Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара су кызлары көне

29нчы мартта гадәти булмаган бәйрәм – Халыкара су кызлары көне билгеләп үтелә.

2018 елдан башлап 29 мартта Халыкара су кызлары көне билгеләп үтелә.

Су кызлары — тарихта

Бөтен дөнья халыкларның фольклорында су кызлары турында риваятьләр бик борынгы заманнардан ук билгеле. Мәсәлән, борынгы грек мифологиясендә су кызларының бер төрен «сиреналар» дип атаганнар, бу турыда Гомерның атаклы «Одиссея» эпосында язылган. Сиреналарның башы кызларныкы, ә гәүдәсе кошныкы итеп сурәтләнә, алар сихри җырлары белән алдап, диңгезчеләрне һәлак итә торган булалар.

Славян фольклорында су кызларын табигый рухлар дип санаганнар. Сүз уңаеннан, барлык халыклар да су кызларын явыз һәм мәкерле затлар дип санамаган, аларны сулыкларны саклаучылар дип тә атаганнар. Мондый су кызлары образлары күп кенә славян һәм Көнбатыш илләренең риваятьләрендә очрый.

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятендә исә бу җан иясе карак малайны акылга утыртучы буларак сурәтләнә.

Су кызлары чынлыкта да булганмы?

Шуны да әйтергә кирәк, су кызлары әкияти персонаж гына түгел. Төрле елъязмалар буенча, мондый җан ияләрен җир шарының төрле сулыкларында диңгезчеләр очраткалаган. Аларның тасвирламалары төрле булса да, бер деталь һәрвакыт үзәгерешсез — алар чәчләре тузгыган кызлар кыяфәтендәге серле җан ияләре булганнар.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә тузгыган чәчләр аларга серлелек өстәгән. Чөнки борынгы заманнарда бер генә тәрбияле хатын-кыз да чәчләрен туздырып йөри алмаган — бу әдәпсезлек саналган.

Су кызларының чынлыкта да булуларын төрле елларда кайбер галимнәр дә раслаган. Мәсәлән, XX гасыр уртасында диңгез биологы Алистер Харди үсешнең билгеле бер этабында кешеләрнең борынгы ата-бабалары суда яшәгән дигән версияне тәкъдим иткән. Шуңа күрә аларның кайберләре һаман да дөнья океанында яшиләрдер бәлки.

Су кызлары — дөньякүләм мәдәнияттә

Бүгенге көнгә кадәр су кызлары — иң борынгы әкият персонажларының һәм дөньяда иң популяр мифик җан ияләренең берсе. Без барыбыз да балачактан ук Ганс Христиан Андерсен һәм Александр Пушкин әкиятләрендәге су кызлары белән, Габдулла Тукай әкиятендәге Су анасы белән таныш. Әлеге әкияти җан иясенә багышлап тагын бик күп китаплар язылган, мультфильмнар, фильмнар, тапшырулар төшерелгән. Ә Копенгаген шәһәрендә Су кызының һәйкәле дә бар!

2017 елда Американың Freeform телеканалы тарафыннан су кызларына багышланган «Сирена» телесериалның премьерасы үтә. Нәкъ менә 29нчы март көнне бу сериалның 1нче эпизоды экраннарга чыга. Шулай итеп бу дата су кызлары көне буларак бәйрәм ителә башлый.

Сүз уңаеннан, 29нчы март көнне кайбер мәктәпләрдә су кызлары көне хөрмәтенә тематик чаралар — балалар рәсемнәре конкурслары, мультипликацион һәм нәфис фильмнар карау һәм башка кызыклы чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев