Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чын дуслар

Кем кемнең чанасына утырды икән? Ленар минекенәме, әллә мин Ленарныкынамы? Ничек белергә икән шуны?

Әллә күршедә генә торганга, буш вакытымны гел Ленар белән үткәрәм. Җәй көне елга буеннан кайтып та кермибез. Балык тотабыз, су керәбез. Йөзәргә дә бергә өйрәндек. Кыш көне тауга йөрибез. Чанада, чаңгыда шуарга яратабыз.
Беркөн телевизордан дуслык турында тапшыру булды. Тапшыруны карагач, уйга калдым. Ленар белән без чын дуслармы икән соң? Менә шул сорау тынгы бирмәде. «Дустың үзеңнән яхшырак булсын», «Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», дияргә ярата әби. Кем кемнең чанасына утырды икән? Ленар минекенәме, әллә мин Ленарныкынамы? Ничек белергә икән шуны? Дуслар арасына җил дә керми дигән мәкальне дә ишеткән бар. Безнең арага җил керәме икән? Сораулар бик күп булып чыкты. 

Ленар минем уйларны белгән кебек сүз катты: 
— Телисеңме, өй эшенә биргән рәсемнәрне сиңа үзем ясыйм? Гел «5»ле генә алырсың, — ди.
Әйе, минем рәсемгә сәләтем юк. Ә ул — безнең классның рәссамы. Юк, мин ялган юлга басарга батырчылык итмәдем. Минеке түгеллеген укытучы беләчәк. Минем нәрсәгә сәләтле икәнемне күрә ич ул. Юк !
Мәктәпкә барганда, кайтканда гел юк-барны сөйләшеп йөрибез. Аны ни генә кызыксындырмый?! Беркөн миннән: «Безнең Фәридә апа нәрсә ашый икән ул?» — дип сорап куймасынмы.

— Бакчаларында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Кош-корт асрыйлар, — дидем.
— Син аны гади ризык ашыйдыр дип йөрисеңме? — ди Ленар күзләрен шарландырып.
— Ашый, кәнешне, — дим. — Әйдә тикшереп карыйк, нәрсә ашаганын күрербез, — дидем.

Өченче дәрес беткәч, тәнәфестә апа безне коридорга чыгарып җибәрә дә, күрше бүлмәдә беренчеләрне укытучы Мәдинә апа белән обед ашарга утыра. Көн дә шулай.

Менә бүген дә өченче дәрес бетүгә апа коридорга чыгарга кушты. Бүлмәдә ыгы-зыгы башланды. Кеше күрмәгәндә генә мин шкафка кереп шылдым. Арткы стена буеннан буена тоташ шкафлардан гына тора. Берсе дә бикләнми, чөнки алар буш диярлек. Без кайчак шаярып ул шкафларга кергәлибез. Керүен кердем дә, шунда ук курку алды. Яхшы түгел, шымчы булам түгелме? Апа белсә, нәрсә әйтер? Шкафтан чыксам да куркам, чыкмасам да шикләнәм. Ике ут арасында калдым. Менә Мәдинә апа керде һәм алар ашарга утырды. Фәридә апа сумкасыннан ниндидер ялтыравыклы шарлар чыгарып өстәлгә куйды. Суынырга да өлгермәгән дип сөйләнә. Ул ялтыравыклы ризыкны күргәнем дә юк иде. Их, Ленарга күрсәтергә, ул да шаккатсын иде. Ленар хаклы булып чыкты. Ни җитте ризык ашамыйлар икән. Электр чәйнекләре бик тиз кайнап чыкты. Бокалларына кайнаган су агыздылар да, пакетлы чәй салдылар. Эчмәгез, ярамый, дип кычкырасым килде. Чөнки минем әби пакетлы чәй бик зыянлы дип гел сөйләп тора. Безгә тәмле, зур яфраклы чәй генә эчерә ул безгә. Бөтнек, кипкән җиләк яфраклары, кура-җиләк, карлыган да салып җибәрә. Апаларның сүзләренә дә колак салам. Бөтен сүзләре укучылары турында. Берсен берсе уздырып укучыларын мактыйлар. Начар укучылары турында борчылып сөйлиләр. Сүзләре кызык түгел икән, күз дә йоммый теге шарларны күзәтәм. Их, мин әйтәм, авыз итеп карарга! Үзләре тавык йомыркасыннан зуррак. Менә сиңа табышмак. Ишек ярыгыннан бар да күренә. Карасам апа ялтыравыкларны салдыра башлады. Аның эченнән кабыклы бәрәңге килеп чыкмасынмы. Безнең өйдә аны чикмәнле диләр. Менә сиңа затлы ризык! Әй ашап та куйдылар! Ярый әле апа мине күрмәде, авыз күтәреп, кабыклы бәрәңге ашап утыруына оялыр иде дип уйладым. Мәдинә апа, рәхмәт әйтеп, чыгып киткәч, апа өстәлен җыештырды да, балаларны дәрескә чакырды. Бүлмәгә керүгә, Марат шкафны ачып, бөтен кеше ишетерлек итеп:

— Мин карак тоттым! — дип кычкырмасынмы?! 
— Нигә шкафка кердең? — дип сорады апа миннән.
— Кызык эзләп, — дидем мин.
— Таптыңмы соң? — ди апа.
— Таптым, — дидем.

Гаҗәп, никтер апа мине ачуланмады. Марат минем шкафка кереп калуымны күргән булып чыкты. Коридорга чыккач, бу турыда Ленарга да әйткән. Ленар аңа: «Кычкырып йөрмә, сер булып калсын!» — дигән. Марат — әләкче, дус була алмый.

Теге ялтыравыкның фольга икәнен әни әйтте. Ул хәзер чикмәнле бәрәңгене шуңа төреп пешерә башлады. Алай иткәч бәрәңге тәмлерәк икән шул. 

Ә без Ленар белән чын дуслар хәзер. Арабыздан җил дә үтми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев