Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Әбләев хикмәтләре»: Күрсәтте күрмәгәнне

Башымда һаман да бер уй бөтерелә: «Ничек Табылдыкны тәүфыйклы итәргә?»

Ни эшләтергә инде бу мур-кыргырыны! Тәки теңкөмне корытты бит. Һич түзәр әмәл калмады. Оятымнан җир читенә качардай булдым. Билләһи менә! Малайлар да тәмам каныктылар. Әллә нинди кушаматлар тагалар бит. Бот буе юеш танауларга хәтле, «дилисиловщик, дилисиловщик» дип үчекләп арттан чабалар. Кайчак, ачудан баш чүмечләренә менеп төшәрдәй булам, билләһи. Тик дәрәҗәмне төшереп ул маймычлар белән вакланып торасым килми. Чүтеки, яхшымы-начармы, бишенче класс укучысы бит. Шуңа күрә, тешне шытырдатып кыскан килеш яннарыннан тыныч кына узып китәргә туры килә. Җае чыкса, бер эләктерермен әле үзләрен.

Класска кереп утырырга өлгермим, тагын шул хәл кабатлана. Балга җыелган чебеннәр сыман сыйныфташ малайлар сырып ала. Көн дә шулай. Һич тынгылык бирмиләр үземә. Каршыма җәелеп утыралар да тотыналар чәнечкеле сораулары белән баш катырырга:

— Кәефләрең ничек, Әбләй?
— Йоклап буламы?
— Шәкертең ни хәлдә?
— Дрессировка шәп барамы?
— Тагын нинди кәмит күрсәтәсез?

Яудыралар гына, малай, сорауларны — түзеп кенә тор. Әмма мин бик җиңел генә бирешә торганнардан түгел. Кесәдән мамык тартып чыгарам да колакларга тутырам. Аннары китабыма багып утыра бирәм. Малайлар үз-үзләреннән канәгать булып шаркылдашалар, мине үчекләп, төрткәлиләр. Үз максатларына ирешә алмагач, тора-бара сүреләләр, акрынлап урыннарына таралышалар.

Мин берүзем калам. Үз уйларыма чумам. Хәтта партадашым юан Фәниянең яныма кереп утыруын да сизмим. Башымда һаман да бер уй бөтерелә: «Ничек Табылдыкны тәүфыйклы итәргә?» Ләкин күпме генә баш ватсам да берни уйлап таба алмыйм. Ул арада дәрес башлана — мине борчыган мәсьәлә чишелмичә кала.

Сез, билгеле, кем соң ул Табылдык дип сорарсыз. Хи, аны белмәгән кеше авылда бар микән? Әйтсәм әйтим инде, «Табылдык» — кәҗә тәкәсе ул. Кәҗәнең дә ниндие әле! Настоящий кыр кәҗәсе.

Узган ел азагында минем әти Казахстанга барып кайткан иде. Дала буйлап машинасында узып барганда юл читендә төргәккә охшаган бер нәрсә күзенә чалына. Төшеп караса ни күрсен — үлән арасында карасу төстәге кәҗә бәтие калтыранып ята. Яңа гына туган була ул. Әти, билгеле, аның әнисен эзләргә керешә. Эзли торгач машинасы яныннан ерак түгел уйсулыкта үле гәүдәсен табып ала. Ниндидер явыз атып үтергән үзен. Әти ятим бәтине бик кызгана. Тунына әйбәтләп төреп машинасына кертеп сала. Бик хәлсез була бәти. Әти аңа үзенә дип алган сөтне җылытып эчертә дә, ерак юллар үтеп өйгә алып кайта.

Кәҗә бөтиенә барыбыздан да битәр өч яшьлек Рәшит куанды. Әй кочаклый, әй үбә үзен. Ә минем бик үк исем китмәде. Нәрсә дип шаккатасың? Кәҗә бәтие күргән юк мәллә? Дөрес, бу бәтинең кыяфәте бик сәер, прастуй кәҗә бәтиеннән аерылып тора. Тик барыбер көчек түгел бит инде. Аның белән мин нишлим?

Әти минем уйларымны аңлагандай җилкәдән кочып:
— Синең көчек яратканыңны яхшы беләм, улым. Алла бирсә, анысы да булыр әле. Тик хәзер бәтигә ярдәм кирәк. Аякка бастырсаң, савабы зур булыр, — диде.

Әти әйткәч ни хәл итәсең. Теләр-теләмәс кенә булса да ризалаштым. Әмма ләкин шул көннән алып бөтен тынычлыгымны җуйдым. Ай-һай, бигрәк мәшәкатьле икән бу бәти тәрбияләү. Моның кадәр четерекле эш булыр дип башыма да китермәгән идем. Аның көен көйләп хәл калмады, малай. Ну әрсез инде үзе. Иртә дими, кич дими ашарга сорый. Сөтеңне әзерләп кенә җиткер.

Алай гына да түгел, таң тишегеннән торып тәмле йокыдан уята. Аңа нәрсә, корсагын тутырып ашый да бөгәрләнеп ятып тагын йокыга китә. Ә мин сукрана-сукрана киенәм дә мәктәпкә барырга хәзерләнә башлыйм.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табылдык инде күзгә күренеп йомрылана башлады. Тәненә ит кунгач гайрәте дә артты. Бөтен өйне тутырып, рәхәтләнеп чаба гына. Һич тыермын димә. Аптырагач бауга бәйләп куйдым моны. Далада яшәмисең, әзрәк тыйнак булырга кирәк, мәйтәм. Миңа бик ияләште үзе. Дәрестән кайтып керүгә, сәер борынын сузып миңа ташлана, иркәләнергә керешә. Ә өйдәгеләрне бар дип тә белми. Бары Рәшитне генә якын итә.

Берчак телевизордан цирк карап утырдым. Көлә-көлә эчләрем катты. Хайваннарның, җәнлекләрнең төрле номерларны оста башкарулары бик ошады миңа. Карый торгач башка бер фикер килде: туктале, мәйтәм, бу шайтан баласын берәр төрле һөнәргә өйрәтеп карыйм әле. Мужыт сәләте ачылыр. Озакка сузмыйча, җиң сызганып эшкә керештем. Башта ике аякка басып йөрергә, биергә өйрәттем моны. Аннары кергәндә, чыкканда ишек шаку гадәтенә күндердем. Биеклеккә сикерү Табылдык өчен пүчтәк мәсьәлә булып чыкты. Икешәр метрга ыргыла, малай. Идәннән шуышып йөрүне дә ярыйсы гына үзләштерде бу. Хәтта әйбер ташлагач, аны барып алып китереп бирергә дә өйрәттем үзен. Кыскасы, акыллы маэмай нинди һөнәрләр башкарса, бу да шуны «эһ» тә итми үти. Иң мөһиме — читләргә пащады бирә торган түгел.

Әгәр дә берәрсе тавышын күтәреп сөйләшә икән, яисә куллары белән селтәнергә тотынса, Табылдыкның күзләре ялтырый башлый, акрынлап артка чигенеп, арт аякларына басып, озын мөгезләре белән аңа ташланырга әзер.
Табылдыктан булдыклы шәкерт чыгуга сөенеп бетә алмадым. Кая ул көчекләргә аңа җитү! Минем бәти барысын да уздыра, валлаһи менә.

Шулай шаярып-уйнап салкын кыш узып китте. Урамда язгы кояш балкыды. Җир әле кардан арынып та өлгермәде, без инде аның белән икәүләшеп «пыр» туздырып иркен тугайларда рәхәтләнеп чаба идек. Кыш буе өйрәткән барлык һөнәрләрен дә кабат сынап чыктым. Шәп! Дәресләрем бушка китмәгән, димәк.

Яз артыннан җәй килде. Табылдык инде шактый үсте, зурайды. Хәзер ул ыспай гәүдәле, озын мөгезле кыр кәҗәсенә әверелде. Иң гаҗәбе: авылдагы кәҗәләргә бер дә охшамаган үзе. Борыны бик үзенчәлекле иде аның. Фил хортумы кебек сырлы-сырлы. Ә кыяфәте исә теләсә кемне куркытырлык. Әгәр караңгы кичтә ялгызын очратсаң, шайтан дип белерсең. Ә болай үзе тәүфыйклы, тыныч холыклы. Юкка-барга чыгымсызланмый. Прастуй кәҗәләр сыман күрше-күлән бакчасына да күз атмый. Бары бер ягы шикләндерә башлады, ул да булса чит кешеләргә артык усал. Ачуын чыгарсалар, ике дә уйламый, сөзеп ташларга мөмкин.

Шуңа күрәдерме инде, күбесе безне читләтеп үтәргә тырышалар иде. Ә мин исә ул янымда булганда бернәрсәдән дә курыкмадым. Чынын әйтим, дустымнан мин бик канәгать идем.

Инде укырга барыр көн дә килеп җитте. Табылдыкны иркәләп аркасыннан сыйпадым да мәктәпкә юнәлдем. Мәктәп капкасы янында аерылыштык. Ул кызганыч тавыш чыгарып мине озатып карап калды.

Менә дәресләр азакка якынлашты. Нигәдер күңелем тыныч түгел иде. «Нишләп йөри икән, бахыр. Берәрсе кыерсытмыймы икән үзен? — дигән борчулы уйлар үтә баштан. Ләкин озак уйланып утырырга вакыт юк. Мөстәкыйль эш белән мәшгуль. Тәнәфескә кадер эшләп бирергә кирәк.

Класста тирән тынлык. Нәкъ шул вакыт тынлыкны бозып тәрәзәгә каккан тавыш ишетелде. Мин әһәмият бирмәдем. Берәр малай-шалай шаярадыр. «Трай» тибеп, эшсез йөрүче юеш борыннар җитәрлек бездә. Тик көтмәгәндә өстәл артында дәфтәрләр тикшереп утырган укытучы апаның еламсырап «әнекәйгенәм!» дип кычкыруына башны күтәреп тәрәзәгә күз салсам, исем-акылым китте — бәбәген тарсайтып, сәер борынын сузып пыяла аша... Табылдык карап тора иде. Йөзе корымга баткан, тач җен инде. Җитмәсә, тәрәзәгә ике тоягын куйган. Укытучы апа аны җен дип белгән ахры, шуңа һуштан язгандыр. Мин кәҗә тәкәсенә, кит моннан дигәндәй, кулларымны болгый башладым. Ә ул аның саен баскан җирендә сикергәли башлады.

Ул арада укытучы апаны хәлгә китерделәр. Эшнең нәсәдә икәнлеген аңлатып бирделәр. Ул бераз тынычланды. Аннары йөрәген тоткан килеш, миңа карап, хәлсез тавыш белән:

— Үзең генә җитмәгән, инде кәҗәң тынгылык бирми. Бар, хәзер үк алып кит ул шайтанны! Йөрмәсен кеше, куркытып, — диде еш-еш сулап.

Тиз генә урамга чыгып йөгердем. Мөгезләреннән эләктереп алдым да, сөйрәп диярлек өйгә алып киттем. „Кеше алдында рисвай иттең бит, шайтан баласы“, - дип орыша-орыша абзарга кертеп яптым үзен. Класска кереп утыргач апа бастырып: „Хайваннарның урыны кайда булырга тиешлеген“ әйбәтләп аңлатып бирде дә, дәресне дәвам итте. Мин җиңел сулап урыныма утырдым. Ярый әле эш зурга китмәде, дип сөендем.

Ләкин иртәрәк шатланганмын икән шул. Бу әле аның баласы гына булган.
Көннәрдән бер көнне... Фу, искә төшерергә оят, валлаһи. Мондый хурлыклы көнне гомеремдә күрмәгән идем.
Ну, күрсәтте күрмәгәнне, шайтан алгыры!

Шулай бер көнне мәктәпкә районнан бик күп кунаклар килеп төште. Ачык дәрестә катнашачаклар, безнең белемнәрне тикшерәчәкләр икән, диделәр.

Кереп утырдык. Озакламый класска әллә никадәр кеше кереп тулды. Гел апалар гына. Парталарга утырыштылар болар. Һәркайсыбызны бастырып сораулар яудыра башладылар. Чират миңа җитте. Җавап бирә башладым. Бер-ике җөмлә әйтергә өлгермәдем, кемдер ишек шакыды. Укытучы апа: «Керегез!» — диде. Әмма ишек ачучы булмады. Мин сүземне дәвам иттем. Тагын шакыдылар. Укытучы апа дулкынлана ук башлады. Агарынып-кызарынып: «Керегез дидем бит!» — дип кычкырды.

Ни гаҗәп, бу юлы да керүче булмады. Кунак апалар башларын чайкап бер-берсенә карашып алдылар. Авыз ачып җавап бирә генә башлаган идем, ишекне кабат шакыдылар. Ишек янындагы партада кысылып утырган түгәрәк гәүдәле кунак апа җәһәт кенә сикереп торды да, каударланып, бар көченә төртеп ишекне шар итеп ачып җибәрде... Һәм нидер пышылдап, капчык кебек идәнгә ауды. Ишек каршында килбәтсез гәүдәсен сузып, ике тоягын өскә күтәргән хәлдә Табылдык биеп тора иде. Бөтен тәнемнән электр тогы үткәндәй булды. Калтырый башладым. «Я, Хода, ниләр генә күрәселәрем бар икән тагын», — дигән уй яшен тизлегедәй башымнан узып китте.

Кәҗә тәкәсе, ике тоягын өскә күтәргән килеш, беркемгә игътибар итмичә боргалана-боргалана телсез калган кунаклар, укучылар яныннан узып, минем партага килеп туктады. Танавы белән кесәмне капшарга, кулларымны яларга кереште. Үзе эт кебек койрыгын болгый, җитмәсә. Мине күрүгә шат, янәсе.

Класс умарта оясы кебек «гөж» килә. Кемдер директорны чакырырга чапты. Кайсыберләре аңына килә алмый интеккән кунак апаны урындыкка утыртырга маташалар.

Менә берзаман ишектә зур корсаклы, кызыл йөзле завхоз абый күренде. Кулына озын таяк тоткан. Шуны селти-селти безгә табан килә башлады. Табылдык эшнең хөрти икәнлеген сизде, ахрысы, бер сикерүдә ачык тәрәзә аша урамга сикерде, бары койрыгы гына.күренеп калды.

Завхоз абый килеп тә җитте, минем якадан эләктереп тә алды. Аннары җилтерәтеп диярлек класстан алып чыгып та китте.

Дәрес беткәнче иске-москы саклана торган караңгы бүлмәдә бикләнеп утырдым. Соңыннан җыелып өшкерделәр үземне: «Иртәгә ата-анаң белән мәктәпкә кил», -дип, ниһаять, чыгарып җибәрделәр. Кеше күрмәгәндә завхоз абый бер-ике тапкыр тамызып та алды.

Өйгә кайтуга иң элек Табылдыкны әйбәтләп каезладым. Бәйдән ычкындырганы өчен Рәшиткә дә эләктердем. Аннары гаделсезлектән утырып җыладым. Инде тәмам бушанып өйгә кереп чәй эчәргә генә утырган идем, атылып-бәрелеп түбән очтан Әхмәт килеп керде: — Әбләй, тиз бул, Табылдык завхоз абыйны сөзеп үтерә!

Уктай атылып түбән очка очтым. Барып җиткәч ни күрим, завхоз абый капкалары төбендә билен тотып «уфылдап» ята, ә Табылдык исә артка чигеп, яңа һөҗүмгә әзерләнә иде. Мин килгән уңайга: «Табылдык — өйгә!» -. дип кычкырдым. Ләкин ул селкенмәде дә. Борылып миңа күз ташлады да, мөгезләрен аска төшереп, янә завхоз абыйга таба бара башлады. Моны күргән завхоз абый егетләрчә җитезлек белән кинәт сикереп торды да, ачу белән башындагы эшләпәсен тәкәгә ташлады. Салам эшләпә һавада бераз әйләнеп алды да Табылдыкның нәкъ мөгезенә «шап» итеп килеп төште. Ул сискәнеп китте. Аннары мөгезендәге эшләпәсен алып ташларга теләгәндәй башын чайкый-чайкый тыкрыкка кереп югалды. Завхоз абый:

— Бир эшләпәне, иблис тәре, — дип әшәке сүгенә-сүгенә кәҗәне куа китте. Аның артыннан тыкрыкка чыкканда, урам буйлап эшләпәле кәҗә, аңардан аз гына калышып титаклый-титаклый завхоз абый чаба иде. Мин бераз карап тордым да бар көчемә алар артыннан йөгердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев