Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Һөнәр

– Апа, сезгә экстрасенс буласы калган! — дип тә өстәдем, соклануымны яшерә алмый...

Геометрия дәресе бара. Укытучы тырышып-тырышып өчпочмаклар тигезлегенең билгеләрен аңлата. Беренче, икенче, өченче билге. Нигә кирәк икән инде ул билгеләр? Минем уйлавымча, бер-берсенә тәңгәл килерлек итеп сызарга гына бит инде ул өчпочмакларны. Кирәк икән, шул бала башын катырырга кирәк алар.

Безнең мәктәп авылның юлсыз-нисез бер җирендә урнашкан. Яңа мәктәп салып куйганнар — юл салырга өлгермәгәннәр. Имеш, киләсе уку елына асфальт юл салачаклар. Ә хәзергә без пычракка бата-чума мәктәпкә киләбез. Без генәме, машиналар да батып ята.

Әнә, Әхәт абый машинасы чокырга кереп баткан, чыгара гына алмый, интегә. Шуны күрүгә өчочмаклар онытылды. Күзем тәрәзәдә. Их, мин әйтәм, малайлар белән чыгып булышырга Әхәт абыйга! Юк шул, өчпочмакларны өйрәнергә кирәк. Безнең Роза апаның усаллыгын, тапкырлыгын, зирәклеген белсәгез икән!... Дөньяда андый укытучы юктыр ул, булса да бармак белән генә санарлыктыр! Ул шпион булсамы, Штирлицтан да уздырыр иде. 

Әхәт абый машинасын чыгара алмый гына бит. Машинасын алга биргәндә мин дә алга таба талпынып куям. Артка салганда — артка таба китәм. Юк, карап утырып кына, ярдәм итеп булмый. Апа сизгән минем уйларны. 

— Нәрсә, Илшат, Әхәт абыеңа көч биреп утырасыңмы? — диде ул сөйләвеннән туктап. 

Юк дип әйтә алмадым, чөнки чынлап та шулай бит! Юк дисәм, алдашу булыр иде, ялганны җенем сөйми. Яңгырдан соң кояш бар, ялганнан соң оят бар диләр ич. Оялып йөрисем килми. Шуларны уйлап, торып бастым да: 

— Әйе шул, — дидем. — Апа, сезгә экстрасенс буласы калган! — дип тә өстәдем, соклануымны яшерә алмый. Апа ачуланмады, елмаеп куйды. Чынлап экстрасенс буласы калган аңа: күзеңә карап, нәрсә уйлаганыңны әйтеп бирә бит!

Ул экстрасенс булса, илебезгә күбрәк файда китерер иде."Битва экстрасенсов"та җиңеп күпме бүләкләр алыр, миллионлаган акчалар эшләр иде. Их, апа, тапкансыз һөнәр! Тик боларны үзенә әйтеп булмый шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев