Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара кино көне

28нче декабрь – Халыкара кино көне.

1895 елның 28нче декабрендә Париж шәһәренең Капуцинок бульварындагы «Гранд-кафе»сында синематографның беренче сеансы уза. Аны бертуган Люмьерлар оештыра. Нәкъ менә шул көннән башлап, 28нче декабрь Халыкара кино көненә әверелә.

1895 елның башында шул ук бертуган французлар Огюст һәм Луи Люмьер үзләре уйлап тапкан «Синематограф» аппаратына патент алалар.

1895 елның 22 мартында абый-энеле Люмьерлар Париж шәһәрендә тарихта беренче тапкыр киносеанс оештыра. Алар дусларына «Эшчеләрнең Люмьер заводыннан чыгуы» дигән кыска гына язма күрсәтәләр.

  • Россиядә беренче фильм премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була.

 

  • Беренче Казан киносы 1898 елның 16 апрелендә Шәһәр театрында төшерелә. Анда популяр «Трилби» спектаклен кинопленкага төшереп алалар. Тафи ролен 23 яшьлек артист Василий Качалов (Шверубович) башкара.

 

  • Беренче татар фильмы 1926 елда барлыкка килә. Әгерҗедән партия хезмәткәре Абдрахман Шакиров заявкасы буенча танылган кинодраматург Натан Зархи «Булат-Батыр» фильмы сценариен язган. Пугачев восстаниесе турындагы фильмның режиссеры Юрий Тарич була. Киноны Кремльдә, Казансу ярында төшерәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев