-Җитезрәк була күр, балам, үтереп башым сызлый. Чәй эчмәсәм, шулай авырта торган гадәте бар хәерсезнең, - дип әйткән сүзләре дә әллә кая очып таралды.
Ул инеш суының салкынча рәхәтлеге дисеңме, коенучы малайларның тиктормаслыгы, шуклыгы дисеңме! Җәй көнендә су коенып туеп була ди мени. Көянтә-чиләк күтәргән хатын- кыз гел үтеп торса да, өйдә бер тамчы да су булмавы, әбисенең башы авырту да әллә кайчан онытылган иде инде.
Нет комментариев