Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гомерлек курку (хикәя)

Судан курку гадәте Рәйлә холкында гомергә уелып калды. Ә барысы да бер вакыйга аркасында.

Җәен барча бала да чыр-чу килеп, су коенып, кызынып уздырырга ярата. Көн буе күлдән, елгадан чыкмаска да риза бугай алар.
Ә менә Рәйлә бала чактан су керергә яратмады. Дус кызларына ияреп кенә су буена төшә иде ул. Коенса коена, коенмаса, уйланып утыра иде ялгызы.
Берчак Илүсә белән икәүләшеп кенә буа буена юнәлделәр. Беркем күренми, рәхәтләнеп, су чәчрәтеп яр буенда гына коенабыз дисәләр, салга утырып йөзеп йөргән, ике яшькә кече Кәрим исемле үзләренең урам малаен күреп алдылар. Алар ул җәйне җиденчене бетсә, Кәрим алтынчы класска күчкәндер.
- Кызлар, әйдәгез, салда йөздерәм үзегезне! - диде ул, алар янына килеп җиткәч, авызын ерып.
Кызларның тиз генә сер бирәсе килмәде бугай.
- Син капитан булырсыңмы? – дигән булды Илүсә.
- Мин капитан, ә сез - минем ярдәмчеләр, - дип җавап бирде Кәрим горур гына.
Рәйләнең ялындырырга исәбе бар иде дә, Илүсә ай-ваена куймады барыбер. Әй, йөзәләр, “ил гизәләр” - чын сәяхәтчеләр диярсең! “Корабы”на утыртканда кешелекле генә тоелган Кәрим тиздән пират кыяфәтенә керде.
- Кызыкайлар, мин сезне әнә теге тирән төпкел турында батырырга булдым. Нык торыгыз, озакламый корабыбыз әйләнәчәк! – дип янады.
- Кәрим, үскәнем, зинһар алай итә күрмә! - дип ялынды Рәйлә. Ул йөзә белми иде шул. Күл буенда үссә дә, өйрәнә алмады ул. Илүсә дә, дустының судан курыкканын белгәнгә, пошаманга калды.
- Батырып кына кара! – дип янады ул.
Кәрим бераз йомшара төшсә дә, бер шуклык эшлисе килгәндер, үз сүзен итми калмады. Суның бөтерелеп торган бүрәнкә кебек җирендә салны кинәт кенә борып җибәрүе булды, алар өчәүләп аска мәтәлделәр. Күз ачып йомганчы булды бар да.
...Рәйләнең коты очты. Тыпырчынырга, чабаланырга, йөзәргә маташты. Башы бер калыкты, бер су астында калды. Тончыга да башлады бугай. Кеше үләр алдыннан бөтен гомерен, якыннарын уйлап чыга диләр! Кайда монда нидер уйлау – вакыт коточкыч тизлек белән алга оча. Секунд белән минут бергә бутала. Ара-тирә судан башын калкыткан арада кояш нурларыннан башка нәрсә күзенә чалынмады аның. Ә кояш шундый да зур, искиткеч матур шар сыман тоелды. Шулай тырыша торгач, аягы каты җиргә тиде. Әллә монда су батарлык та булмаган инде, әллә ул чыгарга азаплана торгач, ярга якынлашкан, белмәссең. Ул арада яр буенда утырган Илүсә белән Кәрим, уеннан уймак чыга башлавын аңлап, аңа табан ташландылар. Куркуыннан ап-ак булган Рәйләне күтәреп дигәндәй ярга чыгарып утырттылар... Үзләре дә, тын гына янына чүгәләделәр. Кәримнең кирәген бирәсе урында, озак кына аптырашып торганнан соң, җиңел сулап куйдылар.
- Куркыттың бит, кызый. Гафу ит. Мин башка болай бер дә, беркем белән дә шаярмам, - диде малай, башын аска иеп.
- Шаярып кына кара! – диде Илүсә, ачуланып.
- Ник курыктыгыз? Яшәргә теләге булган кеше һичкайчан батмый, ярга йөзеп чыкмый калмый! – диде Рәйлә, ниндидер китаптан укыган сүзләрне хәтерләп.
Ә үзе, күзләрен кысып, кояшка текәлде. Я Хода! Кояш коткарды түгелме аны? Шунда аңа табан укталмаса, чыга алмас иде бит. Юк инде! Илүсә белән Кәрим аңа батарга бирмәсләр иде, әнә бит ничек атылып килеп җиттеләр! Мондый уй башына килгәч, бөтен тәне буйлап җиңеллек йөгерде. Дөньяда яшәү шундый да зур бәхет икән бит! Әнә бер көтү малай-кызлар суга йөгереп төшеп, чыр-чу килеп уйнарга, коенырга, шаярырга тотындылар. Ә читтәрәк каз бәпкәләре, тезелешеп, әниләре артыннан теркелди. Якында гына таулар, урманнар! Әйләнә-тирә шундый да гүзәл, сихри бер матурлыкка чумган.
...Кызлар бакча артлатып шыпырт кына Илүсәләргә керделәр дә, киемнәрен киптереп киделәр. Бәхетләренә, өйдә беркем дә юк иде. Бу хәл турында берәүгә дә, хәтта әниләренә дә сөйләмәскә булдылар. Үзләре дә хәтерләренә төшермәскә сүз куештылар. Ә шулай да судан курку гадәте Рәйлә холкында гомергә уелып калды.
Әлфия Шәйхлисламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев