Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Имтиханда

Менә шундый маҗаралар белән беренче имтиханны тапшырып чыктым.

Безнең мәктәп, район мәктәпләре арасында, алдынгылардан санала диләр. Ата-аналар җыелышыннан кайткан саен әнием дә сөйли бу турыда. Улыбыз бик яхшы мәктәптә укый дип телефоннан дусларына, танышларына да мактанырга ярата. Мәктәпнең күрсәткечләре яхшы икән. Нинди күрсәткечләр турында сүз бара, шуны беләсем килеп, әнигә сорау биргән идем, ул болайрак аңлатты: 

— Мәктәп яңа, җылы, чиста. Көчле, тырыш укытучылар эшли. Мәктәп белем бирү буенча да алдынгылардан санала, — диде.

Башка мәктәпләрдә өлгермәүчеләр күп, имеш. Ә безнең мәктәп ел ахырында гел 100% өлгереш биреп килә икән. Менә шундый мәктәптә белем алам мин, горурланырлыгым да бар. Быел җиденче сыйныфны тәмамлыйм. Кем уйлап чыгаргандыр, ел ахырында, ике фәннән телдән имтихан тапшырасыбыз бар. Имтиханда укучыларны түгел, укытучыларның укыту сыйфатын тикшерәләр дип күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Аларны тикшерәләр, ә бит билге безгә куела, укытучыга түгел. Менә бит нинди гаделсезлек. Безнең сыйныф геометрия һәм биологиядән телдән имтихан тапшырырга тиеш. Әле язма эшләр дә булачак. Алары рус теле белән алгебрадан. 

Беренче имтихан геометриядән. Имтиханда егерме биш билет булачак икән. Һәр билетта икешәр сорау һәм бер мәсьәлә. Быел күрсәткечләрем белән мактана алмыйм шул. Ни өченме? Укучылар артык күп булганлыктан быел икенче сменада укыдык. Дәресләр төштән соң гына башлана. Өйгә арып-талып, кичке алтыдан соң гына кайтып керәм. Кичтән дәрес хәзерләмим. Әти белән әни дәресеңә утыр дип йөдәтә башласалар, баш эшләми, ял кирәк дим. Бу чынлап та шулай. Бөтен эш өелеп икенче көнгә кала. Иртәнге йокының нинди тәмле икәнен сөйләп торасы да юк. Әти белән әни иртә таңнан эшкә китә. Энемне бакчага илтәләр, ә мин рәхәтләнеп йоклыйм. Алар китеп озак та үтми, телефон шалтырый. 

— Уяндыңмы, улым? — дигән сорау әнидән килеп ирешә. 
— Уяндым, — дип алдашам, күземне ачмый гына.
— Ашарга өстәлгә куеп калдырдым. Аша, эч тә дәресеңә утыр, — ди әни. 

Көн дә шулай кабатлана. Әле атнаның ике көнендә музыка мәктәбенә дә барасы була. Урысча итеп әйткәндә, «белка в колесе» минем тормыш. Йә, әйтегез, нинди күрсәткечләр көтәсез миннән?!

Менә имтихан тапшырасы көн килеп җитте. Үземә калса, имтиханга тырышып әзерләндем. Бик дулкынланып класска кердем. Минем белән тагын биш укучыны керттеләр. Такта янына куелган өстәлләр артында өч укытучы утыра. Алар безнең мәктәпнең математика укытучылары. Минем уйлавымча, безнең белемне түгел, Роза апаның укыту сыйфатын тикшерергә кергәннәр. Менә Роза апа мине өстәле янына чакырды.

— Билет ал, Идрисов, — диде ул, елмаеп.
Эх, апаның шул елмаюы харап итте мине! Батыраеп киткәндәй булдым. Белем җитмәсә, хәйлә бар дигәндәй: 
— Карыйбыз инде, ничек укыттыгыз икән безне? — дип ычкындырганны сизми дә калдым.

Апа йөзенә, сытып булса да, елмаю чыгарырга тырышты. Ләкин сер бирмәде:
— Минем йөзгә кызыллык китермәү өчен ничек тырышканыңны күрәм инде бүген, — диде. 
Менә шундый маҗаралар белән беренче имтиханны тапшырып чыктым. 
Нинди билгегә, ничек итеп — аларын сөйләп тормыйм инде. Вакытым тар, икенче имтиханга ныклап әзерләнәсем бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев