Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чуар тавык кая югалган?

Шуннан чуар тавык янә юкка чыга. Аның ник юкка чыгуын Раиф кына белә.

Бер тавык, яшерен оя ясап, анда йомырка салып, чебешләр чыгара. Ник яшеренеп чыгара дисәң, хуҗалары тавыкларның салган бер йомыркасын җыеп баралар, чебеш чыгарырга йомырка калмый. Ояда бары мая гына торып кала. Шуңа да ул, яшеренеп-яшеренеп, чебешләр чыгара. Чебешләрнең берсе йомыркадан зәгыйфь булып чыккан. Зәгыйфь чебеш җим дә чүпли алмый, су эчә дә белми. Та­вык та аңа дикъкать итми. Чебеш ач, хәлсез. Ат­лаганда да ава-түнә генә бара.

Хуҗабикәнең кечкенә малае Раиф, зәгыйфь че­бешне күреп, бик кызгана. Ашамаса, су эчмәсә үлә бит инде ул. Раиф чебешне урамга чирәмгә алып чыга. Үзе белән җим, су ала. Аннан соң чебеш алдына җим сибеп, нәни генә такта кисәге куеп, кечкенә бармаклары белән җим чукыган кебек тук-тук-тук итә, шул ук вакытта, нәкъ тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Шулай бик тырыша торгач, чебеш бер-ике бөртекне чукып ала. Йотып җибәрә. Аннан соң Раиф чеби алдына су куя. Су куйгач та, ул җим чүпләгән күк, нечкә бармаклары белән тук-тук-тук итә, шул ук вакытта, нәкъ тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Шулай итеп, чебеш суны да бераз эчеп ала. Янә чебешкә җим бирә, янә, тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Чебеш шулай итеп су эчәргә, җим чүпләргә өйрәнә.

Чуар чебешкә хәзер Раиф әнкәсе кебек, ул аның артыннан калмый. Көннәр үтә. Раиф аңа җим сибә, савытына су сала. Тора-бара чебеш үзе дә җим табып ашарга өйрәнә. Савыттан, барып, суын да эчә. Шулай да ул, кулга ияләшкән булган­га, кешеләр тирәсендә чуала. Чебиләр тиз үсәләр. Бу чеби дә бик матур чуар тавык булып үсеп җитә. Кулга ияләшкән тавык. Башка тавыкларны тотып та булмый, тузан туздырып, очып-очып китәләр.

Беркөнне Рәифларга кунак килә. Ә малай өйдә булмый. Хуҗабикә иренә әйтә:

- Рим, кунакны сыйларга, тәмле аш пешерергә, яшь әтәчне тот әле, - ди. Хуҗа кеше тавыклар арасыннан яшь әтәчне куалап йөри дә тота ал­мый. Алар очып-очып качып бетәләр. Аяк астын­да гына чуар тавык кыт-кыт дип кыткылдап йөри. Хуҗа, озак та уйлап тормыйча, чуар тавыкны тотып ала. Чуар тавык эшне әле аңлап бетерми. «Кыт-кыт», - дип тавыш биреп тә ала. Тәпиләренә бау салынгач, чуар тавык куркып кала. Хуҗаны кемдер чакырып ала да, ул тәпие бәйләнгән тавыкны кал­дырып чыгып китә. Чуар тавык-куркып тыпырчыныпмы-тыпырчына, ко­тыласы килә. Канатлары белән җиргә кага, җиргә суга. Тыпырчына торгач, тәпиләрен бәйләгән бау чишелеп китә. Чуар тавык шунда ук читән аша очып юкка чыга. Хуҗа әйләнеп керсә - чуар тавык юк, күренми дә. Тавык шулай котылып кала.

Раиф соң гына өйлә­ренә кайтып керсә, ишег­алдында чуар тавык юк. Анда карый, монда ка­рый, чуар тавык юк. Эшне аңлап ала. Бик борчы­лып, күңелен тынычлан­дырырга бакчага чыгып утыра. Шунда чуар тавык каурыйларын күреп ала.

Күзләреннән кайнар яшьләр тәгәри. Чуар тавык, гаилә әгъзасы кебек, бик якын иде аңа. Иң матур каурыен истәлеккә ала. «Эх, - ди Раиф, - артык ышанучан булдың шул, чуар тавыгым».

Ул борчылып, яшь коеп утырган арада, Раиф кайтканны күреп, качкан җиреннән чыккан чуар та­вык шыпырт кына малай янына килә. Раиф аның яклаучысы бит!

Чуар тавык йомырканы көн саен сала башлый. Йомыркалары эре. Раиф аның өчен аерым оя куя, йомыркаларын җыймый, оясында калдыра. Шуннан чуар тавык янә юкка чыга. Аның ник юкка чыгуын Раиф кына белә.

Күпмедер вакыт үткәч, чуар тавык тагын ишег­алдында пәйда була. Үзе генә түгел, чебешләрен иярткән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев