Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ерактамы, якындамы?

Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртак­лашып, аңа яхшылык теләп тора.

Әллә кайчаннан бирле эленеп тора инде сыңар бияләй өрәңге ботагында. Юл буйларын көрт күмгән көннәрдә узгынчыларның иңбашларына тияр-тимәс тирбәлеп ка­ла иде ул. Хәзер урамнар кардан арчылды. Бияләй күзгә күренеп биегәйде.

Тәрәзәдән карап утыра торгач, үзе өчен кызыклы бер яңалык ачты Илгиз: агач ботагындагы бияләйгә бала-чагалар, кызлар, егетләр һәм әти кешеләр бөтенләй дияр­лек игътибар итмиләр. Әниләр генә... Кызларын яисә ул­ларын җитәкләп биек йортлар эргәсеннән салмак кына атлаучы әниләр генә... Өрәңге төбенә килеп туктыйлар да теге яктан карыйлар бияләйгә, бу яктан... Мондый чакларда һәр әни янындагы баласыннан: «Синеке түгел­ме?» — дип сорый сыман тоела Илгизгә.

Ә бит өрәңге ботагындагы бияләй Илгизнеке. Моны берәү дә белми. Илгизнең әтисе дә, әбисе дә белми. Ил­гиз хәтта үзеннән дә яшерергә тырыша бияләйнең үзе­неке икәнен.

Шулай бервакыт чана шуганда күрше кызы Фирүзә­нең елап торганын күрде Илгиз. Күрде дә юату нияте белән баштанаяк карга буялган Фирүзәгә якынрак елыш­ты. Ә-ә-ә! Әнә эш нәрсәдә икән! Әнисе орыша икән Фирү­зәне. Фәлән дә фәсмәтән, ачык авыз, ди, кулайсыз, җебегән, ди. Борынын тарткалап, Фирүзәне кызганып торганда төшенеп алды Илгиз: сыңар бияләен җуйган икән Фирүзә. Шуның өчен дөнья бетереп битәрли икән аны әнисе.

Фирүзәләр кайтып киткәч, кар өемнәренә типкәләп, югалган бияләй табылмасмы дип, байтак өметләнеп йөр­гән иде Илгиз ул чакта. Әмма бияләй табылмады. Шун­да өметле уй янына сөенечле уй да килеп өстәлде: кара, Илгизнең үз бияләйләре дә нәкъ Фирүзәнеке төсле ләба­са. Аннан соң Илгизнең яңа күн бияләйләре дә бар. Кыс­касы, әтисе белән дә, әбисе белән дә киңәшмәде Илгиз — мәсьәләне үз белдеге белән хәл итте дә куйды.

Илгиз чыгарып ташлаган сыңар бияләй берничә көн Фирүзәләр тәрәзәсе каршындагы сукмак буенда яртылаш карга күмелеп ятты. Ләкин аңа кагылучы да, орынучы да булмады.

Беркөнне кичкырын Илгиз бәхетсез бияләйне Фирү­зә йөри торган сукмакка куеп калдырды — иртәнгә ка­дәр, аннары иртәдән кичкә кадәр яткан урынында ята бирде бияләй. Берничә көннән Илгизгә үз бияләе бик кызганыч булып тоелды. Карга катып, бозланып беткән бияләйне ул өйгә алып кереп җылытты, киптерде дә Фи­рүзәләр йорты каршындагы өрәңге ботагына чыгарып элде.

Әнә шул көннән бирле ботакта тирбәлә дә тирбәлә сы­ңар бияләй.

Дөрес, апрель урталарында — күләгәле урыннарда кар атаулар агарып ята иде әле — Фирүзә дә тотып карады бияләйне. Әнисе алып бирде аны Фирүзәгә. Илгиз, тәрә­зә рамына ябышкан көе, нәрсә була инде дип уйлый гы­на башлаган иде, Фирүзә нәрсәдер әйтте дә, тегеләр бия­ләйне үз урынына элеп, ипи кибетенә таба киттеләр. Бер-берсенә карап сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә китте­ләр. Илгиз, тырнак очын кимерә-кимерә, алар кибет бо­рылышына кереп күздән югалганчы, артларыннан карап калды.

Әллә үзен, әллә бияләен кызганып елады инде Илгиз ул көнне. Үзе, еламыйм, еламыйм дип уйласа да, яңакла­ры буйлап тәгәрәгән кайнар тамчылар, елыйсың, елый­сың, дип үртәделәр аны һәм тагын да ныграк елыйсын китерделәр.

Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр иде микән, әнисе исән булса. Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үл­гән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән. Әбисе дә, әтисе дә әйбәт инде әйбәтен Илгизнең. Беркайчан да нахакка рән­җетмиләр аны, җил-яңгыр тидермиләр. Аннан соң «үлгән» дигән салкын сүз белән ахырынача килешеп җиткәне дә юк әле Илгизнең. Ничек инде «үлгән»? Олы кешеләрнең әниләре үлә. Ә Илгиз бөтенләй кечкенә бит әле. Юк, үләргә тиеш түгел аның әнисе!

Янында әнисе булса, бияләй турында әйтер иде ми­кән Илгиз аңа? Әйтмәс иде, мөгаен. Әниләр алар усал була торганнардыр, ахры. Әнә бит теге чакта, бияләен югалткач, Фирүзәне ничек орышып ташлады әнисе. Ан­нары урамга уйнарга чыккан саен күрә Илгиз: иң шаян, иң шук малайлар да әниләрен күргәч шым булалар. Әни­ләр янында малайлар басынкыланалар, юашланалар. Алар-ның йөзләренә кызлар кыяфәте чыга.

Фирүзәгә дә әнисе рөхсәт итмәгәндер әле, мөгаен, агач ботагындагы бияләйне алырга. Әгәр дә Фирүзәнең үз ку­лына тапшырса Илгиз бияләйне? Синең бияләең югалган иде кыш көне, синең бияләең бу, мин табып элгән идем агачка, дисә? Хәзер көннәр җылы, хәзер бияләй киеп йөр­миләр инде йөрүен. Шулай да кызганыч бияләй. Өр-яңа бит әле ул. Аннары бик йомшак та. Нигә генә ошатмады икән соң Фирүзәнең әнисе? Бик тә, бик тә Фирүзә кулын­да күрергә теләгән иде Илгиз бияләйне. Теләге кабул бул­мады, ахры.

Ә бүген бияләен өйгә алып керү нияте белән чыккан иде Илгиз урамга. Тегеләй әйләнде өрәңге тирәсендә, бо-лай әйләнде һәм һич көтмәгәндә Фирүзә белән очрашты. Фирүзә, бер кулы белән яшел башлык эченнән тузып чык­кан маңгай чәчләрен рәтли-рәтли, өрәңге ботагындагы сы­ңар бияләйне күзәтә иде. Илгиз, чигенә-чигенә, өрәңге төбеннән ераклаша да башлаган иде инде, тик Фирүзә кычкырып өлгерде:

—  Исәнме, Илгиз!

Илгизнең исәнләшергә дип ачылган авызы ябылмый­ча калды, Фирүзә чәтер-чәтер тезәргә кереште:

—  Синең бияләең ич ул, Илгиз. Кыш көне безнең тә­рәзә алдында аунап ятты, инде менә кемдер агач ботагы­на киертеп киткән. Буең җитә ич, ал, Илгиз.

—  Минеке түгел ул, синеке түгелме соң? — дип, бия­ләйгә бер генә күз сирпеп алды да Илгиз, кызарып, ба­шын түбән иде.

Фирүзә Илгизнең йөзенә текәлебрәк карады. Фирүзә эченнән генә көләдер сыман тоелды бу минутта Илгиз­гә. Ул башын тагын да аскарак иде.

—  Минем бияләйнең сулы югалган иде шул, ә бу уң бияләй, — диде Фирүзә, очлы күзләрен һаман да Илгизгә текәгән килеш. — Ә синең кайсы бияләең югалган, Илгиз?

—  Минемме? Минем югалмаган.

Менә эш нәрсәдә икән? Их, тиле Илгиз, тиле Илгиз!.. Бияләйнең уңы һәм сулы булуын бөтенләй исеңнән чыгаргансың бит син! Менә шулдыр инде ул — сукыр та­выкка бар да бодай...

—  Кем бияләе икән соң алайса?.. Мондый бияләйләр синең белән миндә генә дип уйлаган идем мин тагын.

—  Белмим...

—  Синекедер, Илгиз. Син оныткансың гынадыр. Әни­ең булса, исеңә төшергән булыр иде, бәхетең, әниең юк...

Кинәт кенә Илгизнең бөтен тәненә ут капты. Яңакла­ры гына түгел, колаклары, маңгае, күкрәкләре дә яна иде аның хәзер. Шулай да телен көчкә әйләндереп:

—  Минем яңа бияләйләрем бар, — дип әйтә алды.

—  Әниең булса, күрсәтер иде сиңа яңа бияләй! Әниең булмаганга күрә иркенләп йөрисең әле син. Өеңә караң­гы булгач кайтсаң да орышучы юк сине, бияләй югалт­саң да сүз әйтүче юк.

Илгиз сискәнеп куйды, капылт кына башын күтәрде, тырнакларын уч төпләренә батырып, Фирүзәгә таба ат­лады. Кызның ваемсыз-матур күзләрен үпкә катыш нәф­рәт уты белән көйдерде. Аннары, кисәк кенә борылып, яфракка бөреләнгән өрәңгеләр арасыннан юлсыз-нисез йө­гереп китте.

Сулышы кабып, әлсерәп, шәһәр читенә килеп чыккач кына туктады Илгиз. Әле һаман да язылмаган йодрык­лары белән дымлы керфекләрен сыпырып алды. Күз ка­рашы талганчы офыктан офыкка җәелеп изрәп яткан яз­гы серле киңлекләргә сихерләнеп карап торды.

Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..

Битне йомшак җил сыйпый, күзгә саф, садә яшеллек агып керә, күңелне тып-тын күгелҗем ераклыклар ым­сындыра. ..

Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртак­лашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якын­дамы — шунысын гына тәгаен белми Илгиз.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев