Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Фазыл чишмәсе

Фазыл, әтисенә ияреп, басу артындагы печәнлеккә килгән иде. Көн эссе.

Әтисе тирләп-янып печән чаба, Фазыл әтисе ар­тыннан таралып калган учмаларны җыйнап, теземгә сала. Ары­са, куак астына корылган кечкенә куышта ял итеп ала. Әмма ял итәргә җай юк. Аз гына хәрәкәтсез торсаң, тирә-ягыңны ки­гәвен, черки сарып ала. Алар бу болында шулкадәр күп, әй­терсең дөньядагы бөтен кигәвен, бөҗәк халкы шушында килеп тулган да Фазылның алардан котылырга теләвен күреп рәхәт чикмәкче.

Бераздан Фазылга чынлап эш табылды. Әтисе аңа кичә чап­кан теземнәрне әйләндерә барырга кушты.

— Болай булса, кичкә без аларны күбәгә дә куя башларбыз, -диде ул канәгать тавыш белән. — Кырда үскән тукранбаш түгел инде болын печәне. Бозауларга, кечкенә бәрәннәргә менә шушы уйсу болында күпереп үскән йомшак печән әйбәт була, — дип тә өстәде.

Әбәт вакыты җиткәндә, кояш тагын да кыздыра башлады. Чыдап кына булмый. Әтисенең «ял итеп алыйк, булмаса» дигән сүзләрен ишеткәч, Фазыл тырмасын куыш янына сөяп куйды да, кулына көрәк алып, Тирән чокыр ягына атлады.

—  Кая барасың? — дип аптырап сорады әтисе. — Ял итеп ал бераз. Әле эш җитәрлек монда, юкка көч түгеп йөрмә.

—  Кичә Тирән чокырның уртасыннан су тибеп чыккан төшне күргән идем. Шуны чистартып карыйм әле.

Тирән чокыр дигәне Фазыллар кышын чаңгы шуып, җәен җиләк җыеп йөри торган тау асты инде аның.

Әтисе печән өстенә таралып ятмакчы иде, Фазылның сүзләрен ишеткәч, урыныннан кузгалды.

—  Гаҗәп, без малай чакта анда чыннан да бер чишмә бар иде, — диде ул. — Аннан эзен алыштырдымы, яр ишелдеме, юкка чыкты. Бәлки, син шул чишмәгә тап булгансыңдыр. Тәмле сулы, шифалы чишмә ул. — Кызыксынуы көчле булгандыр инде, әтисе дә, Фазылга ияреп, Тирән чокырга таба атлады.

Әтисенең сүзләреннән Фазыл бигрәк тә канатланып китте. Тирән чокырга килеп җиткәч, иске сукмакка тап булдылар. Аны үлән, ат кузгалагы, әрекмән басып китсә дә, монда кайчандыр сукмак булганлыгы әйбәт төсмерләнә иде.

—  Йа Хода, нәкъ шул чишмә сукмагы ич бу, — диде әтисе, сөенечен яшермичә. — Безнең бабайлар, әткәйләр суын эчеп су­савын баскан чишмә. Мин аны эзләп карадым, һич кенә дә таба алмадым. Менә кайда яшеренеп яткан икән ул.

Тауның яртысына төшеп җиткәч, Фазыл бераз читкәрәк ка­ерды. Ак ташлы тау битенең өстәл кадәр җире кисәк уелып аска төшә, ул урын исә катлам-катлам таш кына, ташлар челләдә янып эшләгән кешенеке төсле тирләп чыккан дисәң дә була. Төрле җиреннән шыбыр-шыбыр су бәреп чыгып, үләннәр арасына ке­реп югала.

—  Шушы чишмә инде ул, — диде әтисе, кулы белән тирләгән ташларны сыйпап. — Тик урыны гына бүтән. Күрәсең, ярлар ише­леп, эзен югалтып торган да яңадан җир өстенә бәреп чыккан. Аллага тапшырып, сак кына таш араларыннан юл яса әле, улым, чишмәсенә үк тап булмассыңмы!

Әтисенең сүзе дөрескә чыкты. Фазыл тирләп-пешеп бераз маташкач, җир өстенә челтерәп чишмә бәрде. Башта, ник минем тынычлыгымны боздыгыз дигән шикелле, иренеп, болганчыкла­нып акты ул, ә бераздан, иреккә чыгуына сөенеп туя алмый­ча, тау бите буйлап түбәнгә челтер-челтер көмештәй якты су йөгерде.

Әтисенең дә куанычы эченә сыймый. Нидер уйлап, куаклар арасына кереп китте, аннан каяндыр җыйнак кына кабык кола­ша алып чыкты һәм чишмә юлына әйбәтләп урнаштырып куй­ды. Инде чишмәнең тавышы әллә кайдан ишетелеп торырлык булды.

— Әйбәт тибешле чишмә бу! — диде әтисе. — Үзең тапкан чишмәнең инде суын да эчеп кара. — Ул әрекмән яфрагын җай гына бөтәрләп алган иде, җыйнак, ипле савыт килде дә чыкты.

Чишмәнең суы тешләрне камаштырырлык салкын, искиткеч тәмле иде.

Бу вакыйгадан соң байтак вакыт үтте, Фазыл үсеп җитте, ә аның чишмәсе һаман челтерәп ага, сусаганнар суын эчеп китәләр. Фазыл, шул болынга барып чыккан саен, чишмә буйларын чис­тартып куя, сукмагын төзәтә. Ни хикмәт, монда килүчеләр тор­ган саен күбәя. Шифасы бар, диләр, чишмәнең. Ә чишмәне «Фа­зыл чишмәсе» дип йөртәләр. Башлап кем әйткәндер, белгән кеше юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X