Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара балалар китабы көне белән!

Ел саен 2нче апрельдә, бөек язучы-әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.

Ел саен 2нче апрельдә, бөек язучы-әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең максаты — китап укуга мәхәббәт уяту. Ул 1967 елдан, немец язучысы Йелла Лепман инициативасы белән, Балалар китабы буенча халыкара совет карары нигезендә уздырыла башлый. 

Ике елга бер тапкыр әлеге совет балалар әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләрне һәм рәссам-иллюстраторларны Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара премия белән бүләкли.

Татар язучылары арасында әлеге премиягә лаек булган язучылар – Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994), Рафаил Газизов (2006), Ленар Шәех (2022).

Бу көнне балалар китапларына багышланган төрле фестиваль, күргәзмәләр оештырыла, шагыйрь-язучылар белән очрашулар уздырыла.

Гаиләдә дә китап бәйрәме үткәрергә була, дуслар. Әйтик, яраткан шигырьләреңнән китапчык ясап кара. Рәсемнәрең белән бизәп тә җибәрсәң, тагын да күңеллерәк булачак.


Балалар өчен язылган әсәрләр белән безнең сайтта әдәби сәхифә һәм шигърият бүлекләрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев