Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бердәнбер данәдә (Фантастик хикәя)

Лилия Фәттахованың Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык бәйгедә балалар әдәбияты номинациясендә 2нче урын алган хикәясе.

Гап-гади көн иде. Алар мәктәптән кайта иделәр. Ел азагы булганга, укытучылар өеп-өеп өй эше бирә. Бөтенесе дә «яхшы билге чыксын өчен бу биремне эшләргә кирәк, теге эшне эшләргә кирәк», ди. Көн саен йә контроль эш, йә тикшерү эше. Башлар каткан, кәеф уртача гына. Уртача булмаска! Ул эшләрнең бөтенесен кем эшләгән дә, кем укымыйча гына яхшы билге алган... Кыскасы, Динарның да, Данирның да "койрык«лары артканнан арта барган көн иде.

Мәйданчыкта кычкырып-кычкырып елаган биш яшьләр чамасындагы кызчыкка да игътибар итмичәрәк үтеп барулары иде. Икесенең дә өйгә кайткач акланасы бар: кем нинди дәрестән нигә «өчле» алган да, нигә уртача баллар «төшеп» киткән...
Үзара да сөйләшми генә кайтып баралар иде игезәкләр. Әйтәм ич, кәефләре шул чама гына иде.

Башына сары яулык, өстенә шундый ук сары күлмәк кигән кызчыкны башта Данир абайлап алды. Сап-сары чеби! Өстәвенә урам тутырып елап басып тора. Малайлар, бер-берләренә карашып алдылар да, кызчыкка таба юнәлделәр.

-Ни булды? — диде Динар.
-Нигә шулкадәр елыйсың, кем тиде? — диде Данир.
Кыз, мышык-мышык борын тарта-тарта, башы белән генә каршында торган сынга ымлады. Үзе тагын да кычкырыбрак елый башлады.
Малайлар нәни эт сынына карап алдылар да, берни аңламый янә кызга эндәштеләр:
-Әйдә, аңлат әле яхшылап.
-Тукта әле елавыңнан, зуп-зур кыз!

Игезәкләрнең бу кызчык яшендәге сеңелкәшләре бар, аны «зуп-зур кыз» дип юаткан, яки оялткан чаклары еш була. Бу юлы да телдән үзеннән-үзе шул сүзләр ычкынды.
«Зуп-зур кыз» аларга карап тынып калды. 

-Барсик... — диде ул таш сынга башы белән ымлап.
-Шуннан?
-Барсикны злой волшебник заколдовал... — Кыз тагын кычкырыбрак елый башлады.
-Нинди волшебник? Ни сөйлисең соң син?
-Злой волшебник! Ул килде дә ... заколдовал! — Кызчык паркка бара торган тротуарга карап куйды.
-Әйдә, киттек, бу әкиятче кыз янында тормыйк әле, — Динар игезәк сыңарына эндәште. — Үзебезгә дә әкиятче буласылар бар.

Малайлар кыз яныннан китеп бардылар. Бетмәс монда фантазер бала-чага! Сеңелләре дә шундый: әллә нинди әкиятләр уйлап чыгара да чын итеп сөйли башлый.
Ун адымнар атлап өлгерделәрме-юкмы, артларында "сары чебеш«нең шатлыклы тавышы ишетелде:
-Барсик! Ул терелде! Барсик!
Малайлар артларына борылып карадылар. Һәм шаккатып бер-берләренә карашып алгач, бер сүз әйтми, кызчык янына йөгерделәр.

Әле генә таш сын булып торган эт, чынлап та, теп-тере эт шикелле мышнап, сулап, койрыкларын селкетеп тормасынмы?!
Кызчык аны муеныннан кочып алган, сыйпый, үзалдына сөйләнә иде:
-Барсик, Барсик! Матур Барсик! Хороший Барсик...
Ул да булмады, кызчык эт яныннан торды да тагын елап җибәрде: 
-Бу минем Барсик түгел! 

Малайлар, әле һаман да таш этнең чын эткә әйләнүенә ышанырга да, ышанмаска да белми гаҗәпләнеп басып торалар иде. Биш минут элек кенә сын иде бит! Хәзер каршыларында аклы-каралы, йөгерек күзле бер эт утыра. Могҗиза иде бу!
-Минеке түгел ул, — дип сузды кызчык.
-Ничек инде синеке түгел? 
-Ул какой-то другой. Чужой... ул — салкын, — кыз әле малайларга, әле эткә карады.
-Ничек инде «чужой»? Ничек инде салкын? Синең этең аклы-каралы идеме соң?
— Аклы-каралы. 
Кызчык эткә текәлде.
-Он — ненастоящий!

-Әкиятче кыз! Сулап торган эт ничек «ненастоящий» булсын инде! — Динар ачуланып китеп барырга уйлаган иде дә шып туктап калды. Әле генә таш иде ич ул. Моны өчесе дә күрделәр. Суламый да, мышнамый да иде.
Шулай да нәрсәдәндер шикләнеп, малайлар эттән читкәрәк киттеләр. Кызчыкны да үз яннарына дәшеп алдылар. 
-Нигә алай дисең син?
-Аның күзләре минем Барсикныкы түгел. Минем Барсик добрый. Ул минем биттән ялый иде, теле белән. Менә шулай итеп. 
Кызчык телен чыгарып ялаган сыман хәрәкәт ясады. Үзе инде еламый иде. 
-Тукта әле, син «злой волшебник» дидең бая. Кем иде ул?
Кызчык җилкәләрен сикертте.
-Нинди иде соң ул?
-Ул... ул... ул... — кыз исенә төшерергә маташты. -Белмим. Ул абый иде, кара футболкадан. Озы-ы-ын! 
-Нәрсә диде ул сиңа?
-Әйтмәде. Ул Барсикның башыннан погладил и... он заснул. Аннары превратился в каменного. У него глаза злые.

Кызчык русчалы-татарчалы сөйләшә иде. Динар белән Данирларның өендә алай сөйләштермиләр. Телне бутап сөйләгән саен йә кисәтү ясыйлар, йә ишетмәмешкә салышалар. Сандугач карга булып каркылдый башлаган көнне сез дә үз телегездә сөйләшми башларсыз, ди әтиләре. 

Малайлар этнең күзләренә карадылар. Алай усал да кебек түгел инде ул үзе. Шундый тәртипле, өрми дә, тыныч кына карап утыра. Ниндидер команда көтә диярсең. 
-Күзләре роботныкы кебек, — дип куйды Данир, бераз текәлеп карап торгач.
-Әллә чынлап та робот инде? — диде Динар да, күзләрен эттән алмыйча. Бу эт чынлап та чын да, чын түгел дә кебек иде. Селкенә, койрыгын селкеткәләп куя, сулый... Тик...
Подъезддан атылып бер хатын килеп чыкты. 
-Алия, ник елыйсың? Кемнәр болар? Бу малайлар елаттымы сине? Тавышың әллә кайдан ишетелеп тора. Хәзер чыгам, көтеп тор, дидем бит мин сиңа. Кемнәр сез? Ни кирәк сезгә? Бар, китегез моннан. 

Кызу-кызу сөйләнгән, ике кулына да сумка, чәчәк, торт кебек әйберләр тоткан бу апага малайлар ни дип әйтергә белми тордылар.
Ярый әле Алия — сары чебеш телгә килде.
-Безнең Барсикны злой волшебник заколдовал, әни! Ышанмасаң, алардан сора.
-Әй, ашыкканда син дә юк-бар белән башымны катырма әле. Әнә ич Барсигың. Әйдә, такси чакырттым, туган апаңнарга соңга калабыз. Кунаклар җыелып беткәндер инде. Барсик, киттек. Кертеп кенә калдырыйк, дидем мин сиңа. Кешегә ничек эт белән барасың?
-Алып бармыйк, бу безнең Барсик түгел.
-Кертеп торырга вакыт юк, әнә такси килде. Әйдә, кызым, тизрәк. 
-Алып бармыйк, мин аны яратмыйм.
-Алия! Нишлисең соң син, ә! Әле генә Барсиктан башка яши алмас кеше кебек кылана идең, инде «яратмыйм». Киттек әйдә. Әйдә, Барсик.

Әни кеше эт янына бара башлаган иде, эт ырлап куйды да җан-фәрманга чабып китеп тә барды.
-Менә инде! Әтиеңә ни дип әйтәбез хәзер?
Ул арада такси кычкыртты. Әнисе, нишләргә белми як-ягына карангалады, аннары кызын кулыннан алды да, машинага таба йөгерде.
Биш минут эчендә булып узган бу хәлләр малайларны соң чиккәчә аптыратты.
-Галюцинацияләргә ышанасыңмы син? Чемет әле, — дип куйды Динар.
Данир аның беләгеннән чеметеп алды.
-Ай! Умырып ал, димәдем бит мин сиңа. Ычкындыңмы әллә? Авырта бит, — дип кычкырып җибәрде Динар. Үзе дә Данирның кулыннан чеметте.
-А-а-а-а! Мин «чемет» димәдем бит! — Данир игезәгенең беләгенә асылынды.
Әүмәкләшеп киткән малайларны озын буйлы бер ир-ат туктатты:
-Нәрсә бүлешәсез, малайлар?
Кара футболкалы, футболкасына инглизчә «Мин сине яратам» дип язылган, озын, дөресрәге, бик озын буйлы абый иде бу. Малайлар теге кызчыкның сүзләрен исләренә төшереп шым булдылар: ул да «кара футболкалы абый» дигән иде бит!
-Без? Без... Юк, без болай гына. Дуслар без! — дип игезәгенең җилкәсенә кулын салды Данир.
-Туганнар, — дип куйды Динар. Ул да туганының җилкәсенә кулын куйды. Күгәреп чыккан беләгенең авыртуын җил сыпырып алдымыни?!
-Дуслар, туганнар, дисез инде алайса. Шәп инде бу! — дип елмайды ир кеше.
-Сезнең яннан озын буйлы бер абзый узмадымы? Миңа охшаган. Футболкасына «Мин сине яратмыйм!» дип язган.
Малайлар бер-берләренә карашты. Хәйләлиме бу кеше, юкмы — һич аңлый алмадылар.
-Юк, — диделәр беравыздан.
-Ул бу тирәдән узган булырга тиеш, — дип куйды Озын буй. — Каршыма био-эт очрады... Эшен башлаган ул.
-Кем? Нинди эшен?
-Ясалма интеллект дип ишеткәнегез бармы сезнең?
— Искусственный интеллект? Әйе, колакка кергәне бар, — дип куйды Данир. 
-ЯИ-23 мин. Ясалма интеллект — 23. Миннән алдарак узганы ЯИ — 22 иде. «Люцифер» дип атады аны Остаз. Ул бер ел алданрак ясалган иде, аның программасы минекенә караганда төгәлрәк. «Люцифер» эшен башлаган да инде. Кызганыч. Вакыт күп түгел.
Озын буйның сүзләреннән соң Динар игезәгенә төртте:
-Чемет әле!
Данир:
-Син дә, — диде.
-А-а-а-а! — Малайлар икесе бергә кычкырып җибәрде.

Аларның бер-берсен чеметешеп, кычкырышуларына гаҗәпләнеп карап торган Озын буй:
-Нигә алай бер-берегезне чеметәсез? Алай ярамый бит, сез туганнар! — дип куйды.
Малайлар әкрен-әкрен артка чигенә башладылар. Аннары, баягы эттән дә тизрәк, юлга таба элдерттеләр. Мышный-мышный икенче йорт ишегалдына килеп туктадылар. Артларында ук:
-Нигә йөгердегез сез, аңламадым, — дигән сүзләрне ишетүгә, аяклары җиргә кадаклангандай булды.

-Сез миңа ышанмыйсызмы әллә? — дип куйды Озын буй. — Мин әле ясалып бетмәгән робот шул. Конструктор-галимебезне хастаханәгә алып киттеләр. Әле мин эксперимент үтмәдем. ЯИ-22 сынау вакытын бер ел элек узды. Ул программа буенча эшен башлаган да инде.
-Нинди эшен?

Бу юлы малайларның куркуларын кызыксыну алыштырды. Җентекләбрәк караганда, бу кешенең шоп-шома бите силиконга охшаган икән. Ә бәлки чынлап та роботтыр ул? Теге таш этнең терелгәнен үзләре дә күрде бит. Ул да биоробот, ди әнә.
-Әйе, сез миңа ышанмыйсыз... — Озын буй авыр сулап, эскәмиягә килеп утырды. — Ә мин ярдәмсез берни дә эшли алмыйм...
-Ә нәрсә эшләргә телисең соң син?
-Миңа Люциферны туктатырга кирәк. Аны туктатмасак, бу шәһәрдә бер тере эт тә калмаячак.
-Ничек??!
Озын буйның сөйләгәннәре инде чынга охшый бара иде. ЯИ-22 шәһәрдәге барлык этләрне, махсус программа кертеп, роботларга әйләндереп йөри икән. 
Озын буй биленә аскан җайланманы алды.
-Карагыз! Күрәсезме, бу — шәһәрегез картасы. 

Электрон җайланмада бик күп яшел, кызыл нокталар күренде. Яшелләр бер-бер артлы кызылга әйләнә, малайлар шуны чамалап алды.
-Кызыл нокталар роботка әйләнгән этләр алар. Озакламый бер тере эт тә калмаячак...- дип кабатлады Озын буй.
-Ничек инде? Ни өчен?
Игезәкләр куркынып та, бераз шикләнеп тә Озын буйга карадылар.

-Мин белгәне күп түгел. Әйтәм ич, мин әле эшләнеп бетмәгән робот. Әле бөтен нәрсәне белеп бетермим. Миңа кертелгән программада «начарлык эшләргә ярамый» диелгән. Минем баш мие ЯИ-22не куркыныч объект итеп күрә. Аңа «этләрне юк итәргә» дигән пункт кертелгән. Ун километр радиустагы бөтен этләрне юк итә ала ул. Юкка чыгарылган һәр эт саен аның көче — энергиясе арта бара. Тора-бара радиусы да артачак, сигналлар белән генә фатирдагы этләрне дә роботларга әйләндерә алачак ул. Ни өчен икәнлеген мин әйтә алмыйм.
-Ә кем белә соң?
-Моны бары безне ясаган Ул гына белә.
-Кем ул?
-Ул — бөек галим! Аны бар да олылап Остаз диләр!
-Кайда соң ул Остаз? — диде малайлар беравыздан. Аларның шулай берүк төрле уйлый, сөйли торган гадәтләре бар.
-Яшерен лаборатория территориясендәге хастаханәдә ул.
-Безнең шәһәрдә яшерен лабораторияләр бармы? — малайлар тагын беравыздан берүк сорауны бирде. Ялганчы бугай бу абзый. Мошенниктыр әле. Алай дисәң, теге таш этнең терелүе галлюцинация булмады бугай бит.
-Теләсәгез, мин сезне анда алып барам. Тик... 
-Нәрсә «тик»?
-Без анда йөргән арада соң булып куюы бар.
-Ә нишләргә соң?
-Мин белмим. Миңа җаваплар программасы куеп өлгермәде Остаз. Минем программада «яхшылык ул уңай корылышлы энергия» диелгән. Кешеләр сиңа ярдәм итсә, син аларга ярдәм итсәң, энергияң артачак" диелгән. Мин шуны гына беләм. Әлегә минем көч ун процентка гына тулган.
-Ә нишләп киттең соң алайса лабораториядән? 
-Остазны алып киткәч, баш миемә сигнал килде: «Явызлык бар икән — туктатырга тырыш. Һәр яхшылыгың саен энергияң артачак.» Мин нидер эшләргә тиеш идем.
-Менә хәлләр, — дип куйды Динар.
-Менә сиңа тамаша! — диде Данир.
ЯИ-23 — кулындагы җайланманы малайларга сузды.
-Кызыл төсләр арта бара.
Картага күз төшерүгә, йөрәге жу итеп китте Данирның. Сыйныфташлары Ясминә торган җиргә якынлаша иде кызыл нокталар.
-Ясминәләргә таба бара бит бу! — дип төртте ул игезәгенә.
-Ай-яй! Аның Бәләкәче бар ич!
Динар тиз генә телефонын алды да сыйныфташына шалтыратты. 
-Ясминә, син өйдәме?
Телефонның теге очыннан нечкә генә тавыш ишетелде:
-Өйдә булмый, кайда булыйм инде мин? Ник алай дисең?
-Бәләкәч синең беләнме?
-Минем белән булмый, кайда булсын инде? Вот чудак! Ник алай дисең?
-Срочно Бәләкәчне ал да безнең янга кил. Хәзер такси чакыртабыз.
Динар Ясминәгә ни-нәрсә булганын аңлатканчы (кызлар сорау бирмичә генә ни дә булса эшлимени ул!), Данир аңа такси чакырткан иде инде.

Биш минуттан сыйныфташлары нәни этен — алтынсу-сары лабрадорын күтәреп такси белән килеп тә җитте.
-Мин бернәрсә аңламадым! Нигә без монда килергә тиеш?
-Ясминә! Аңлатып торырга вакыт юк, аннары үзең аңларсың. Безгә хәзер Бәләкәчне моннан ераккарак алып китәргә кирәк.
ЯИ-23 тә телгә килде.
-Остаз яткан хастаханә шәһәр читендә. Шунда барыйк без.
Башка чара юк та иде. Ни дә булса эшләргә белмәсәң, башыңа килгән иң беренче эшне эшлә. 
-Ашыгырга кирәк, — диде Озын буй. 
-Мин беркая да бармыйм, миңа әти-әни чит кешеләр белән китәргә ярамый, ди. — Ясминә әле Озын буйга, әле сыйныфташларына карады.
-Бәләкәчеңне коткарырга кирәк, аңа куркыныч яный! — диде малайлар бертавыштан.
-Безнең вакыт күп түгел, — дип кисәтте Озын буй.

Киребеткән кызны барыбер җиңә алмадылар: ул таксига утырмады. Шулай да Бәләкәчне малайлар белән җибәрде. Әле бер яшен дә тутырмаган нәни эт малайларны яхшы белә иде, бер каршылыксыз Динар кулына күчте. Башын уңга-сулга боргалап, мыш-мыш килеп, як-якны күзәтте. 

-Карагыз аны, озак йөрмәгез, — дип озатып калды аларны Ясминә. — Мин машина номерын истә калдырдым, если что, — дип тә өстәде. Шунда ук фото да ясап өлгерде. 

Шәһәр читендәге хастаханә урнашкан урын тоташ наратлык эчендә утыра икән. Бар җирдә чисталык. Хастаханәгә зур капка аша тикшереп кертәләр булып чыкты. Малайлар Остазның исемен белми иделәр. Алар гына түгел, Остазның чын исемен ЯИ-23 тә белми иде.
Капка яныннан читкәрәк киттеләр. Ничек эчкә үтәсе дә Остазны табасы соң? Эчтә дә яхшы саклыйлардыр инде, теләсә кемне кертмиләрдер.

Аптырашып торганда, ЯИ-23 тынып калды.
-Якында гына зомби-биороботлар бар, мин аларны сизәм, — диде ул тавышын әкренәйтеп.
Берничә минуттан тротуар буйлап инвалид арбасында ун-унбер яшьләрдәге бер малайның килүе күренде. Аның янәшәсендә Бәләкәчтән шактый гәүдәлерәк ике лабрадор бара. Этләр шунда ук, каршыларында торган бу өчәүне өзгәләргә әзер булып, куркыныч итеп ырлап куйды. Малай туктады, этләргә нидер әйтте бугай, алар шым булып янәшә яттылар.
-Сәлам сезгә! — диде моңсу йөзле малай. — Курыкмагыз, тимиләр алар. Мин команда бирдем, уза аласыз.
Ул арада Бәләкәч Динар кулыннан ычкынып китте дә арбадагы малай янына чапты. Малайга сырпалана, кулын ялый башлады. 
Динар белән Данир аптырап калдылар.
-Бәләкәч, ярамый, кил монда, — диде Динар. 
Бөтен кешене яратырга әзер булса да, лабрадор көчек алай чит-ят кешеләргә барып сарылмый иде әле.
-Ай, ул шундый җылы! — диде арбадагы малай. — Шундый... шундый... Минем Томмига охшаган...

Ул арада Бәләкәч, сикереп менеп, малайның итәгенә үк утырган иде инде. Малайның битен, күзләрен ялый, тегесе исә чын күңелдән көлә иде.
ЯИ-23 малайга һәм аның янындагы этләргә карап тора икән.
-Берни дә аңламыйм, — дип куйды ул Данирларга гына ишетерлек итеп. -Малай куркыныч түгел, ә этләр бит зомби-этләр. Берни аңламыйм.
Игезәкләр дә этләрнең сәерлекләренә игътибар иттеләр: аларга җансыз күзле этләр карап тора иде. Сулаганнары, тере булулары сизелә, ләкин бернинди эмоция белдермәгән күзләре салкын һәм куркыныч икән.

Ул арада наян көчек белән уйнап туктаган малай да телгә килде:
-Минем исемем Роберт. Ә сез кемгә килдегез? Бу дусның исеме ничек? Ул шундый супер! Болар түгел инде, — дип янәшәдә тыныч кына яткан сакчыларына карады.
-Бәләкәч ул, — диде Данир.
-Без...без бер галимне эзлибез, — дип өстәде Динар.
-О-о-о! Галимнәр күп ята монда! Исеме ничек соң? Мин аларның барысын да беләм. Әтиемнең пансионаты бу.
-Остаз... Аны бар да Остаз дип йөртә, — дип сүзгә кушылды ЯИ-23.

Роберт берничә секунд Озын буйга сәерсенеп һәм бик текәлеп карап торды. Җитдиләнеп китте, үзе берни дә дәшмәде. Аннары арбадагы пультка басты, тәгәрмәчләр хәрәкәткә килде. Үзе куенына сыенып беткән Бәләкәчне тагын да кысыбрак кочаклады, әйтерсең лә аны нидәндер сакларга тели иде.

-Беләм мин аны. Бүген генә аңына килде, диделәр. Беркемне дә янына кертмиләр. Малайлар, әйдәгез минем белән. Ә сез калыгыз.
ЯИ-23кә сынаулы карашын ташлап, ул малайларны үзе белән әйдәде.
-Ул безнең дус, ул да керсен әле, — диде Данир яңа танышына.
-Остаз аның белән генә сөйләшергә мөмкин бит, — дип куйды Динар.
-Роберт таныды мине. — ЯИ-23 телгә килде. -Ул минем биоробот булуымны аңлады. Аның тирәсендәге бөтен нәрсә ясалма. Этләрен күрдегез бит.
Аннары ул арбадагы малайга эндәште:
-Син курыкма миннән, Роберт. Мин сиңа начарлык эшләмәм.
-Сез барыгыз да миңа яхшылык эшләргә телисез! — Малай ачу белән шулай диде. — Күралмыйм барыгызны да! Сезнең яхшылыктан гарык инде.
Выжылдап яннарыннан узып киткән малайның күзендә яшь күреп алган Данир аптырап китте. Аңа аңлашылмаган нәрсәләр күп иде монда. 

Барысы да, ЯИ-23 тә, малай артыннан иярде. Капка үзеннән-үзе ачылып китте. 
-Болар минем белән, — диде малай сакта торучы ике иргә. Берничә секунд Озын буйга карап торды. — Барысы да керсен.
Аларны туктатып торучы булмады. 

Остаз янына да бик җиңел барып җиттеләр. Медсестралар Роберт белән килүчеләргә ак халатлар тәкъдим итте, бер артык сорау да бирмәделәр. Малай кулында керергә рөхсәт бирүче тамга бар иде.

Карт галим аерым палатада ята икән. Янына керүчеләрне күреп, күзләрен ачты, хәлсез куллары белән якынрак килергә ишарәләде.
-Искәндәр...- диде ул ЯИ2-3кә карап. — Ялгыштым мин, Искәндәр. Люциферны түгел, сине иң элек ясыйсы калган. Юк, аны ясыйсы булмаган... Күземне миллионнар томалады. Миллионнар гына да түгел инде... дөньяда булмаганны иң беренче булып ясау теләгедер бу... Миңа Аллаһ җәзасын бирде инде... Аңладым. Югары Акыл эшенә кысылырга тиеш түгел кеше... Ялгыштым мин... 

Карт галимнең күзләре ярымачык иде, ул әкрен, хәлсез тавыш белән ЯИ-23 кә карап (карт аны Искәндәр дип атаган икән) сөйләвен дәвам итте:
- Атом бомбасын уйлап тапкан Оппенгеймер да шулай үкенгәндер. Нинди генә бөек ачыш булмасын, тере җаннарны юк итүгә китерә икән, ул бары тик явызлык кына. Соңлап аңладым мин моны, Искәндәр. Люциферны эшләүгә биргән акчаларын да сине ясауга тоттым да... соң... өлгермәдем. Адәм баласы планлаштырган белән Галәм ихтыяры туры килми. 

Малайлар үзләрен ниндидер фильмдагы персонажлар итеп хис иттеләр. Кайда, кайчан карадылар соң әле болар турында? «Йолдызлы сугышлар»дамы, кайсында? Ничек эләктеләр алар бу фильмга? Төшме соң бу, өнме?!

ЯИ-23 — «Искәндәр» якынрак килеп, шәһәр картасы булган электрон җайланманы Остазга сузды. Анда бөтен җирдә кызыл нокталар, ул нокталар арасында ниндидер кызыл төстәге дулкын йөреп тора, дулкын радиусы киңәйгәннән-киңәя бара иде.

-Димәк, «Люцифер» эшен тәмамлап килә. Шәһәрдә бер генә тере эт тә калмаган. ЯИ-22нең көче хәзер берничә йөз километр радиуска җитә. Күрәсезме? Ул инде озакламый шәһәр читенә килеп җитәчәк. 
Карт галим Роберт кулындагы эткә карап куйды. Малай кочагындагы эт тыныч кына месләп йоклый иде.
-Ни өчен? 
Динарлар үзләрен борчыган сорауны бирде.
-Ни өчен? Нигә кирәк, кемгә кирәк ул шәһәрдәге бөтен этләрне юк итү?
-Ясалма интеллектның мөмкинлекләрен сынау бара...- дип авыр сулап куйды галим. — Тик... ул кешенең үзенә куркыныч тудырачагын тулысынча күзаллап бетермәгәнбез без. Бу дөньяда һәркем, һәрнәрсә бердәнбер данәдә. Копияләр алар копия генә... Җанны бары Аллаһ кына сала ала...

Роберт куркынып Остазга карады:
-Мин аңладым бугай. Димәк, әти! Әти түләдеме сезгә? Минем янда булган биороботлар да сезнең эшме? 
Карт галим тирән сулап куйды. Аның үкенүе йөзенә чыккан иде. Авыр гына, өзеп-өзеп кенә дәвам итте:
-Синең белән булган авариядән соң ... алыштырып куйган кебек булдылар әтиеңне. Аңа кадәр ... эш өчен кирәкле роботлар гына эшләдем мин, кеше хезмәтен җиңеләйтә торган ... акыллы машиналар гына. Ә менә теге чакта... синең лабрадорың юлга атылып чыккач... аны коткарам дип йөгергән үзеңне дә машина бәрдергәч... әтиең ...үзгәрде.

Роберт, битен учлары белән каплап, елап җибәрде. Аның үксегән тавышына уянып киткән нәни эт, башта берни аңламыйча, күзләрен челт-челт йомгалап, тирә-юньгә карангалап алды, эшнең нидә икәнен чамалагач, малайның кулыннан, битеннән ялый башлады.
-Күралмыйм, күралмыйм мин әтине! — дип сулкылдады малай. — Ул мине дә робот урынына күрә бит. Минем беркемем дә юк... дусларым да... сыйныфташларым да... Ярамый, имеш! Минем хәтта чын этем дә юк бит... Ялгыз мин! Япа-ялгыз!

Динар белән Данир, сулкылдаган малайны ничек тынычландырырга белмиләр иде. Икесе дә, сүз куешкан кебек, дәшми генә аның җилкәсенә кулларын куйдылар. Син ялгыз түгел, дияселәре килде аларның. 
-Димәк, шул гомер син мине күралмыйсың? Шуңа күрә сөйләшми идеңме минем белән? Ә мин сине стресс кичергәнгә телсез калдың дип уйлаган идем...

Палата ишегендә киң җилкәле, йөзендә Роберт чалымнары булган ир басып тора иде.
Ир улы каршына чүгәләде.
-Синең өчен бит болар бар да, Роберт! Мин төзегән бу финанс империясенең хуҗасы син булачаксың. Инде бер тапкыр югалта яздым бит инде. Улым! Ә син...Син мине дошман саныйсыңмы?? 

Ата кеше улының тезләрен кочаклады. Роберт дәшмәде.
-Синең йөгереп йөрүеңне күрер өчен берни дә кызганмас идем, улым. Үзең беләсең, табиблар көчсез булып чыкты... 
Роберт әллә никадәр әрнү-үпкә чагылган яшьле күзләре белән әтисенә карады:
-Яхшылыкны начарлык аша эшләмиләр аны.
Аларны ЯИ-23 бүлде:
-Тагын берничә минуттан бу эт тә үләчәк.
Роберт, әле итәгендәге Бәләкәчкә, әле әтисенә карап алды, шашынып кычкырып җибәрде:
-Туктат, әти! Моны бит син генә туктата аласың! Пульт синдә бит! Мине яратсаң — туктат.
Әти кеше берничә секунд нәрсә турындадыр уйлады да, сикереп торып, бүлмәдән чыгып китте.

Бүлмәне тынлык биләп алды. Роберт Бәләкәчне күкрәгенә ныграк кысты. Нәни лабрадор, ал телләрен чыгарып, малайның күзләренә карады — аның йокысы туйган, уйныйсы, шаярасы килә иде. Малайлар, ни булыр икән инде тагын дип, өлкәннәрнең берәр сүз дәшүен көтте. Карт галим, хәле китепме, әллә башка сәбәп беләнме, күзләрен йомды.

Аннары әллә үзенә, әллә биредәгеләр ишетсен дип, әкрен генә сөйли башлады:
-Дөнья ул — материя. Төрле вибрацияләрдән торган материя. Явызлыкның үз вибрациясе, яхшылыкның — үзенеке, югарырак вибрация. Явызлык тизрәк тарала, аңа иярүчеләр күбрәк, иярүче күбрәк булган саен, аның җимергеч көче дә зурайганнан-зурая бара. Ярату! Бары тик ярату гына коткара ала кешеләрне. Дөньяны. Үзеңә яхшылык теләсәң дә — ярат, кешегә яхшылык теләсәң дә — ярат...

Карт галимнең пышылдап диярлек әйткән сүзләрен Искәндәр-роботның шатлыклы тавышы бүлде:
-Туктады! 
Аның кулында — электрон карта, ул күзен дә алмый андагы хәрәкәтне күзәтә иде.
-Чигенә башлады!
-Кызыл төсләр азая башлады!
-Кызыл төсләр калмады, бар да яшел! Остаз, бар да яшел! Бар да үз урынына кайтты, Остаз! Без өлгердек!

Ул да булмады, урам якта шаярып уйнаган, чинашкан эт тавышлары ишетелде. Бәләкәч, таныш авазлар ишетеп, Робертның итәгеннән сикереп төште дә тәрәзәгә таба чапты. Тәрәзә кырыенда торган урындыкка, аннан тәрәзә төбенә сикереп менде. Ярымачык тәрәзәне өтә-төртә зуррак ачарга маташты.

-Бәләкәч! Ярамый, егыласың, анда биек, — дип кычкырып җибәрде Роберт.
Һәм ниндидер көч малайны арбасыннан күтәрде. 

Икенче мизгелдә ул инде нәни этне кочагына алып, ачык тәрәзәдән карап басып тора иде. Урамда кояшлы көн. Сирень, шомырт исләре борынга керә дә бөтен барлыгыңны тутыра. Аста куыша-куыша ике эт уйный. Берсен-берсе уздырып кошлар сайраша. Кошлар хорының бер нотасында да ясалмалык юк, бар да чын, бар да табигый иде.

Бүлмәгә ургылып яз исе — тереклек исе керде. Ул бүлмәдәгеләрнең бәхетле елмаюларын тагын да арттыра төште сыман.

Кайсы мизгелдә куллары кулга үрелгән булгандыр, Данир игезәгенең җылы учын сизеп, ныграк кысып куйды. Динар да аңа җавап бирде. Кәефләренең моннан да яхшырак чагы булдымы икән? Нинди матур дөньяда нинди әйбәт кешеләр арасында яшиләр икән алар! Алган «икеле»-«өчле»ләр дә, әле алачаклары да бик вак нәрсә булып калды. Әти-әниләренең шелтәләп тә, яратып та әйткән сүзләре, тәтелдек сеңелләрләре, дуслары-сыйныфташлары — бар да шундый якын икән, шундый үз!

...Һәм бу — бердәнбер Җир шарында башка беркайчан да кабатланмас бердәнбер көн иде. Чып-чын. Копия түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев