Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Троллейбусның туган көне

Троллейбус - җәмәгать транспортының иң экологик һәм уңайлы төрләренең берсе. Троллейбусның туган көне 13нче апрельдә билгеләп үтелә.

Троллейбусның туган көнендә аны уйлап табучыларны һәм көн саен йөртүчеләрне рәхмәт хисләре белән искә алалар.

Троллейбусның барлыкка килү тарихы 1880 елда башлана. Мондый транспортны конструкцияләү идеясе бертуган Зименсларның башына килгән. Халыкка алар Сименс буларак таныш.

Туганнар әлеге проектны бергәләп, әмма төрле илләрдә эшлиләр. Вильгельм - Англиядә, Вернер - Германиядә була. 2 елдан соң Германиядә беренче рельссыз механик пассажир транспорты тәкъдим ителә.

«Троллейбус» сүзе инглиз теленнән кергән. Ул «трамвай автобусы» дип тәрҗемә ителә. Тышкы кыяфәте буенча беренче троллейбуслар трамвай вагоннарын хәтерләтә. Шуңа күрә күпмедер вакыт аларны «рельссыз трамвай»дип атыйлар да инде.

Россиядә троллейбус йөри башлау конструктор, уйлап табучы һәм эшмәкәр П.А. Фрезе һәм инженер В.И. Шуберскийның партнерлык инициативасы белән бәйле. Беренче булып бу могҗиза-транспортны Россиянең төньяк башкаласы - Петербург халкы куллана башлый. Бу хәл 1902 елның 13 апрелендә була.

Кызыклы фактлар

  • Беренче троллейбуслар ачык түбәле булган.
  • Бөек Ватан сугышы елларында йөк троллейбуслары барлыкка килгән.  Алар утын, азык-төлек һәм хәрби йөкләр ташыган.
  • СССРда троллейбуслар өчен бик озын - 86 км-лы шәһәрара тау линиясе төзиләр. Ул Ялта һәм Симферополь шәһәрләрен тоташтыра.
  • Женевада махсус аккумулятордан эшли торган чыбыксыз троллейбус бар.
    Троллейбуслар бик уңайлы
    Йөрергә шәһәрләрдә,
    Шәһәр халкы бара эшкә
    Троллейбусларда көн дә.

    Экологик чиста транспорт,
    Бик уңайлы йөрергә,
    Тирә-юньгә зыян салмый,
    Чыгармый ул төтен дә.

    Ягулык та сорамый ул,
    Электр булса җитә,
    Троллейбусны йөртүчеләр
    Тукталышларны әйтә.

    Бер йөз егерме ел икән
    Беренче троллейбуска,
    Шулай озын гомерле ул,
    Әйләнгән якын дуска!
    13.04.2022. Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев