Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ачулы туп

Ләйлә, урамда уйнаганда, туп тапты. Матур зур туп.

Ләйлә, урамда уйнаганда, туп тапты. Матур зур туп. Ике ягы да кызыл, уртасына төсле тасма сызылган. Язуы да бар икән: «Азатныкы. 81 нче йорт, 9 нчы фатир». Ләйлә дә шул йортта яши, күрше подъездда гына. Кызчык тупны хуҗасына кертеп бирергә уйлады: шатлансын әле.

Азатның туплы уйнаганын күргәне бар Ләйләнең: туп үзе кулга тәгәрәп менә, үзе сикерә, үзе һавага атыла. Малай әле кулы, әле башы, әле тезе, әле аягы белән аны үчтеки итеп кенә тора. Кайчак туп Азатның җилкәсенә сикереп менә, муены тирәли тәгәри. Гүя аны Азат уйнатмый, ә туп үзе шулай җитез, елгыр, җанлы, сихри. Шундый тубың булса иде ул! Әнә шулай хыяллана-хыяллана, тупны үзлә­ренә алып кергәнен сизми дә калды Ләйлә.

—  Каян алдың мондый матур тупны? — дип сорады әбисе аннан.

—  Азат уйнарга биреп торды.

—  Югалта күрмә инде.

—  Югалтмыйм, әби. Өйдә генә уйныйм мин.

Беренче көнне үк туп, түшәмгә кадәр сикереп, люстраны челпәрәмә китерде. Әнисенең апасы өй бүләге итеп алып килгән иде аны. Җемелдәвек пыяла ватыклары гына калды бүләктән. Ләйлә бик каты курыкты һәм карават астына кереп качты. Әбисе генә эзләп тапты аны. Ләйлә, яшьләренә буыла-буыла:

—  Мин ватмадым, туп ватты, мин ватмадым, туп ват­ты, — дип такмаклады.

Әбисе Ләйләне тынычландырды, өйдә туп белән башка уйнамаска кушты. Тик торамыни инде уйнак туп! Икенче көнне үк бәллүр вазаны идәнгә бәреп төшерде. Әнисенең яраткан вазасы. Бу хәлдән соң туп карават астында моңсу­ланып ята башлады.

Ләйләгә дә моңсу иде. Беркөнне ул әбисеннән:

—  Туп люстра белән вазаны нигә ватты икән? — дип сорады.

—  Тупның ачуы килгән, кызым. Ә ачулы туп һәрвакыт нәрсәдер майтара инде ул.

—  Туп нигә ачулана соң, әби?

—  Мөгаен, хуҗасыннан аерылгангадыр. Дустын сагына­дыр ул.

—  Әбием, туп хуҗасын тапса, ачуланмыймы, кабат шат буламы?

—  Әлбәттә.

Ләйлә тупны алды да урамга йөгерде. Ишегалды бала­лар тавышыннан шау-гөр килә иде. Саргылт чәчле малайны күзләре белән шундук эзләп тапты Ләйлә. Кыюсыз гына янына килде дә: —  Менә, тубыңны ал. Гафу ит мине!

Азат аптырап башта кызга, аннан югалткан тубына карады. Тупны кулына алып, җәһәт кенә күккә чөйде, тотып алды.

—  Исемең ничек синең? — дип телгә килде ул.

—  Ләйлә.

—  Ә мин — Азат. Туп белән уйный тор, өеңә кергәндә бирерсең, яме.

—  Ярар, Азат.

Менә Ләйлә туп белән уйный. Бәләкәй куллары белән аңа кагылуы була, туп сикереп-сикереп китә. Кызга ачуы килми инде аның хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев