Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Беренче «гонорар»

Өченче класста укып йөргән чагым. Яз җитте.

Әдипләр әйтмешли, «өй кыегыннан тамчылар тама башлады». Баксаң, тамчылар кыектан гына түгел, өйнең эченә дә тама икән.

Бер көнне әткәй түбәдән кар төшерергә кушып эшкә китте. Классыбыз белән пионерлар сафына керергә әзерләнеп йөри идек. Көн саен диярлек кичләрен мәктәптә репетицияләр бара. Горурлык — диңгездәй. Уен эш түгел — Ленин туган көндә без дә муеннарыбызга ал галстуклар тагачакбыз бит. Өй эчендә апа гына кәпрәеп йөрмәсен әле, мин дә егет булам!.. Дәресләрне тәмамлап кайтуга ук канатлана-җилкенә түбәгә менеп киттем. Аякларда — әткәйгә ялынып Казаннан кайтарткан кедалар, тәүге тапкыр киям. Бүген дә кичке биштә репетициягә барасы, дәртләнеп-ашкынып көрим. Түбәнең иң югары кыегын чистартып бетердем, мәгәр аскы яңаклардагы кар катламы сагыз сыман сыланып тик ята. Шулар янына шуышып төшәргә туры килде. Янә көрим. Саклык турында бөтенләй онытканмын. Бер мизгелдә аяк астындагы кар төргәге шуып китте дә шуңа ияреп өй кыегыннан түбән очтым. Ишек төбендә итекләрдәге карны  кырырга дип әткәй көйләгән рельс кисәге ята иде. Нәкъ шуның өстенә туры килгәнмен. Сул аяк бер минут эчендә каз түшкәсе сыман шешеп чыкты. Апа аяктагы өр-яңа кеданы пычак белән кисеп кенә салдыра алды.

Икенче көнне аякны гипска чорнадылар. «Җанга рәхәт репетицияләр, сау булыгыз инде. Хыялдагы пионерлар оешмасы, сау бул!..» Менә шундый күңелсез уйлар томанында гарьләнеп, өй эчендә япа-ялгыз ятам. Көннәр үтә тора. Телевизор дигән тартма авылларда бөтенләй юк замана. Мин әле биш яшьтә чагымда ук хәреф аерырга өйрәнгән һәм «китап җене кагылган» бала идем. Тукайның «Исемдә калганнар» һәм Шолоховның «Кеше язмышы» әсәрләрен кычкырып елый-елый укып чыктым. Тора-бара китаплар туйдырды.

Бер көнне әллә нишләп үземнең дә әкият язасым килеп китте. Апаның күн тышлы, өр-яңа, бик тә калын дәфтәре бар иде. Шуны «суктым», карага манып яза торган каләмне кулыма алдым һәм... мин «чып-чын, тере язучы» булып киттем. Әткәй-әнкәй, апасеңелнең өй эченнән чыгып китүе була, мин, җен алыштырып куйгандай ашкынып, өстәл артына утырам. Өчмедүртме «әкият» язып ташладым. Күркә сыман кабарып, миннән башка гына репетицияләргә йөргән классташ күршеләремә төрттереп-суктырып «шигырьләр» дә яздым. Ә яшьтәшләр минем хәлне белү, өй эшләрен тапшырып бару өчен көн дә кереп йөри. Бер-ике «шигыремне» тегеләргә укыйм. Ни галәмәт, әтәч кебек котырып миңа ташланалар. Шул дәрт бирә, күрәсең, икенче көнне этләнә-этләнә яңа «әсәрләр» язам. Бер ай дигәндә «минем» гомумдәфтәр шыплап тулды. (Юл уңаеннан гына әйтим, гипслы аяк белән барып булса да, мин пионерлар оешмасына барыбер дә кердем.)

Бактың исә, минем «даһи» иҗат җимешләрен әнкәй дә үземә сиздермичә генә барлап барган икән. Ул моны бер елдан соң гына сиздерде. Башлангыч сыйныфны тәмамлыйбыз. Безне дүрт ел буе берүзе укыткан тәүге мөгаллимәбез Бәһиҗә апа Гыйлметдинова белән аерылышыр көннәр җитте. Ата-аналар өйрәткәндер инде, һәрберебез өебездә, хушлашу алдыннан бирү өчен, Бәһиҗә апага бүләк әзерлибез. Капкадан капкага йөгереп урамны айкап чыгам, классташларның кайсы чигү чигә, кайсы фанера кисәгенә рәсем төшерә, кайсы кәгазькатыргыдан искитмәле тартма әвәли. Ә минем кулга «шайтан төкергән», һич кенә дә рәтле бүләк чыкмый. Әнкәй,  күрәсең, һәммәсен дә күз уңында тоткан. Бер көнне, эшкә барышлый, йөкләмә биреп китте:

— Укытучыңа рәхмәт әйтеп матур бер шигырь яз.

Һи , шигырьме? Безләргә, бер калын дәфтәр тутырып каләмен чарлаган «бөек әдипкәме?» Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, мондый гамәл безнең өчен «ике тиен — бер акча» бит ул! Дәрестән соң мин ялт итеп ике куплет «шигырь»не сызгалап та аттым. Мин мин микән, мин кем икән, дип күркә сыман кабарынып йөрим.

Әнкәй кайтып керде. Минем «даһи» иҗат җимешемә күз йөгертеп чыкты. Аннары... аннары сүзсез-нисез генә барып кулына канат алды. Каз канаты. Бер башы өрфиядәй йомшак, икенче очы таштай сөякле канат. Әнкәй әнә шул сөякле очы белән минем «даһи» башка кундырырга да тотынды. Үзе эш арасында такмаклап та ала:

— Сине күзле-башлы иткән беренче укытучыны шулай итеп сансызлыйлармыни? Кылтый-пылтый язып нигә мыскыл иттең?..

Менә шулай итеп, язган тәүге «әсәрем» өчен мин беренче «гонорар»ны алдым. Ә ахырда әнкәй минем кулыма чип-чиста кәгазь битләре китереп тоттырды.

Әмере кыска иде:

— Утыр, яз! Җитди уйлап, күңелеңне биреп. Язып бетерми торып йокларга ятасы булма!..

Минем иҗат газабы төнге уникегә кадәр дәвам итте. Өч куплетлы шигырь туган иде. Курка-йолка гына әнкәйне уяттым. Кат-кат укып чыкты. Өстәлдә керосин лампасы гына януга карамастан, йөзе якты иде. Көттереп кенә бәясен ирештерде.

 — Булган бу, ят...

Иртән торсам, әнкәй өстәлгә матур открыткалар тезеп куйган, бер-икесенә каләм белән шигырь юллары өчен сызыклар сызып калдырган. Миңа кичәге иҗат җимешен юлларга күчерәсе иде... Аерылышу сәгатендә классташларым Бәһиҗә апа өстәленә бүләкләрен чыгарып тезә башладылар. Кемдер рәхмәт сүзләре җиткерде, кемдер балавыз сыкты. Мин әле класс каршына чыгарга кыймый тора идем. Бәһиҗә апа үзе дәшеп алды:

— Син миңа бер сүз дә әйтмисеңмени, балам?

Өстәл янына килеп Бәһиҗә апага сүзсез генә открытканы суздым. Ул күзлеген киде дә күз йөгертеп алды. Открытканы кире сузган чагында ук керфекләре яшьле, куллары калтырана иде. Ипләп кенә әйтте:

 — Кычкырып укы әле, башкалар да ишетерлек булсын.

Оялудан күзләремне яшереп кенә мин укый башладым.

Беренче дәресләр, беренче хәрефләр

 Никадәр якын ул кешегә!

 Беренче дәресне бирүче

Мәңгегә кала ул күңелдә...

Мин шигыремне ерып чыккан чакта Бәһиҗә апа инде күз яшьләрен тыя алмыйча ярсып елый, аңа берничә классташ кызлар да кушылганнар иде. Мин әдәби сүзнең тәэсирен һәм көчен шул чагында беренче кат тойдым. Ә тәүге «иҗат җимешем» һәм беренче «гонорар», әнә, кырык елга якын вакыт узса да, һаман онытылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев