Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Волейбол көне

9нчы февраль - волейболның туган көне.

Волейбол — планетада иң популяр спорт уеннарның берсе. Һәвәскәрләр дәрәҗәсендә волейболны Җир шарында яшәүче миллиардка якын кеше уйный, ягъни ул популярлыгы буенча (футболдан кала) икенче урында. Аның белән чынлап мавыгучылар саны — якынча бер миллиард кеше тәшкил итә. Башкача әйтсәк, планетабызда булган кешеләрнең 15 проценты волейбол белән шөгыльләнә.

Даһи укытучы 

Волейбол уены 1895 елда Уильям Морган тарафыннан уйлап табылган. Физкультура укытучысы тупны ике метр биеклеккә күтәрелгән теннис челтәре аша ыргыту идеясен биргән. Шулай итеп, волейбол уены барлыкка килә. Бүгенге көндә ул туплы спорт уеннарының иң куркынычсызы булып тора. Волейболда туп җиргә төшәргә тиеш түгел. Һәм ул мондый кагыйдәле бердәнбер уен. 

Сиңа кайсы ошый? 

Волейболның төрләре бик күп. Бу – мини-волейбол, пляж волейболы, парк волейболы, кертнбол, пионербол. Кертнболда, гадәти волейболдан аермалы буларак, челтәр тоташ тукыма белән алыштырыла. Бу көндәшеңне күрү тагын да кыенлаша дигән сүз. Пляж волейболы белән 140 миллионга якын кеше шөгыльләнә.

Матч саен 250 тапкыр

Күпчелек волейболчылар матч вакытында уртача 250 тапкыр сикерәләр һәм 750 метр ара үтәләр. Шуңа күрә профессионалларның аяк мускуллары бик нык үсеш алган. Чөнки бу спорт төре барлык мускулларны да хәрәкәткә китерә. 

Яшен тизлеге белән 

Волейбол тубының очу тизлеге сәгатенә уртача 60 километр тәшкил итә. Болгар волейболчысы Матей Казийски рекорд куйган – ул сәгатенә 135 километр тизлекле «подача» ясаган. 

75 сәгатьтән артык 

Олимпия уеннары тарихында 1976 елда Польша һәм СССР җыелма командалары 6,5 сәгать волейбол уйнаган очрак була.

Ләкин абсолют рекорд Төньяк Каролина штатының Кингстон шәһәрендә теркәлгән. Матчның дәвамлылыгы 75,5 сәгать тәшкил итә! Бу өч көннән артык дигән сүз.

Волейбол — вакыт өчен түгел, ә нәтиҗә өчен уйнала торган уен. Шушы кагыйдәгә таянып, матчның озынлыгы арттырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев