Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

ЧЕЛӘН ЧЕЛЛИ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

Челән Челли булсын әле – Аңа кушамат тактым.

Таллы күлгә челән төшсә,
Туктала бака туе.
Челән бакалар концертын
Көтә сәгатьләр буе.

Яратадыр безнең күлне,
Тикмәгә көн дә килмәс.
Туңа ахры тәпиләре –
Җылыта алмаш-тилмәш.

Басып торган кебек челән
Балакларын сызганып.
Дуслары юкмы: гел ялгыз –
Куям кайчак кызганып.

Кайда икән аның пары?
Бармы бала-чагасы?
Бу челәннең торган җирен
Килә эзләп табасы.

Күзлим аны качып кына
Куе тал арасына.
Балыкларның иң эресен
Ташыйдыр баласына.

Нәзек сыйраклы дустыма
Бер матур исем таптым:
Челән Челли булсын әле –
Аңа кушамат тактым.

Исемен ошатмадымы –
Эндәшсәм, очып китә.
Таллы күлдән күзем алмыйм,
Кайтканын көтә-көтә.

Әнә, әнә! Очып килә,
Зур канатларын ачып.
Балыклар күлнең төбенә
Чумгандыр аннан качып.

Качу дисәң, бакалар да
Бер дә кимен куймыйдыр.
Алар шулай Челли белән
Качыш-качыш уйныйдыр.

Кылычтай озын томшыгы,
Елан сыман муены...
Үземә дә ошап китте
Бу качышлы уены.

Мин моннан соң Таллы күлгә
Кармаксыз гына киләм.
Күлнең тәм-томнары белән
Сыйлансын дустым челән.

Челли белән якыннан ук
Таныша алмадык без.
Шулай кача-кача уйнап,
Килеп җитте салкын көз.

Җылы якка оя-оя
Кошлар китте беркөнне.
Саубуллашып, баш очыннан
Узды челән төркеме.

Таллы күлне урап очты,
Челлины танып алдым!
Хәерле юл, Челли, диеп
Аны озатып калдым.

Тавыш бирде яңгыратып,
Җил-җил канат кагынып.
Исән-сау йөр, Челли дускай,
Мин көтәрмен сагынып!

Сания ӘХМӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев