Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Боз өстендә

10 мартта язучы Фоат Садриевның туган көне булып узды. Игътибарыгызга аның гыйбрәтле хикәясен тәкъдим итәбез.

Көзге  каникулдан  соң көннәр бик суытты, елгалар, күлләр боз белән  капланды, бала-чага тимераякта шуа баш­лады. Илнур белән Кәрим дә боз өстеннән кайтып кермәделәр. Дөрес, аларга әти-әниләре инештә генә шуарга рөхсәт итте.

Бүген алар мәктәптән бик иртә кайтты. Бозда әле беркем юк. Аяклар белән як-якка этенеп йөгерәсең дә шуып китәсең. Колак төбендә җил сыз­гыра, суык бабай битләрне чеметтереп ала, ә сиңа болар әллә бар, әллә юк. Кызу-кызу йөгергәч, бит­ләр ут булып яна, суыкны сизмисең дә. Малайлар тирләп пеште, бүрек ко­лакчыннарына хәтле күтә­реп бәйләделәр, хәтта бия­ләйләрен дә салдылар.

Малайлар инешнең Ыкка кушылган җиренә таба шуды. Инеш ярлары һаман биегәя барды. Ахырда алар Ыкка килеп җитте. Мон­да боз шоп-шома иде. Илнур бозга тезләнде дә:

—  Кил, аквариум күрсәтәм! — диде.

Кәрим, кызык күрергә әзерләнеп, аның янына шуып килде.

—  Карале, кара!

Алар, икәүләшеп, суга төбәлде. Менә тамаша кайда икән ул! Су төбендәге эреле-ваклы ташлар һәммәсе аермачык күренә. Әнә бармактан әз генә зуррак балыклар йөзеп йөри. Аларның сыртлары тал яфрагы төсле озынча һәм яшькелт төстә. Балыклар ашыкмый, акрын гына агымга каршы йөзәләр.

—  Монда бик сай,— диде Илнур.— Әйдә, ти­рәнрәк җирдән эре балыклар карыйбыз.

Кәримнең эре балыкларны бик тә күрәсе килде. Менә әти-әниләренең кисәтүе генә...

—  Ыкка керергә ярамый бит,— диде ул, алар­ның сүзен исенә төшереп.

—  Бер генә мәртәбә карыйбыз да кире боры­лабыз!

Шулай дип, Илнур алга ыргылды. Ай-яй кызу шуып китте! Артыннан боз сыгылып ук калды.

Кәрим дә бер генә мәртәбә шуып карарга бул­ды. Этенеп кереп киткән иде, рәхәтлектән өнсез калды. Әллә тагын аны һавага күтәреп җибәрде­ләр?! Боз пластмасса кебек сыгыла, үзе чатнап та карамый, артыңнан кабат элекке хәленә кайтып кала. Гел дулкын өстендә йөргән төсле. Мондагы боз, инешнеке белән чагыштырганда, пыяла кебек иде. Әз генә этелсәң дә, әллә кая ук шуып китәсең.

—  Күр, мин кая ук барып җиттем,— ди Илнур һәм зур ярымтүгәрәк ясап шуып китә.

—  Ә хәзер мине кара! — дип, Кәрим дә үзенең аннан калышмавын күрсәтә.

Алар Ык бозына эре балык карарга дип кенә керүләрен онытып җибәрде. Менә Илнур, шуа-шуа, Ыкның уртасына таба ук элдерде. Кәрим аңа кычкырмакчы булган иде, кинәт чатырдаган тавыш ишетелде, һәм, боз ватылып китеп, Илнур суга чум­ды. Ул күкрәктән суда килеш бозга ябыша, ябышкан саен, боз ватыла иде.

—  Чыга алмыйм! — дип кычкырды ул, елый-елый.

—  Илнур, көт... мин хәзер!..

Кәрим яр буендагы таллыкка шуып китте. Сындырмакчы булып, әле бер, әле икенче талга ябыш­ты, тик алар бөгелеп кенә торалар иде. Эзли торгач, таза гына бер колга тапты. Шуны алып, Илнурга таба ашыкты. Ләкин барып җитә алмады, боз янә хәтәр чатырдап китте. Аңа туктарга туры килде. Аннары ул, бозга ятып, Илнурга таба шуышты. Уй­наганда, карда батмас өчен, шулай итәләр иде алар. Гәүдәсе астында бозның сыгылуын ул бөтен тәне белән сизде. «Ватылмасын, түзсен генә»,— дип уйлады эченнән. Илнур баткан урыннан боз өстенә су җәелгән, бүтән якынлашырлык түгел иде. Кәрим каешын колгага бәйләде дә аны Илнур ягына сел­тәп җибәрде:

—  Әйдә, ябыш!

Илнур, елаудан туктап, каешка үрелде, тик кулы җитмәде. Ул тагын да ныграк еларга тотынды. Нишләргә? Шунда Кәримнең башына бер уй килде. Ул тиз генә чишенә башлады. Майкадан гына кал­гач, суык аны өттереп-өттереп алды, бала йоннары кабарып чыкты, үзе дер-дер калтыранды. Кәрим ашыга-кабалана пәлтәсен киде. Аннары күшегеп беткән куллары белән свитер җиңен күлмәк җиңенә бәйләде, тезенә кысып тартты, чишелмәслек итте. Күлмәкнең икенче җиңен каешка бәйләде. Шуннан соң колганы, югары күтәрмичә генә, ян-яктан Илнурга селтәде.

—  Күлмәк җиңеннән эләктер! — диде Кәрим, түшенә ятып.

Ул колганы ике кулы белән чытырдатып кыс­ты. Илнур бу юлы күлмәкне эләктереп алды һәм боз өстенә менмәкче булып тартыла башлады.

Кинәт Кәрим үзенең боздан шууын сизде, һәм аның беләкләрен, тезләрен салкын су өтеп алды. Илнур тарткан саен, ул боз өстенә җәелгән су эченә сөйрәлеп керә иде.

Кәрим, яткан килеш, уң аягын күтәреп бозга бәрде. Тимераяк очы бозны тишеп керде, һәм ул колгага сөйрәлеп барудан туктады. Аякның йөзен туры гына тотарга кирәк. Кәрим сул тимераягының да очын нәкъ шул рәвешле бозга батырды. Тал кол­га бик нык тартылды, кулдан инде шуып чыга, инде шуып чыга дигәндә, Илнур акрын гына боз өстенә күтәрелә башлады. Кәрим ашыга-ашыга чигенде. Икесе бер урынга туры килсәләр, бозның тагын ва­тылу куркынычы бар иде.

Ниһаять, алар инеш бозына керде. Икесе дә дер-дер калтырый. Илнур елаудан туктый ал­мый иде.

— Тизрәк өйгә йөгерик! — диде Кәрим, дус­тын җитәкләп. Илнурның кулы боздан да салкын­рак иде.

Кәримнең әбиләре бу очта гына булганлык­тан, алар шунда йөгерде. Икесен дә анадан тума чишендереп, ниндидер тәмсез исле әйбер белән удылар, кайнар сөт, тагын әллә нәрсәләр эчерделәр дә, җылы юрганга төреп, икесен ике урынга салды­лар. Өй җылы. Казанда, тәмле исләр чыгарып, аш кайный. «Их, ник без бергә генә яшәмибез икән?» — дип уйлап куйды Илнур, Кәримнең сипкелле битенә, аксыл кашларына карап. Бу минутта аның өчен Кәримнән дә кыюрак, Кәримнән дә якынрак кеше бар идеме икән? Юктыр, мөгаен.

Хикәя язучының "Аппаккай" китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев