлы җиргә килеп чыкты.

Кинәт Айтуган үзен һавада асылынып калгандай тойды. Әйтерсең лә самолет упкынга эләкте дә, ыргытылган таш ке­бек, аска томырылды. Менә-менә җиргә килеп бәреләчәк ул. Тик алай булмый калды. Самолет зур гына чокырны узып китте дә яңадан югарыга ыргылды. Очыш тигезләнде. Очу­чыларның берсе ишекне ачып, пассажирларга күз салды. Ба­рысы да йокымсырап утыралар. Бары бер малай гына уяу. Әнә тәрәзәгә капланган да нидер күзәтә.

Айтуган, кабина ишеге ачылуын ишетеп, башын шул якка борды. Карашлар очрашты. Очучы абыйсы елмаеп куйды, кул изәде. Әллә үз янына чакыра инде. Әйе шул! Малай моңа ыша­ныргамы, юкмы дигәндәй, әнисенә ымлады. Әнисе баш как­кач, кыюланып, очучы абыйсы янына атлады. Ике очучы янәшә утырганнар, каршыларында бихисап приборлар.

Очучыларның берсе Айтуганны күтәреп алды да алдына утыртты. Икенчесе шлемын салып малайга кидертте.

— Менә чын очучыга охшап калдың хәзер,— дип елмай­ды үзе.

Кабинадан җир өстен күзәтү бөтенләй башка икән. Би­редән бөтен җир, бөтен күк синең алдыңда кебек. Малай та­гын аска карады. Юллар бигрәк кызык күренә икән. Үзләре тар, үзләре озын, очсыз-кырыйсыз.

«Көтүче чыбыркысы сыман»,— дип уйлады Айтуган. Бу хакта очучы абыйга да әйтте. Ә ул тәрәзәдән аска карап бар­ганнан соң:

— Чыннан да шулай икән бит...— дип куйды. Айтуган яңадан тәрәзәгә текәлде. Самолетның канаты астында киң болыт күренде.

— Карагыз әле, нинди матур. Болынның елгага сыенган җире уймакланып тора, Ярты ай диярсең.

Малай, очучы абыйсының шушы күренешне күрми калу­ыннан курыккандай, аска ымлады:

— Бу авылга карагыз әле! Тармакланып үскән агачмыни! Очучы абый, малайның сүзләреннән гаҗәпләнеп, янә аска карады. Самолет кечкенә авыл өстеннән оча иде. Авыл чын­нан да агачны хәтерләтә. Озын урамы — аның кәүсәсе, ә як-якка тезелгән йортлар — ботаклары.

— Исемең ничек синең? — дип сорады очучы абый, бу күренешне күзәтеп барганнан соң.

— Айтуган.

— Ә мин Рахман абыең булам.

Самолет шәһәр өстеннән оча башлагач, Айтуган әнисе янына чыгып утырды. Самолет түбәнәя башлады. Тәгәрмәчләр җиргә тиеп-тиеп алды, бераз йөгереп баргач, тукталып ук калды.

Аэродромдагы самолетларның күплегенә хәйран калып басып торды Айтуган. Ниндиләре генә юк! Күбесе — зурлар.

Шулчак кемдер малайның иңенә кулын салды. Күтәрелеп караса, каршында Рахман абыйсы басып тора.

— Айтуган, мә ал, истәлегем булсын,— очучы абыйсы күкрәк кесәсеннән ручка тартып чыгарды. Гади генә ручка түгел иде ул, самолет сурәте төшерелгән.— Ул сиңа гел уңыш­лар китерсен...

Аннары җитди генә:

— Моннан соң мин дә урманга урман, авылга авыл итеп кенә карамам инде...— дип өстәде.

Рахман абыйсы белән саубуллашып азрак киткәч, Айту­ган әнисенә:

— Мин үскәч, очучы булам! — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев