Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 9

Боз китә, урра, каникул! Язның иң күңелле мизгелләре кайчанмы? Боз киткән вакыттыр ул.

Боз озак акмый, ике-өч көн эчендә сыза да бетә.

Ул көнне соңгы ике дәрес укылмый. Ашытның аргы ягындагы Кече Битаманнарны озату өчен мәктәпкә 3-4 җигүле ат килә, һәр нәни балага бер зур бала беркетелә. Укытучылар инструктаж үткәрә:  “Балалар, Ашытны сакланып кына кичегез. Кече Битаман астына көймә куелган, страховкага өстә трос бар. Көймә әзер, әле басма да китәргә өлгермәгән. Тиздән басма китәчәк, ашыгыгыз! Мәктәп артындагы буаны да алуы мөмкин...”

Шуннан соң язгы каникул башлана. Ул кичне без боз акканын карарга төшәбез. Узган елгы иске үләнне яндырудан, аның исеннән ләззәт алып, әкрен генә елга өстен күзәтәбез. Ә зур бозлар бер-берсенә бәрелеп Ашыт өстеннән шаулап ага да ага...

 

Китапханә – серле мәгарә

Быел әни китапханәдә дә эшли башлады. Вакытлыча гына. Диләрә апа декретка чыкты чөнки. Миңа бәхет елмайды. Китап укырга яратам мин. Урамда эшләп, арып өйгә кергәч, кулыңа әдәби китап алсаң, барлык арулар онытыла. Әллә нинди кызыклы маҗараларга юлыгып бетәсең. Даниэл Дефоның “Робинзон Крузо”сын укып бетерүгә, Обручевның “Плутон иле” исемле китабына тотындым.

Җәй көне китапханәдә эш күп була икән. Килгән газета-журналларның һәрберсен тәртипләп өеп барырга кирәк. Ә мәктәп, ай-яй, алып та карый почтаны! Бер көндә 8-10 гәзит-журнал почта ящигына төшкән була.

Бик күп яңа китаплар кайтты. Аларны төргән каты кәгазьләрне дәреслекләр тышларга дип җыеп куйдык. Яңа китапларның 1нче һәм 17нче битләренә печать сугып, номер язып чыгасы бар. Ай буе китапханәдә мәш килеп яттык шулай. Шушы чорда рәхәтләнеп, теләсә кайсы киштәдән үзем сайлап алып, татар язучыларының бик күп китапларын укып чыктым: Гариф Гобәйнең “Без үскәндә”, “Ләйсән яңгыр” повестьлары, Ләбибә Ихсанованың “Тынгысызлар”, “Саралан малайлары”, Адлер Тимергалинның фантастик хикәяләре, “Таш алиһә”се. Русчадан тәрҗемәләрдән: “Бәләкәй Денис маҗаралары”, “Белмәмешнең айга сәяхәте”, “Карандаш һәм Остакул маҗаралары”...

Бу китапларны кулга алуга тән буйлап рәхәт, йөгерек дулкын уза, тының кысылып куя. Бөтен җаның-тәнең белән китап эчендә йөзәсең.

Китапханә ачкычы үз кулыбызда. Китапханә – серле мәгарә кебек. Хәзинәләр арасына чумгандай буласың. Китапханә, иске китаплар исе – үзенә бертөрле ләззәтле,  әйтеп-аңлатып булмаслык тәмле ис.                               

 

Үрдәкләр

Майда егерме баш үрдәк алып кайттык. Баштарак, өйдә чакларында бик туйдырып бетерделәр. Кухняга, мич кырыена бала караваты куеп, шунда җибәргән идек үзләрен. Әй, төнлә бакылдаша башлыйлар. Анысы-анысы, исләренә чыдап була торган түгел. Үзләре матур, сөйкемле тагын, шакшылар... Башларын кыегайтып, бер күз белән генә өскә, безгә карап торулары кызык.

Көннәр җылынгач, лапаска күчердек. Монда хәйран матурайдылар. Ә инде мунчада, озын ләгәндә су коендырып, коры сөлге белән сөртеп алгач, бигрәк тә кыяфәт кереп китте үрдәкләребезгә. Июнь башында аскы урамдагы сулыкка куып алып төштек үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев