Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Диктант

Ярата инде Алсу Гаяновна диктант яздырырга. Ике дәреснең берсендә шул диктант!

Йә аңлатмалы диктант, йә сайланма диктант, йә сүзлек диктанты! Ярар, без яздык та ди инде, аңа тикшерәсе була ич әле. Рәхәт микәнни безнең хаталарны чүпләп утыру, һич аңламыйм. Мин укытучы булсам, ващще яздырып тормас идем аны. Теманы аңлатыр идем дә вәссәләм. Кирәксә, кеше үзенә кирәген җир тишегенә төшеп булса да таба, ди минем әти. Утыр инде менә «бороңгы», «төтөн» дип язып.

Әле җитмәсә ике сүз саен:

– Хәбиров, өлгердеңме? Хәбиров, уйлап яз, – дип тора. Әйтерсең утыз борын арасында минеке генә шакмаклы! Бер дә «Арысланов», дими. Арыслан да минем кебек көчкә өчкә ияреп бара бит инде. Юк, һаман Хәбиров!

– Хәбиров, ул теманы аңлатканда, дәрестә юк идең, өйрәнеп килгәнсеңдер дип ышанам.

Ай инде, перәм мин генә бугай сыйныфта! Өйрәндем инде, өйрәнмичә! Дәреслекнең өйгә кайтып җитәлгәне бармыни аның. Шунда, «Көмеш кыңгырау» гәзитләре яткан өстәлдә аның урыны. Гәзитләр астында.

– Озынборын, төнбоек... Яздыгызмы, балалар? Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмашыгыз да бер-берегезнең эшләрен тикшерегез, яме. Билгеләрне карандаш белән генә куясы. Хәбиров, Арысланов, ишеттегезме?

Әпәт мин! Ишетмәскә, чукрак мәллә? Тикшерү – язу түгел ич. Харап, әллә кем булып, качыра-качыра язган иде Мәликә, карап-карарбыз менә.

Тәәәк! «Борынгы». Надан! Борын дигәннән алынган дип уйладымы икән инде мескенкәй? Алсу Гаяновна аермачык итеп әйтте бит: Бо-роң-гы!

Охо, мондагы хата! «Көньяк». Менә монда бу нечкәлек билгесе ни пычагыма инде, ә?! «Конь» түгел бит ул, көн. Хэ! Кирәк урынга куймаган. «Төлке», «Гөлназ» дигәндә кирәк ул нечкәлек. Яхшы укучы кыз килде сезнең сыйныфка дигән булалар тагы, минем кадәр дә белми икән бу алайса. Вәт, Мәликә-Мәликә, утыр әйдә безнең арбага, Арыслан белән икебезгә генә күңелсез алайса... Кызлар «икеле»гә укымый, имеш! Монда «берле»гә дә тартмый әле бу «яхшы» укучыгыз, буксирга алырга туры киләчәк.

Гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләндереп, миңа карап тора әнә. Нәрсә, дисең? Ник төзәттемме? Кагыйдәләрне өйрәнергә кирәк, апаем! Ярый ул мин ничек кирәген эчке сиземләү белән сизәм. Ә синдә юк икән бит ул андый тоем. Гафу, «икеле» инде, бернишләп булмый, апаем. «Икеле»не төзәтергә бирә ул Алсу Гаяновна, борчылма. Булышырмын! Карале, ә син нигә миңа «икеле» куйдың?? Син нәрсә???


► Лилия Фәттахованың шәхси блогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лилия фәттахова