Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Югалган блокнот

“Блокнотны урладылар. Тәнкыйть яратмаучылар эше бу!”

Сыйныфташларының  кыланмышына исе китә Рәдифнең. Атна саен була торган  җыелышта  бер-берсен макташып туя алмыйлар. Рәмзия апалары да гел хуплап тора тагын үзләрен. Янәсе, Әнәс алты көн рәттән “бишле” алган, Гөлгенә авырып ятучы дустының хәлен белешергә йөргән, дәресләрен хәзерләшкән, Язилә район буенча үткәрелгән чаңгы ярышында беренче урынны алып кайткан, Самат көн саен күрше әбинең капка төбен көрәп йөри... Рәдифнең исемен ник берсе телгә алсын, үләрсең ачудан!  

Бер җыелышта түзмәде малай, урыныннан сикереп торып әйтте:

 – Апа, кешене гел мактап торырга ярамый, кимчелекләрен таный белми башлый ул аннары!– диде.

Бу “акыллы” сүзләрне кемнәндер ишеткәне бар иде. Менә бит, ярап куйды! Бар да тын калды, Рәмзия апасы да аңа озак кына карап торды.

 – Нәрсәдер әйтергә телисеңме, акыллым?

 – Телим! Чаңгы ярышыннан кайткач, Язилә ике көн дәресен хәзерләми килде! Самат бәйрәм концертында җырларга тиеш иде, тавышым юк дигән булып, кайтып китте. Үзегез дә беләсез ич!

Рәмзия апа күңелсез генә:

 – Әйе шул... – дип әйтеп куйды.

Шул көннән соң Рәдиф тагын да дәртләнеп китте. Иптәшләренең кечкенә генә булса да кимчелекләрен күрсә, барысын да “хәтер чүлмәге”нә сала барды. Хәзер инде җыелыш башлангач, “бу тагын нәрсә әйтер икән” дигән шикелле, аңа карап тора башладылар.

 – Кичә Миләүшә китапсыз килгән иде, партадашына гел комачаулап утырды! Сәлим коридорда чабып йөргәндә директор абыйга килеп бәрелде! Гөлгенә икенче аяк киемен алырга оныткан, көне буе  оекбашчан йөрде!

Күргән-белгәнен Рәдиф башында гына тотып бетерә алмый иде инде, куен кесәсендә блокнот йөртә башлады. Җыелыш алдыннан шул блокнотын өстәлгә чыгарып сала, үзенә сүз биргәч, башын югары чөеп, салмак кына  торып баса. Һәммәсе тып-тын кала. Әй, рәхәт була инде шул чакта!

Тик бер көнне, ни гаҗәп, шул блокнотын таба алмый азапланды малай. Әле кесәләренә тыгыла, әле букчасын актара башлый. Юк кына бит!

 – Теге “кара дәфтәр”ен җуйган бу! – дип авыз ерды Самат. Аңа башкалар кушылды, көлешә үк башладылар.

 – Никадәр хезмәтең әрәм булды, малай! – дип  төрттерде Язилә.

“Җыелышта көлешеп утыруларын язып куярга иде...” – дип уйлады Рәдиф, кабалана-кабалана янәдән кесәләрен капшый башлады.

Икенче көнне аның өстәлендә өр-яңа блокнот пәйда булды. Беренче битендә үк аңа мондый сүзләр язылган иде: “Блокнотны урладылар. Тәнкыйть яратмаучылар эше бу!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев