Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гладиолус — дуслык билгесе

Гладиолус чәчәгенең дуслык, тугрылык билгесе икәнен барыбыз да беләбез.

Гладиолус чәчәгенең дуслык, тугрылык билгесе икәнен барыбыз да беләбез. Кайчан барлыкка килгән соң аның легендасы? Бер падишаһ хәтәр яуда ике батырны әсир итә. Ләкин тиз генә үтертми әле. Җиңелгән батырларның кулына кылыч тоттыра да мондый шарт куя: алар бер-берсе белән көч сынашырга тиеш. Кем җиңә, шул егеткә падишаһ үзенең кызын бирәчәк, имеш.

Ләкин егетләр үз дуслыкларына тугры булып калалар. Кылычларын җиргә кадап, алыштан баш тарталар.
Ачуы чыккан падишаһ батырларның икесен дә үтерергә боера. Соңыннан бу ике дусны бер кабергә күмәләр. Җиргә кадалган ике кылыч урынында ике кызыл гладиолус чәчәге үсеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев