Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гафу ит, Алия!

...Гафу итә алмас инде мине Алия, гафу итә алмас...

Беркайчан да гафу итмәячәкмен мин аны.

Башта китап шкафыннан катыргы тартманы тартып чыгардым. Эчендә ни бар, һәммәсен өстәлгә аудардым. Алия ясаган рәсемнәрне әллә ничә кисәккә тураклап ташладым. Ул биргән значокларны идәнгә салып издем. Аннары чыршы бәйрәмендә Алия белән төшкән фотосурәтне табып алып, ерткалап ташламакчы булдым...

Йомышы төшкән саен безгә йөгереп керә бит ул. Бакчага да җитәкләшеп йөрибез, әнисе шулай куша. Шук малайлар кыерсытудан куркуы инде. Мин бит аннан өлкәнрәк, егет кеше! Хәзер менә кирәгем беткән. Шәһәрдән кайткан кунак малае белән чыгып киткәннәр. Су буенда алар, ди әнисе, шунда төш, ди. Төшәм ди менә!

Бакчага йөгереп чыктым. Анда ике тал арасында әти ясап биргән таган бар. Алия белән икәү утырып атына торган такталарны да чәчеп ыргыттым...

Капка шыгырдаган тавышка сискәнеп киттем. Алия! Кояштай балкый, кочагында – бер бәйләм кузгалак.

 – Мә, сиңа! – ди, берни булмагандай көлеп тора. – Шәһәрдән туганнан туган абыем кайткан иде, шуны су буена алып төштем. Сиңа кергән идек тә, өйдә булмадың. Әле урманга да кереп чыкмакчы идек, син янда булмагач,  курыктык...

...Гафу итә алмас инде мине Алия, гафу итә алмас...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев