Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җиңүче (Айгиз Баймөхәммәтов)

Язучы Айгиз Баймөхәммәтовтан кызыклы хәлләр.

Җиңүче

Беркөнне апамның улы медаль алып кайтты! Мәктәптә йөзү буенча ярышта икенче урынны алган икән. Күрсәгезче, әнисенең никадәр шат­ланганын!

— Әнә, минем улым җиңүче булган! — дип кер­гәненә дә, чыкканына да сөйли ул, горурланып. — Кемнең малае иң җитезе — Айгөл апаңныкы.

Мактау сүзләрен ишеткәч, туганымның кәефе тагын күтәрелеп китте. Бездә ихлас шатландык, малайның аркасыннан шапылдатып сөеп тә ал­дык. Улының мондый уңышына әнисе юмартла­нып китте. Шул ук көнне кибеткә барып, малайга спорт киеме сатып алдылар.

Берничә көн үткәч, туганымның ничек җиңүе турында үзем сораштым.

— Мәктәптәге ярышта өч кеше ярышырга бул­ды, — дип башлады ул сүзен. — Тик ярыш алдын­нан гына берсе таеп егылып, аягын имгәтте. Йөз­гәндә теге малай финишка миннән күпкә алдарак килеп җитте. Аңа — беренче, ә миңа икенче урын­ны бирделәр.

Сорау

Студентлар белән очрашу бара. Мине сәхнәгә чакырып өстәл артына утырттылар. Тәүдә уйлаганнарымны сөйләп бирдем. Гадәттә, китап язу тарихы, аңа бәйле хәл-вакыйгалар белән уртак­лашасың.

—  Ә хәзер сорауларыгызны бирә аласыз? — дидем студентларга.

Иң арткы рәттә утырган егет кулын күтәрде.

—  Абый, суыгызны эчсәң буламы?

Барсы да пырх итеп көләргә тотынды. Тамагы кипкәндер, күрәсең. Егетне гаепләп булмый, со­рау бирде бит.


ВконтактеОдноклассникиТелеграм - «Көмеш кыңгырау»ның яңалыклары әлеге социаль челтәрләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев