Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ялгыш булды

Белмим, балачакта ялгышмаган кеше бармы икән ул? Минем уйлавымча, юктыр, булса да, бик сирәктер.

Декабрь ае бик салкын килде. Мәктәптә дә бик җылы түгел. Бүлмәләрдә аяк туңып утыргач, киез итектән йөрергә рөхсәт иттеләр. Җылы вакытта алмаш аяк киеме белән йөри идек. Менә бүген дә шундый салкын көн. Гадәттәгечә озын тәнәфестә мәктәп ашханәсенә ашарга төштек. Анда безгә карабодай боткасы бирделәр. Ипи кисәге белән компот та бар иде. Ленарның акчасы булган. Ул буфеттан берничә прәннек алып килде. Күрүгә, минем дә прәннек ашыйсы килеп китте. Ләкин Ленар бирергә теләмәде. Ашыга-ашыга прәннекләрен бер-бер артлы каптыр-коптыр йота торды. Ашап бетергәч, кикереп тә куйды әле. Булмады, прәннектән авыз итеп булмады. Минем бу хәлгә ачу чыкты. Сараннан үч аласы килү теләген безнең малайлар арасында «крутой» саналган Илдарга әйттем. 

— Ярар, без моның күрмәгәнен күрсәтәбез, Илшат дус, — диде ул.
— Ничек итеп? — дип кызыксындым.
— Җае чыгар әле, — диде ул исе китми генә.

Дәрестә тыныч кына утырдык. Тәнәфескә кыңгырау шалтырау белән Ленарны малайлар бәдрәфенә чакырдык. Карышып маташмады — керде. Без Илдар белән икәү булгач — батырлар.

— Миннән сезгә нәрсә кирәк? — дип кызыксынды Ленар.
— Итегеңне сал, — дип боерды аңа Илдар.
Ленар карышмады — салды. Кранны ачтык та, тегенең итегенә су тутырдык. 
— Мә, ки, — дидем мин Ленарга.
Ленар елар дип уйлаган идем, ялгышканмын. Итекнең суын түкте дә, берни булмагандай, киеп тә куйды.

Класска кергәч башланды хәлләр. Саран булуы гына җитмәгән, эләкче дә икән. Дәрес башланмаган иде әле. Укытучы янына килде дә:

— Апа, минем аяк туңа, өйгә кайтырга ярыймы? — дип сорады.
— Ничек инде, итектән бит син? — диде апа, аптырап. —Авырмыйсыңдыр бит?
— Авырмасам да туңа, чөнки итегем юеш, — диде ул ниһаять серне ачып.
— Кайда юешләнде итегең? — дип төпченә үк башлады апа.

Шулчак дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. 
— Ленарның итеге турында сөйләшүне дәвам итәбез, — диде апа. Соравын тагын кабатлады.
— Итегемә Илшат краннан су салды, — диде Ленар, гаепле кешедәй, башын иеп. 
Илдар турында ләм-мим, чөнки конфликтта ул мине гаепли. 

— Илшат андый эшкә бармас, булмаганны, — диде апа, мине яклап, һәм миңа карап — Синең сүзне көтәбез, Илшат, — диде. 
— Булды шул, апа, ялгышлык белән булды, — дидем мин.

Шул минутта җир ярылса, шунда төшеп китә идем.
— Итекләрегезне алышып киегез, — диде апа, усал итеп.
Без апаны тыңлап, итекләрне алыштык.
— Бар, Илшат, өеңә кайт, әти-әниеңә үзең сөйләп бир, — диде ул.

Мин бит аңлыйм — гаепнең зуррак өлеше Илдарда. Ә шулай да ул җәзасыз калачак. Шуларны уйлап : 
— Без бу шуклыкны Илдар белән эшләдек, аның идеясе булды, —дидем үземне яклап.
Авыр минутларда һәрчак әбинең сүзләре, киңәшләре искә төшә: «Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың», — дия иде ул. Кем булам инде мин хәзер?!

— Илдар төкерде — борыным кызды дисең инде. Башыңны эшләтергә кирәк! —дип, тагын да ныграк ачуланды апа. — Гаеп үзеңдә. Ә менә Илдарның әти-әнисе белән үзем сөйләшермен, — дигәч, эчкә җылы керде. 

Без мәктәпкә якын гына торабыз, ә шулай да, кайтканда, аягым туңды. Әллә туңган сыман булды гына инде. Никтер башны да күтәреп булмый, кувалда белән бәрәләрмени. Урталай ярыла дип торам. Менә әти белән әни эштән кайтты. Мин аларга баштан узганнарны түкми-чәчми сөйләп бирдем. Этлек эшләргә Илдар этәрде дип ышандырырга тырыштым. Алар мине гаепләде. Кыскасы, утлы табада биеттеләр, кызганырга уйламадылар да. Баш авырта дисәм дә, авыруыңа үзең гаепле диде алар бертавыштан.

Бәлки чынлап та шулайдыр? Шулаен шулай да, аларда кызгану хисе булырга тиештер бит. Мин бит аларның бердәнбер уллары. Ялгыш булды дисәм дә, мине аңлыйсылары килмәде. Белмим, балачакта ялгышмаган кеше бармы икән ул? Минем уйлавымча, юктыр, булса да, бик сирәктер. Шулай да апа дөрес әйтә: башны эшләтмәдем бит мин! Күпме генә үтенсәм дә, әни итекләрне алыштырып кайтырга риза булмады.

— Синең өчен гафу үтенеп йөрергә җыенмыйм.Үзең бар да, гафу үтен, — диде ул. — Син инде егет булгансың, кыланышларың өчен үзең җавап бирергә өйрән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев